Сугыш ятименең зар-моңы

Рафаэль Сальмушевның «Берләшик» дигән язмасына (аңа кадәр З. Шәвәлиев язмасы чыкты) мин дә кушылырга булдым әле. Сугыш башланганда, миңа ике яшь булган. Әткәй дә, 24нче елгы абыем да бу сугыштан әйләнеп кайтмады. Мин аларны күрмичә, белмичә калдым. Әткәй дигән сүзне мин үз-үземә кабатлап, аның әйтелүен, ишетелүен «тәмләп» йөри идем. Абый-апаларның эшләре булгандыр инде, мине 11-12 яшьлек вакытта ук иртәнге бишләрдә уятып, ипи чиратына җибәрәләр иде. Ипи кибете бер генә тәрәзәле таш ларек. Аяк туңып үзәккә үтә. Чиратың җитеп, бер буханка (бер кешегә бер буханка гына бирелә) ипи ала алсаң, ул көнне бәхетнең чиге юк. Әмма торып-торып та җитми калган көннәр була. Өске урамнан берничә «слушый» (служащий) хатыннары төшеп, чиратны бер якка этеп аударып, чиратсыз гына ипи алып китәләр. Әбиләр, бала-чага нишләсен инде. Болар беркайда да эшләмәүче, битләре ялтырап торган таза нәчәлник хатыннары. Кайбер көннәрне ипи сатылып бетүгә, икенче көн өчен чират алабыз. Ул чиратны көне буе килә-китә барлап йөрисе. Пекарня кибет артында гына. Икешәр кеше пекарнядан носилка белән ипи ташырга тиеш, мин дә әрсезләнеп бу эшкә эләгергә тырышам. Көчем дә чамалы булгандыр инде, буем да шуның кадәр генә. Ул елларда мине еш кына «брак»ка чыгаралар иде. Ә ипи ташыган кешегә чиратсыз сатыла.

Җиденче классны тәмамлаганчы, аяктан чабата төшмәде. Яз-көз күтәртмәле чабата, җәй – яланаяк. Ул чабата бик чыдамсыз, кайберләре атнага да түзми «чәчәк ата» иде. Дүртенче класстан соң, җәйге каникулда колхозда эшләдек. Сарманның яшелчә бакчасы 3-4 чакрым ераклыкта, Мортыштамак авылы янында елга буена урнашкан. Анда чүп утарга, елгадан ташып, яшелчәләргә су сибәргә, тәпкеләргә йөрдек. Тик яшелчәләр өлгерә башлауга, безне анда якын җибәрмиләр иде.

Июль-август айларында без инде ындыр табагында. Күпме хезмәт көне язганнардыр, аңа нәрсә генә тигәндер, аны тикшерү, белү юк, безнең эшләү дөрес булсын. Әле колхоз эшеннән тыш үзебезнең хуҗалыктагы 20-25 сутый бәрәңге, аны тәпкеләү, утау, төбен өю, көтү каршылау (аны күпер төбенә үк барып каршы аласы, бик туенып кайтмаган мал тагын каядыр басуга качу ягын карый), өйгә коедан су ташу, бакчага сибәргә булган чиләкләргә, тасларга елгадан су ташыйсы. Коры килгән елларда бәрәңгегә дә сибә идек. Июнь азакларында инде иске бәрәңге бетә, яңа бәрәңгене ипләп кенә актарып, әстерхан чикләвегеннән зуррак булган бер яки ике бәрәңгесен алып, ул төпкә 1-2 чүмеч су салып әйбәтләп кабат күмеп куясың.

Җиденче классны тәмамлаган елны яшьтәш кызым белән комбайнда салам төшердек. Бу эшкә бригадирның өенә барып, аны колхоз идарәсе янында саклап торып кына тиендек. Бригадирның әнисе белән минем әнкәй бергә колхоз эшендә йөриләр, дуслар.

Сигез класстан соң гүпчим әйбәт эшкә алындым. Эшли бу, ялкау түгел, диптер, мине тагын үзем кебек бер әтисез кыз белән комбайнда капчык атарга куйдылар. Дөньяда салам төшерү, капчык ату дигән эшнең барын яисә булганын йөз кешенең берсе белә микән хәзерге заманда, тормышның бик караңгы, кара якларына кереп киттем. Нишлисең, дөресе шул, бу – безнең әтисез үскән ач-ялангач балачак. Капчык ату нинди эш икән, дип, кемдер кызыксыныр. Комбайнның сул як өлешенә җирдән бер метрлар биеклектә озынлыгы бер метрдан артык бер сәндерә ясалган. Бункердан урта бер җиренә өскә күтәреп шуыштырып ачу өчен сапсыз көрәк кебек бер җайланма урнаштырылган. Икебез ике якка, кара-каршы басып, бункерда икмәк җитешле кадәр суктырылгач, килгән җигүле ат олавына капчыклар белән тутырып, шуны янәшә килә торган ат арбасына атабыз. Атта күбрәк үсмер егетләр эшли. Бу эш бик осталык, җитезлек таләп итә. Икмәкле капчыкны атканда комбайн туктап тормый, ул бара тора, ура-суга тора. Комбайн белән ат икесе дә хәрәкәттә. Олау өстендәге егет барган хутка капчыкларны басып бушатып (алар гел арба өстендә басып йөриләр иде), безгә кире шул капчыкларны атарга тиеш. Капчыклар бары икәү. Менә шунда комбайн тәгәрмәченә арба тәгәрмәче дә эләгергә, арбадагы егет берәр түмгәклерәк (басуда төрле урын бар, ул сиңа асфальт түгел) урынга туры килеп мәтәлеп төшәргә дә мөмкин бит. Кайчагында капчык атканда (ул капчыкларны бик тутырмыйбыз инде, беребез – өстеннән, икенчебез төбеннән тотып атасы) үзебез дә чак мәтәлеп төшмибез. Ә бит эштә бер караңгыдан бер караңгыга кадәр эшлибез. Басуга кояш чыгуга барып җитәргә кирәк. Соңга калып барсаң, беренчедән, эшеңнән очыртулары бар, аннан комбайн эшли башлап, басу түренә менеп китсә, 2-3 чакрым тагын агрегатны куып барасы. Агрегат дип әйтүем шуңа, без монда тракторчы-комбайнчы, аның ярдәмчесе, ике салам төшерүче, ике капчык атучы. Төшке аш дигән нәрсә юк, һәркем өеннән нәрсә алып килә, шуның белән туена. Миңа әнкәй бер шешә сөтле чәй, ике күкәй, ике-өч телем ипи җибәрә. Комбайнның берәр ышанычлы тимеренә сумкаңны элеп куясың, ашарга җай чыкканчы, ул шунда селкенеп йөри, кайбер көннәрне сөтле чәй ачып та чыга. Су салырга, майларга кирәк булып яки берәр вак-төяк ватылу булып туктаса, салам төшерүчеләр белән без сөенешәбез. Бераз черем итеп алырга була, булган ризыкларны бик тәмләп капкалап алабыз. Ашау проблема түгел, нәрсә урсак-суктырсак, шуны авызга кабарга торабыз. Бодай, борай, хәтта солы да чәйнәргә ярап тора.

10нчы классны тәмамлыйсы ел. Саз елгасы буенда сугасы тирес өеме көтеп тора. Сарман халкының төп ягулыгы – тирес кирпече. Бу тирес кирпече турында аерым язмыйча булмый. Ул безнең дәвер кешесенең җелегенә төшкән, тәмам гарык булган «ягулык» инде. Үз малы булган кешеләр кыш буе абзар артына сыер-сарык астыннан тиресен чыгара, яз көне сарай-абзарларны чистартып, күч итеп өеп куя. Юынтык суларны, мөмкинлеге булганда коелардан, инештән ташып су сипкәләп тора. Бу күч «хуш исләр» чыгарып пешә. Май азакларында күчне ишегалдына ташып, су сибә-сибә, гаиләдәге бөтен кеше яланаяк басабыз. Салам, мал тизәгеннән торган кушымта, баса торгач, үзле камыр хәленә килергә тиеш. Такта, иске-москы калайлар каплап, бу күч тагын 2-3 кич кунарга тиеш әле. Инде кирпеч сугу башлана. Ишегалдында, урамда үз турыңдагы урыннарны себереп, вак-төяк таш, пыялалардан чистартып, рәт-рәт итеп кирпеч тезәбез. Әле тезгәнче эше бар икән. 2-3 бүлемтекле тактадан ясалган калыплар, бала-чага өчен бер генә бүлемле дә бар. Һәркем үз каршына куелган тактага калыбын куеп, кул белән камыр баскандагы кебек басып, төеп, шул калыпларга пешеп утырган теге массаны тутырасың, су белән өстен майлыйсың, аннан тактадан суырып алып, әзер урынга илтеп саласың. Ул көннәрне малларны да калган сукмактан җитәкләп кенә кертеп чыгарасы. Берүк кирпечкә басмасын. Әле фермада эшләгән кешеләр тагын үз эш урыннарында шундый ук күч ясыйлар. Анысы саз елгасы буенда.

Инде миңа 76 яшь тула. Бу – сугыш ятименең йөрәк зары. Гомерем буе беркемнән беркайчан берни өмет итмәдем, көтмәдем. Бернинди милек тә калдыручы булмады. Эшләдем, тырыштым.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА.

Сарман районы, Җәлил бистәсе.

Комментарии