- 05.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №13 (2 апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Телевизорны кабызсам, иң әүвәл «ТНВ планета» һәм «ТНВ Татарстан» каналларын ачып карыйм да, мәгънәсез юморларны, журналистларның «чыктым аркылы күпер» кебегрәк сөйләмнәрен тыңлап нервларымны бетерәсем килмичә тиз генә «Зоопарк» каналына күчерәм. Бүген иң яхшы канал «Зоопарк» булса кирәк. Дөньядагы нинди генә җәнлекләрне күрсәтмиләр. Шул җәнлекләрне күргән кеше акылын эшләтсә, Аллаһының барлыгына иман китерми калмас иде. Беркөнне үзебезнең урманнарда да очратып була торган тиен турында бик яхшы тапшыру күрсәттеләр. Баксаң, тиен бер агачтан икенчесенә сикергәндә аякларын як-якка җәеп җибәреп, койрыгы белән тирбәлеп оча икән. Ул шулай 6-7 метр араны очып узарга сәләтле. Әгәр агачтан агачка сикерә-очып уза алмаса, аңа төшеп, җирдән барып икенче агач башына үрмәләргә калыр иде. Җирдә бәлагә дә тарырга мөмкин, ә болай ап-ансат бер агачтан икенче агачка очып кына куна.
Аллаһы Тәгалә кешегә канат та, койрык та бирмәгән. Әмма кайсыбер шәхесләребез шул тиеннәрнең ничек койрык ярдәмендә очканнарын яхшы аңлап, үзләренә «койрык исемнәр» булдыру өстендә җан атып йөриләр булса кирәк дигән фикер туа.
Әгәр дөньядагы башка илләргә күз салсак (сүз соцлагерьда булмаган илләр турында), бер илдә дә эшче кешеләргә үзләренең вазыйфаларын үтәгәннәре өчен «Мактау кәгазьләре» һәм орден-медальләр бирмәгәннәрен күрәбез. Ни өчен шулай?
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сине мактаучының күзенә ком сип!» – дигән иде. Ә октябрь инкыйлабын оештыручы Ленин бабабыз ислам динен бик яхшы белгән һәм шуның өчен ул Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) әйткән сүзләреннән чыгып, җәмәгатьчелекне кешелек кысаларыннан чыгару өчен киресен әйтеп калдырды: «Кешенең талантын үтерәсең килсә, син аны макта!» Революция җиңеп чыкканнан соң, илдә бер кеше белән икенче кешене дошманлаштырыр өчен нинди генә тагылма исемнәр, нинди генә орден-медальләр уйлап чыгармадылар. Шул исемнәргә, орден-медальләргә ия булучыларга төрле ташламалар каралды. Әлбәттә һәр кешенең ниндидер ташламаларга ия буласы килү табигый хәл. Һәм ул ташламаларга ия булыр өчен кеше аяусыз көрәшкә ташлана. Әлбәттә төрле исемнәр, орден-медальләр тиешле кешесенә бирелсә, ул кадәр куркыныч булмас иде, әмма бездә гадәттәгечә, барысы да киресенчә. Кем янып-көеп үз эшен җиренә җиткереп, үзенең исәнлеге һәм вакыты белән дә хисаплашмыйча эшләсә – түбәнлеккә төшерелә, төрле ялагай һәм икейөзлеләр, кемне сыйласаң нинди исем алып буласын белүче талантсыз һәм ялкау кемсәләр тагылма исемнәрне эләктереп дөньяның артына тибеп яшиләр. Алар өчен илдәге сәяси формация үзгәрү дә куркыныч түгел. Тиен бер агачтан икенче агачка сикергән шикелле, алар да койрык исемнәре белән йөзеп, коммунизмнан капитализмга, капитализмнан анархизмга һәм шундый башка «изм»нарга сикереп куналар да, рәхәтләнеп яшәүләрен дәвам итәләр.
Безнең Татарстан һәр эштә дә пионер булу сәбәпледер инде, мондый шәхесләр бездә аеруча зур урын алып торалар. Бу бигрәк тә иҗат өлкәсендә нык чагыла, елның елында «Тукай премиясе» алу өчен зур көрәш бара. «Тукай премиясе» ул ниндидер шәхескә түгел, ә кемнеңдер бик уңышлы башкарылган иҗат җимешенә бирелергә тиеш инде югыйсә. Ә бездә ул кемнең кем белән дус булуы, Фәүзия Бәйрәмова кебек хакимияттәгеләргә каршы дөресен әйтмиме, шундый якларына карап бирелә.
Кайсыбер шәхесләрнең эшләгән эшләре тиен гәүдәсе чаклы да булмауга карамастан, койрык исемнәре төлке койрыгыннан да зуррактыр бәлки. Татарстанда нинди мактаулы исемнәр бар, барысына да ия булып бетүчеләр хәттин ашкандыр инде.
Менә мин үзебезнең тарихи шәхесләребез турында уйланып утырам әле. Моннан 800 ел элек яшәгән Кол Гали, яисә 500 ел чамасы элек яшәгән Мәүлә Колый, 200 ел элек татар халкын иманга чакырып иҗат итеп яшәгән (аңа быел 260 яшь булыр иде) Габдрәхим Утыз Имәни, Шиһабетдин Мәрҗәни, Ризаэддин Фәхреддиннәрнең нинди мактаулы исемнәре булды икән? Менә аларның иҗатлары тарих катламнарын тишеп чыгып безнең көнгә килеп ирештеләр, ә бүгенге бихисап мактаулы исемнәр эләктерүчеләрнең иҗатлары тарих катламнарын тишеп чыга алырмы икән, үзләренең замандашлары да аларның иҗатларын белмәгәч?
Бүген татар әдәбияты горизонтында талантлы шактый яшьләр пәйда булды. Әмма инде Ленин әйткәнчә, талантларын үтерү өчендерме, башка ният беләндерме, аларга инде Муса Җәлил исемендәге премияне биреп өлгерделәр. Инде егетләребезнең каләмнәре иҗат итүдән туктап, «Тукай бүләген дә эләктереп булмасмы?» – дигән хыялга чуммаслармы? Әйтүе кыен. Чөнки кешенең күңеленә «даһи» буласы килү чире кереп ояласа, аның иҗат итәргә вакыты калмый.
Юк, мин мактаулы исемнәр бирүгә каршы түгел, әгәр кешенең иҗаты ниндидер әдәби бүләккә ия булырлык икән, бирсеннәр. Әмма мине мактаулы исемнәрнең иҗат өчен бирелмәве борчый. Ни өчен теге яки бу әдәби бүләккә тәкъдим ителә торган әсәр: роман, бәян, хикәяләр җыентыгы һ.б. бер ел алдан авторлары күрсәтелмичә генә халык хөкеменә чыгарылмый? Ни өчен халык фикере өйрәнелми? Ни өчен без үзебезнең милләтебезгә кабер казыйбыз? Ни өчен үзебезнең милләтебезне юк итү өстендә шулай тырышабыз? Монда бит без Мәскәүне гаепли алмыйбыз. Киресенчә, безнең төрле мактаулы исемнәрне эләктергән тавышсыз һәм моңсыз җырлаучылардан торган жюрины уза алмаган кызларыбызның талантларын Мәскәү ачып бирде. Алар «Голос России» конкурсында җиңеп чыкты. Менә безнең «Халык җырчысы» исемен алган кайбер җырлаучыларыбызны Градскийга тыңлатсаң, ул үзенең көрсиеннән егылып төшәр иде.
Сүзне озынга сузмыйча шуны әйтәсем килә, әгәр иҗат өлкәсендә бирелә торган премияләрне намзәтнең иҗатын халык хөкеменә чыгармыйча, кешенең кем булып эшләвенә, кемнәр белән дус булуына карап бирүдән туктамыйбыз икән, безгә, ТАТАР МИЛЛӘТЕ, дигән халыкка тиздән ясин чыгарга гына кала.
Милләтемнең җан биреп ятуына тирән борчылып, Аллаһыдан халкыбызга ярдәм сорап Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.
Комментарии