Ятим хакы бер хакланырмы?

Ятим хакы бер хакланырмы?

Мине «Безнең гәҗит» битләрендә сугыш чоры ятимнәренә дәүләт ярдәме турында язылган фикерләргә каршы булучылар гаҗәпләндерә. Әле аны бирергә дигән кеше юк, күпсенүчеләр, хөсетләнүчеләр бар. Мин аларны аңламыйм. Ул ярдәм булырга да охшамаган, булмас та. Бу мәсьәләне чишәргә тырышып маташкан депутат Хафиз Миргалимовка да авызына су кабарга кушылды, ахрысы. Ятимнәрне аңлап, ярдәм булырга тиеш дип ачынып сөйләгәннәре өчен рәхмәт аңа. Ятимлек ачыларын татымаган җитәкчеләр аңламый шул ул чорның михнәтләрен. Әтиле балаларның кулларында ипи күргәндә, без дә кайчан туйганчы ипи ашарбыз дигән ятимнәрнең хыялы булмаган шул аларның уйларында. Хәер, аның бүгенге җитәкчеләре дә ул чор кешеләре түгел инде.

Безнең илдә кайбер кануннар төптән уйламыйча гына кабул ителә. Мин сугыш ветераннарына, аларның тол хатыннарына фатирлар бирү турындагы карарны шундыйлар рәтенә кертәм. Сугыш ветераннарына фатирлар бирделәр бит инде, аларның балаларын яки туганнарының балаларын кинәндерделәр. Имеш, ул чорда бирелгән фатирларның исәбе алып барылмаган. Һәм менә яңадан исән ветераннарга һәм үлгәннәрнең исән хатыннарына дигән булып, аларның оныкларына фатир бирәләр. Соң, әле ул онык ил өчен нинди хезмәт, нинди өлеш керткән? Мондый эштә ялган да катышмый булмыйдыр инде. Хан сарае кебек йортларын, начар, дип, ялганлап язалар да, фатир алгач, үзләре анда аяк та басып карамый. Кайда монда дөреслек? Аннары тагын бер гаделсезлек: ирләре сугышта үлгән хатыннар башка иргә кияүгә чыгып, балалар табалар да, ветеранның тол хатыны булып, фатир, зур гына пенсия алалар. Имеш, алар язылышмыйча торган. Югыйсә, аның баласының туган елы билгеле бит. Бу да чын ятимнәрне мыскыл итү түгелмени?

Безнең дә әти сугыштан кайта алмады. Әни биш бала белән тол калды. Бишенчесе – мин – әти сугышка киткәч, 1942нче елны гына туганмын. Әти 1943нче елны һәлак булган. Мин әтинең кем булуын, аның никадәр әһәмиятле икәнлеген зурайганчы аңламадым. Сабый акылым белән, әтиле балаларга әтиләреннән эләккәләгәндә, ярый әле минем әти юк, дип сөенә идем. Үстек, әти юк дип, елап, мескенләнеп йөрмәдек. Өч абыем да армиядә хезмәт итте. Кызганыч, инде әни дә, биш туганымның дүртесе дә бакыйлыкка күчтеләр. Бүген исәне мин генә калдым.

Авылда җиде классны «5»легә генә тәмамладым, Казанга барып, 3 ел училищеда тегүчелеккә укыдым. Аннары мода ательесында эшләдем, бригадир булдым. Тегү эше буенча Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәренә институтка юллама да бирәселәр иде, барасым килмәде. Хыялым табиб булу иде. Әтинең энесе табиб иде. Тырышып, Казан медицина институтын тәмамладым, 45 ел авыл хастаханәсендә табибә булып эшләдем. Хастаханәдә бала тудыру бүлеге дә бар иде, төнлә анда чакырылмаган көнем сирәк иде.

«Безнең гәҗит»нең 49нчы санында (6.12.2016) Габделхак Габделхаевның: «Сугыш чоры ятимнәренә 1933нче елдан алып 1942нче елга кадәр туган балалар керергә тиеш», – дип язуы сәер тоелды. Ничек алай гына булсын инде? Әллә соң 1942нче елдан алып 1945нче елга кадәр, ягъни сугыш беткәнче бер солдат та үлмәгәнме, ятимнәр булмаганмы? Бу – уйланылмаган фикер.

Әтиләре ничәнче елда үлсәләр дә, сугыш чоры ятимнәренә сугыш чорында туган балалар керә бит. Әтиләре исән булган, сугышка бармаган яки сугыштан исән кайтканнар сугыш ятимнәре була алмый. Аларны сугыш чоры балалары дип кенә әйтеп була. Әйе, сугыш чоры баласы белән сугыш чоры ятиме арасында аерма бик зур.

Кәүсәрия МОСТАФИНА,

Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылы

Комментарии