Тәрбиянең асылы – ярату

Каенана һәм килен. Безнең заманда бу ике сүз янәшә тора аламы? Без бик үзгәрдек хәзер. Беренчедән, 70 ел буена динсез яшәдек, шактый гына гореф-гадәтләребездән тайпылдык. Икенчедән, теге заман кешеләреннән без белемлерәк булуыбыз белән аерылып торабыз. Элек гаиләләрдә сәке, ястык, мич артында комган бар иде. Кием – бишмәт, чабата, билбау. Абзар, ишегалды, җилкапка… Мин революциягә кадәрге гаиләләр турында әйтәм. Безнең тормышка искиткеч яңалыклар үтеп керде. Үзебез дә төрле яктан үзгәрдек. Динебез кайтса да, хәзер аңа яңача караш барлыкка килде.

Инде төп темабыз – каенана белән килен мәсьәләсенә кайтыйк. Тормышыбыздагы үзгәрешләргә юкка гына тукталмадым. Хәзер һич тә XIX гасырда яшәгән кайнана белән килен безнең заманга мисал булып тора алмый. Яшьләр беренче көннән үк аерым яшәргә тырышалар. Аерым яшәсәләр дә каенана белән килен мөнәсәбәтләре кала бирә. Кияү-килен сүзләре дә үзгәрмәс. Киленнәреннән зарланучылар, багып-тәрбияләп үстергән газиз улыннан аерылып, ялгыз яшәргә дучар ата-аналар саны арта. Шулай да бер-берсен ихтирам итеп, тату һәм тавыш-гаугасыз бергә яшәүче каенана белән киленнәр дә аз түгел.

Якын дус-ишләрем арасыннан мин ул яктан Сәйдә белән Дамир Абдуллиннар гаиләсен күпләргә үрнәк итеп китерер идем. Бу гаҗәеп пар менә инде 10 ел буе уллары Ренат, киленнәре Раилә, оныклары Әхмәт белән тату гаилә булып яши.

Ренат белән Раилә туйда танышалар. Ике ел танышып йөргәч, өйләнешәләр. Ренат Раиләгә: «Тору әти-әни янында булыр. Безнең тату яшәү синнән тора. Әни – әйбәт каенана, син әйбәт килен булсаң, бар да яхшы булыр. Төзегән тормышны сакларга кирәк», – ди. Раил килешә: «Без ике яктан да ата-аналарыбызны хөрмәт итеп яшәргә тиеш. Нишләп әле аларны җәберләргә урын калдырыйк? Алар безне үстергәннәр, тәрбия биргәннәр, ашатканнар, җылытканнар. Без аларны хөрмәт итәргә тиеш», – ди. Алар әнә шулай сүзләр бирешеп башлыйлар тормышларын һәм үз вәгъдәләреннән тайпылмыйлар. «Килен белән каенана тату яшәсен өчен нәрсә кирәк?» дигән соравыма, Раилә болай дип җавап бирде: «Каенанага яраткан кешеңнең газиз әнисе итеп, ирең күзлегеннән карарга кирәк. Кайбер танышларым: «Нигә әле ят кешегә әни дияргә?» – кебегрәк фикердә тора. Мине әти дә, әни дә өйләнешкән көннән үк үз кызларыдай якын иттеләр. Мин дә аларга шундый ук җылылык белән җавап бирдем. Мине әбием үстерде. Үз әнием иртә үлде. Миңа ул вакытта 15 кенә яшь иде әле. Әти икенче хатынга өйләнде. Алар миңа кырын карамадылар, шулай да күбрәк әтинең әнисе – дәү әни белән булдым. Ул бары тик яхшылыкка гына өндәде. Шуңа күрә әнисезлек ачысы да ул кадәр сизелмәде. Ирем гаиләсенә килгәч, аның әнисе мине үз кызыдай каршы алгач, ничек сөенгәнемне үзем генә беләм. Тормыш серләренә дә күбесенчә ул төшендерде. «Иреңне эштән кайтышына ашарга пешереп, якты чырай белән каршы ал. Алай-болай соңга калып кайтса да, сорау алып, караңгы йөз күрсәтергә ашыкма. Башта ашат, аннары соңга калуының сәбәбен бел. Кирәк дип тапсаң, битәрләп алырга була. Ләкин башта аңлаш, юк-бар өчен тавыш чыгарырга ашыкма». Әнинең беренче киңәше шул иде. Тормышның икенче елында улыбыз Әхмәт туды. Баланы карашырга каенанам бик булышты. Әхмәткә өч яшь тулгач, читтән торып Казан дәүләт университетына укырга кердем. Эшләве дә, укуы да бик читен. Тагын әни белән әти ярдәм иттеләр. Каенана белән килен бер-берсен аңласалар, тормыш шома бара. Мин үземне бервакытта да өстен куймадым. Алардан иртәрәк торып, ашарга әзерли башлыйм. «Кухняга син дә хуҗа». Әни бу сүзләрне туп-туры әйтмәсә дә, беренче көннән үк бу йортта минем дә тулы хокуклы хуҗабикә булуымны аңларга ярдәм итте. Бәлки, пешергән ризыкларым бик тәмле дә булмый торгандыр. Әмма ирем Ренат та, кайнатам да пешергән ризыкларымны мактый-мактый ашый. Мондый сүзләрне ишетү бик күңелле. Әле күптән түгел генә йорт җиһазларын яңарттык. Өйдәге чисталыкны да бергә саклыйбыз. Каенанам гөлләр ярата. Аның бу гадәте миңа да йокты.

Ренат белән яши башлаганыбызга хәзер 10 ел. Улыбызга тугыз яшь. Әхмәтне тәрбияләүдә иң зур ярдәмчем, булышчым каенанам булды. Бер айдан артык ул улыбызны үзе коендырды. Әби-бабайсы Әхмәткә, син тегенди, син мондый, дими, беркайчан да каты бәрелми. Барысын да яхшылык белән аңлатырга тырышалар. Иремнең дә әти-әнисенә дорфа сүз әйткәне юк. Әти белән әни дә андый түгел. Улларына тулысынча ышаналар. «Баланың сине яратуын теләсәң, башта аны үзең ярат, хөрмәт ит», – ди әни, тәрбия турында сүз чыккач.

Еллар үтәр, без дә олыгаербыз. Улыбыз өйләнер. Шул вакытта үзем дә каенана булгач, сабыр каенанамның тәҗрибәсен үрнәк итеп, тормышымда кулланырмын дип уйлыйм», – диде Раилә ханым.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

Комментарии