Президент тәртип салсын

Күренекле публицист Фоат Уразай ике ел элек «Мәдәни җомга» гәҗитендә: «Оныкларымның теле татарча ачылды. Проблемалар исә алар балалар бакчасының татар төркеменә биргәч башланды», – дип язган иде. Әлеге төркемдә балалар урысча гына аралашкан. Ана телле мохитта тәрбияләнмәгәч, тора-бара оныклары инде татарча җөмләләрне дә урысча каерып төзи башлаган.

«Әүвәл мәсьәләне урынында ук хәл итмәкче булдым. Төркемдә ана теленең куелышы хакында бакча мөдире белән дә сөйләшеп карадым. Проб­леманың системалы булуын аңлагач, онык­ларымны Мәскәү районының Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче гимназия каршында ачылган татар бакчасына күчерергә туры килде», – дип язды Ф. Уразай.

Казанда татар мохитлы бер генә бакча булса да бар, башка шәһәрләрдә анысы да юк.

Агымдагы уку-тәрбия елында мин үзем дә Чаллыдагы кызым Илдинә йөргән 56нчы бакчаның татар төркемендә милли мохит булдырту буенча эшләп карадым. Шул уңайдан Чаллының мәгариф түрәләре, 56нчы бакча мөдире, тәрбиячеләр белән сөйләшүләр алып бардым. Моның әллә ни нәтиҗәсе булмагач, Казанга – «өскә» мөрәҗәгать иттем.

Бакчаларда 6-7 яшьлек балалар төркемнәренең татарча методик кулланмалар белән тәэмин ителмәгәне турында бәян итеп («Безнең гәҗит», № 47, 22 ноябрь, 2017 ел) Татарстан җитәкчеләренә җибәрдем. Дәүләт Советыннан әлеге хат Мәгариф министрлыгына төшерелгән. Бу мәсьәлә буенча Мәгариф министры Р.Т.Борһанов Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р.И.Вәлиевкә «җайлы» җавап юллаган булып чыкты. Анда сүз 3-4, 4-5, 5-6 яшьлек балалар төркемнәре турында гына бара, ә 6-7 яшьлек, ягъни мәктәпкә әзерлек төркемнәре турында бер сүз юк. 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәр балалар өчен чыккан татарча методик кулланмаларның күпме күләмдә таратылуы турында да әйтелми.

Казанга язган хатлардан соң 56нчы бакча мөдире минем хатыныма: «Нишләп ирегез теләсә-нәрсә язып ята? Мин дә прокуратурага мөрәҗәгать итә алам», – дип, аңа басым ясау җаен тапкан. Элеккеге елларда мәгариф хезмәткәрләре ФСБ белән яный иде, узган елгы мәктәпләрне тикшерү хәлләреннән соң прокуратура белән яный башлаганнар икән…

Шул хәлдән соң озак та үтмәде, кызым Илдинә бакчага бармыйм дип көн дә елый башлады. Теләгәндә бәдрәфкә чыгармыйлар, дип, тәрбиячеләрдән зарланды һ.б. Көн дә елагач, бакчадан алырга мәҗбүр булдым.

Кайвакыт татар язучылары: «Ата-аналар мәктәпләрдән, бакчалардан белем-тәрбиянең татар телендә булуын таләп итәргә тиеш», – дип әйтә. Әнә Фоат Уразай да, мин дә, башкалар да бакчалардан таләп итеп карадык. Бернинди уңай нәтиҗәгә ирешеп булмады. Хөкүмәт тарафыннан ничек куела, шулай бара… Республикада татар мәгарифен торгызу Президент Миңнехановтан тора. Аның катгый күрсәтмәсе кирәк – башка юл юк.

Тәлгать ӘХМӘДИШИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии