Без – чын сугыш чоры балалары

Без – чын сугыш чоры балалары

«Безнең гәҗит»нең 6нчы декабрь санында («Б.Г.», №49, 6.12.2016) Фидания Гафиятуллинаның «Аңларга тырышам, аңлый алмыйм», дип, матбугат ветераны Юныс Закиров язмасына язылган кайтавазы чыкты. Аңлый алмаучыларга аңлар өчен, өстәмә аңлатма язып карыйм әле мин дә.

Без, чыннан да, сугыш чоры балалары. Сугыш башланганда үземә 10 ай да 22 көн булган. Ә инде 1949-1950нче елларда 3-4 классларда укыганда ук ачлык ачысын татырга туры килде. Чөнки әтием Нургали фронтта хәбәрсез югалды. Әнием Минҗиһан киез-итек фабрикасында көненә 12шәр сәгать станокта итекләр агартып, көненә 800 грамм ипигә эшләп, фронтка солдатларга җылы итекләр озатырга булышып, бөек Җиңүгә үзеннән өлеш кертте. Ә өйдә Мөхәммәтгали бабай, әбием Зөһрә колхозда хезмәт көненә 1 таякка эшләп тә, ипи ашарга тилмерделәр. Ярый әле әнкәйнең 800 грамм икмәге терәде.

Ә үзем исә, мәктәптә дәресләр беткәч, 2 чакрымдагы «Чулпан» басуына көздән ара-тирә күмелеп калган өшегән бәрәңге җыярга бара идем. Минем белән бергә иптәшләрем Рәүф, Равил, Наилләр дә бара. Култык астына чиләк кыстырып, аркага биштәр асып йөрсәң дә, ул бәрәңге йә була әле, йә юк.

Шулай язның кояшлы бер иртәсендә шул басуга юл тоттык. Ял көне иде бу. Көн матур, кояш көлә, карлар-бозлар эреп, аяк асты ачылып, бата-чума хәйран гына бәрәңгеләр чүпләгән арада, Рәүф безне үз янына булышырга чакырды. Зур бәрәңге тапкан да, шуны тартып чыгара алмый икән. Без дә килеп, тартып алыйк кына дигән идек – бәрәңге дигәнебез зур гына куллы берәүнең йодрыгы булып чыкмасынмы! Тарта торгач, карга-бозга күмелгән гәүдәсен дә сөйрәп чыгарганбыз. Куркудан, чиләктән коелган бәрәңгеләрне дә җыярга онытып, авылга чаптык. Авыл советына хәбәр биреп, тиз генә НКВдан уполномоченный Василий Голопунов килеп, эшне ачыклады. Фаҗига болай була: бездән 4 чакрымдагы күрше Янсыбы авылы кешесе – йон-тире җыючы агент Вәли исемле агай буранда кайтырга чыга. Шушы басуда адашып, кар көртенә күмелеп үлә. Милиционерлар аны боздан аралап, аркасындагы кыр сумкасы тулы кызыл йөзлекләрне санап, куллар куйдырып, кирәкле урынга алып киткәннәре дә күз алдымда тора.

Шулай итеп, әйтәсе килгән сүзем шул: без – чын сугыш чоры балалары. Җәен кычыткан, балтырган, акбаш, көзен миләш, анда-санда җиләкләр ашап, чыныгып, кышын тау итәгендәге кар астыннан салам чыгарып, чанага төяп алып кайтып, көнлек ягарга әзерләп үскән малайлар. Якташым – Әсән Елгадан Габделхак Габделхаев та бик дөрес бәяләгән. Ятим белән бала арасында зур аерма.

Бу язмамны укыгач, Фидания Гафиятуллина да безнең ничек үскәнне, яшәгәнне күзаллар дип ышанып калам. Ихтирам белән, даими хәбәрчегез

Нурислам ГАЛИЕВ,

Кукмара районы, Зур Кукмара авылы

Комментарии