- 04.06.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №21 (29 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
«Безнең гәҗит»тә сугыш елларында халык җилкәсенә төшкән авырлыклар турында күп язылды. Үз язмаларым да чыкты. Ләкин күпме язсаң да, язып кына бетерерлек түгел шул ул ачы еллар турында.
Колхозчы хатын-кызларга колхоз эшеннән тыш окоп казу, урман кисү кебек авыр эшләр дә йөклиләр иде. Калын урман уртасында Тумба дигән такта ярдыру заводы бар иде. Анда эшләргә безнең Әлки районыннан гына түгел, башка районнардан да кешеләр җибәрәләр иде. Агачларны кул пычкысы белән кисеп, атлар белән тиешле урынга тарттыралар. Тумба ул елларда бик ярлы иде. Аннары әкренләп күтәрелде, Мәскәү дә ярдәм иткән, диделәр. Соңыннан бөтенләй баеп китте. Кибетендә кием-салым да, ризык та, шикәре-конфеты, хәтта атланмай да була иде. Кешеләр сөт налогын түләр өчен шуны әрҗәсе белән сатып алып, әрҗәсен дә ачмыйча кире дәүләткә сөт заданиесе өчен дип тапшыралар иде.
Кайчандыр гөрләп эшләп торган Тумба бүген таралды, бетеп барган бер бистә генә булып калды. Бу урынны безнең әбиләр Алла каргаган урын дип атыйлар иде.
Яз җитсә, сугыш елларында язгы пычракны ерып, ач сыерлар белән районнан, станциядән чәчүлек орлык ташыганнар искә төшә. Җир кардан арчылу белән китә иде инде эш. Әле ул гына түгел, кырларга агач посадкалары да утыртырга чыгаралар иде авыл халкын. Посадка утырту эше бик кырыс иде. Шунда утыртасы агачның бер чыбыгын сындырсаң да, гаепләргә генә тордылар. Бервакыт төнге сменада җир сукалап йөргәндә йоклап китеп, Ильяс абый сука белән посадка өстеннән чыккан. Көчкә котылды.
Яз көне яшь кызларны, хатыннарны торф чыгарырга да куалар иде әле. Анда яздан көзге салкыннарга кадәр булалар.
Балаларны исә яз көне трактор паркы көтә. Кемне сукага, кемне культиваторга утырталар. Ул эшләр бетүгә, чалгы белән печән чабарга төшәсең. Атларга төялеп, болынга төшкәндә апалар җырлашып бара. Эше авыр булса да, күңелләре шат иде.
Җәй җитсә, урак башлана. Без, малайларны, урак вакытында комбайнга салам төшерүче итеп куялар. Ашлыкны амбарга атлар, үгезләр белән ташыйлар. Комбайн станыннан чиләкләр белән үлчәп, төяп җибәрәләр. Амбарга кайткач, тагын бер үлчиләр. Игенне амбарга алып кайттың да, эше бетте түгел иде әле. Аны чүбеннән араларга кирәк. Игенне зур түгәрәк иләкләргә салып, илиләр иде. Аны өч кеше әйләндерә, берәү салып тора, берәү чиста ашлыкны алып тора. Колхоз эшеннән кайткач, һәркемне үзенең 25 сутый бакчасы көтә, аны да кул белән казып, кул белән эшкәртәсе. Терлегенә азыгын әзерлисе…
Минем язганнарымда бер ялган да юк. Күбесе үз күзләрем күргәннәр. Әле язмаларымның алга таба да дәвамы булыр.
Илһам ХАТЫЙПОВ,
Яшел Үзән районы, Усаклык бистәсе
Комментарии