Рәхмәтле хезмәт тәме

районы Иске йорт авылында яшәүче Миңсылу апа турында: «Ул кабатланмас , яшьләргә дә, өлкәннәргә дә үрнәк булырлык, газетаның беренче битендә урын алырга лаек кеше», – дип редакциябезгә шалтырату алдык. Шалтыраткан ханым аның укучысы булып чыкты. «Инде үзебез тиздән пенсиягә чыгабыз, шулай да беренче онытылмый икән», – диде ул. Озак та үтмәде, шул районда эш сәфәре килеп чыкты. Миңсылу апаның авылы юл өсте туры килеп, аның үзен дә күрү насыйп булды.

Чыгышы белән Мамадыш районы Түбән Ошма авылыннан булган Миңсылу апа Мусинаны язмыш республиканың бөтенләй башка почмагына – Питрәч районына ук китергән.

– Мәктәпне тәмамлагач Мамадыштагы педучилищега укырга кердем. Һөнәр сайлап, хәзерге кебек озын-озак уйланып йөрерлек заман түгел иде. Сугыш беткән елны миңа 17 генә тулды бит әле. Сыйныфыбыздагы 16-17 баланың барысы да укытучылыкка укырга киткәч, мин дә аларга иярдем. Соңыннан исә шушы авылга эшкә җибәрделәр. Ераккарак кителде шул… Машина белән беренче тапкыр монда килеп җиткәнче күңелем болганып, арып беткәнне хәтерлим, – ди Миңсылу апа.

Ул, бирегә килеп төшкәндә, Иске йорт авылының башлангыч мәктәбендә 30 ел укытучы булып эшләячәген күзалдына да китермәгәндер, билгеле. Вакыт йомгагы тәгәри! Мөгаллимлек итә башлавына өч ел тулды дигәндә – 1951 елда Миңсылу апа Бикмөхәммәт Галәвевкә кияүгә чыга.

– Укытучыларның күрмәгәне калмады инде. Гел халык арасында булдык. Заем җыю – кешенең соңгы йомырка, сөтен тартып алып план тутыру да, борчак саламы йолку, башак җыю, агитатор буларак басу-кырдагы эшчеләргә гәҗит-журнал уку, сайлаулар алдыннан һәр йортка кереп, аңлату эшләре алып бару… Хәзер генә ул сайлау алдыннан чакыру калдыралар да, вәссәлам. Без ничек сайлыйсын аңлатып утыра идек…

Миңсылу апа тормышында бик күп югалтулар кичергән кеше дә икән. Дүрт туганын, хәләл җефетен, җиде баласының өчесен җир куенына иңдергән ул. Байтак укучыларының инде вафат булуына да кайгырып, кеше гомере кыскаруга да борчыла Миңсылу апа.

Тик тормышның югалтулары артында күңелне юатырдай шатлыклары да бихисап бит. Өч кызы – Суфия, Гүзәлия, Сәрия һәм улы – Айдар аңа күңелсезләнергә юл куймас. Өстәвенә укытучының һөнәр юлын дәвам итүче оныклары да бар икән. Альбина һәм Лилиянең Питрәчтә укытучы булып эшләвен искә алып, Миңсылу апа мактанып та куйды әле.

Миңсылу апа белән саубуллашып кайтыр юлга чыккач, үз укытучыларымны да күңелдән барладым. Әлеге һөнәр ияләренең барысы да кабатланмас буладыр инде ул. Менә минем әбием дә 40 елдан артык укытучы булып эшләгән, йөзләрчә баланы аң-белемле иткән кеше бит. Алла бирса, аңа быел 92 яшь тула. Һәрхәлдә, аның кебек укытучы тагын берәү бар дисәләр, мәңге ышанмас идем. Бакчага йөргәндә үк миңа әлифба, кечкенә кыңгырау бүләк иткән, акбурлар белән шатландырган укытучым – Фәвия апа Сабитова, беренче укытучым Рәмзия апа Рәхимҗанова, тарих укытучысы Рәмзия апа Бәшәрова, тагын дистәләгән мөгаллимем турында кабатланмас һәм мәңге онытылмас шәхесләр дип шикләнми әйтә алам. Алар турында китап язу да аз булыр иде. Укытучының хезмәт хакы тиешле дәрәҗәдә булмаса да, минемчә, бу – иң рәхмәтле хезмәт! Күпме көч, кодрәт, мөмкинлекләр сезнең кулда… Иң ахыргы чиктә, тормышның заяга узмавын белеп, гомер азагына кадәр эшегез нәтиҗәләрен күреп яшәүдән дә ләззәтлерәк тагын ни бар, укытучылар?!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Питрәч-Иске йорт-Казан.

P.S Бу датага атап килмәсәк тә, мактап йөрибез икән – 5 майда Миңсылу апа Мусинаның 85 яшьлек юбилее булачак. Миңсылу апа, сезне ихластан тәбрик итеп, саулык-сәламәтлек, тыныч картлык телибез. Якыннарыгызның җылысын тоеп, оныкларыгызның игелеген күреп тагын озак яшәгез.

Комментарии