Тел язмышын кем кайгырта?

Тел язмышын кем кайгырта?

Укытучы-шагыйрә Галия Гайнетдинованың «Үз юлым» дип аталган, Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты химаясендә, татар һәм рус телләрендә дөнья күргән китабын тәкъдим итү кичәсенә барырга чыккач, уйламаганда-көтмәгәндә, классик язучы Галимҗан Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» повестендагы «Без түбәннән – тормышның төбеннән күтәрелдек», – дигән юллар исемә төште. Күрче, бүгенге тантананың сәбәпчесе Галия Михей кызының гыйбрәтле язмышы да нәкъ менә шул юлларга сыеп беткән түгелме соң? Ул Башкортстанның Тәтешле районындагы кечкенә генә Сараштыбыш авылында, дүрт ятим баласын сыңар канаты астына сыендырып, михнәтле нужа йөге, юклык – кимлек ачысы төялгән тормыш арбасын черәшеп тартып баручы, кечкенә буйлы, ябык гәүдәле әнисе Сәгадәтнең кул арасына бик яшьли кергән, авыр физик хезмәттә чыныгып үскән татар баласы. Гап- гади авыл бичәсе, уймак авызлы, елтыр күзле сабыена хәләл күкрәк сөтен имезгән чагында, моңлы татар- башкорт көйләрен көйләгән. Кызыксынучан, тиктормас нарасые исәя төшкәч, шигъри аһәңнәргә бай татар телебездә әкиятләр сөйләгән, мөнәҗәтләр, догалар өйрәткән. Сөйкемле, хисчән, эшсөяр кыз туган авылы табигатенең, туган теленең матурлыгын тоярга, тормышны яратырга, кешеләрне хөрмәт итәргә әнисеннән өйрәнгән, иң мөһиме – авырлыкларга очраганда, югалып калмаска, бирешмәскә, максат куеп, алга бару өчен кирәкле асыл сыйфатларны үзендә булдырырга омтылган. Туган туфрагында хезмәт сөеп яшәүче авылдашларыннан, Сараштыбыш, Күрдем авыллары мәктәпләрендә үзенә белем биргән мөгаллимнәрдән, йотлыгып укыган китапларының геройларыннан – чын кешеләрдән үрнәк алып, хикмәтле фикерләрне күңел сандыгына таслап сала барган, шул рәвешле рухи көч туплаган. Күрдем гади генә авыл түгел, күренекле шагыйрь, драматург Әнгам Атнабаевның туган җире ул. Галиябез аның иҗатына балачактан мөкиббән, китапларын су урынына эчә, шигырьләренең күпчелеген яттан өйрәнә. Шушы мохиттә тәрбияләнгән укучы бала үзе дә шигырьләр, мәкаләләр яза башлый, халкыбызның танылган әдипләре: Габдрахман Әпсәләмов, Гөлшат Зәйнәшева, Мостай Кәрим, Илдар Юзеев белән хатлар алыша. Остазлары кыздагы сәләт чаткыларын сизеп алып, аңа алтынга тиң киңәшләрен бирә, әдәби иҗатка илһамландыра, күңел офыкларын киңәйтә.
Бүгенге көндә республикабызның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Әнгам Атнабаев һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, җиде китап авторы Галия ханымның тормыш юлына күз салсак, артыннан этүчесе булмаган гади авыл кызының шушы мәртәбәләргә ирешкәнче шактый авыр, катмарлы, сөенеч-көенечләргә бай озын хезмәт юлы үтүе сер түгел. Шунысы куанычлы, әледән-әле каршыга исүче ачы тормыш җилләре, кайвакытта таш бәгырьле, көнчел, хөсетле бәндәләргә юлыктырып, хаксызлыклар кылып, җанын тетрәндерсә, Галиябезнең хисчән күңелен китсә дә, көчле рухын сындыра алмаган, авырлыкларга тешен кысып түзү, тоткан юлыннан тайпылмыйча, үҗәтләнеп бары тик алга бару күркәм ханымның тормыш һәм иҗат юлын яктырткан.
...Унынчы сыйныфны яхшы билгеләргә генә тәмамлаган җитү кыз, бөтен вөҗүде белән әдәбият-сәнгать дәрьясына чумарга ниятләп, татарларның рухи Мәккәсе саналган Казанга ашкынып килә. Әмма монда аны кем колач җәеп каршыласын соң? Әйтерсең, киң дәрьяга бер юка йомычка очып төшкән... Даһи Ленин үзе укыган университет баскычларына кызыгып баккан хәлдә, һөнәри училищеда эшче һөнәрен үзләштереп, Камил Якуб исемендәге Полиграфкомбинатта хәреф җыючы булып эшли башлый ул. Башкалардан калышмас өчен, эшкә иртәрәк килә, соңгы кеше булып кайтып китсә-китә, тырыш кыз планын үтәп килә. Хезмәт сөючән, ачык йөзле Галиябезнең җитезлеге, өлгерлеге аңа уңыш китерә. Комбинат юлламасы белән Мәскәүдә укып кайтып, технолог һөнәренең серләренә төшенә. Актив комсомолка кичләрен сәхнәдән төшми, үзешчәннәрдән торган халык театрында лирик героинялар ролен бик оста башкара. Бауман район Советына депутат итеп сайлангач, башы-аягы белән җәмәгать эшләренә кереп чума, социаль мәсьәләләрне кайгырта. «Шаулы яшьлегемнең янып торган ун елы Полиграфкомбинатка багышланды. Эшемне яратып башкарганга күрә, коллективта хөрмәт казандым, карьера баскычыннан күтәрелдем, әмма җаныма тынгылык тапмадым. Бу еллар эчендә кулымнан меңәрләгән китаплар узды. Их, үзем язган күңел җимешләремне туплап, шигырьләремне шәлкемләп-шәлкемләп шушы китаплар хәленә китереп, әдәбият-сәнгать сөюче меңләгән укучыларга ирештерсәң икән ул!» – дип янып – көеп йөргән елларын сагынып та, моңаеп та искә ала Галия ханым. Саф күңелле татар кызының ихластан теләгән теләкләре фәрештәләрнең: «Амин!» дигән вакытына туры килгәнче, ике дистә елдан артыграк вакыт үтәчәген ул чакта каян белсен соң Галиябез? Иң мөһиме – алдына зур, изге максат куела!
90нчы елларда Татарстанда милли азатлык хәрәкәте гаять көчәеп, халкы урамнарга ташып чыккан чорда, хикмәтле язмыш җилләре Галиянең көйләнгән хезмәт юлын гына түгел, тормышын йөз сиксән градуска үзгәртеп куя. Казанның «Жилплощадка» дип аталган үзәктән ерак бистәсендә татар мәктәбе ачылачак, бөтен фәннәрне ана телендә укытып, балаларны милли мохиттә тәрбияләячәкләр, әмма кадрлар кытлыгы галәмәт зур икән, дигән хәбәрне ишетеп алуга, татар җанлы Галиябез тәвәккәлләп шунда юл тота. Мәктәп директоры Фарис Харисов (соңрак Татарстанның мәгариф министры дәрәҗәсенә күтәреләчәк) белән очрашып сөйләшкәннән соң, Галия Михей кызы әйбәт хезмәт хаклы, җайга салынган технолог эшеннән гариза язып китеп, яңа оешып килүче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытырга керешә. Биредә нәрсәгә тотынсаң – шул юк, әмма туган халкыма хезмәт итәм, балаларга туган телне өйрәтәчәкмен, алардан милли җанлы, иҗади куәсле чын милләтпәрвәр шәхесләр тәрбияләячәкбез дигән изге максат күңелне алгысытып, җанга җылылык биреп тора. Татар мәктәбе үсеп, данлыклы 5нче гимназия статусын алган арада, Галиябез читтән торып укып, Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе бүлеген кызыл дипломга тәмамларга, яраткан егете Рафаил белән гаилә корып, ике бала табып үстерергә өлгерә. Тарта торган атка йөкнең авырын төйиләр. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Галия Михей кызы гимназия тормышын җанландыруның, татар балаларын иҗат мохитында тәрбияләүнең кызыклы алымнарын уйлап таба һәм гамәлгә кертә. Гимназия радиосын оештыра, «Яшь хәбәрчеләр», «Театр» түгәрәкләрен җитәкли, дәресләрдән соң әдәбият – сәнгать сөюче йөзләгән балаларны татар театрларына, милли музейларга, татар редакцияләренә алып баралар, татар язучылары, артистлар, милли җанлы галимнәр, журналистлар белән күпсанлы очрашулар эзсез узмый. Галиянең һәм аның хезмәттәшләренең фидакарь хезмәте әрәм китми. Балалар туган телен, әдәбиятын яратып, аның байлыгын, матурлыгын тоеп, фәннәрне ана телендә милли иҗади мохитта тирәнтен үзләштерә. Тулы бер яшь буын чын милләтпәрвәрләр булып җитешә. Гимназияне тәмамлаучылар арасында нинди генә танылган, күркәм шәхесләр юк?! Һәркайсы туган халкына намуслы хезмәт итеп сөендерә. Бүгенге көндә дә Галия педагог һөнәренә тугрылыклы. Әзерләгән укучылары йөзенә кызыллык китерми, республика күләмендәге олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, Татар кызы, Татар егете кебек милли рухлы бәйгеләрдә алдынгы урыннарны яулыйлар. Соңгы елларда туган телебезне рәнҗетү, кысу, белем учакларыннан кысрыклап чыгаруның киң колач алуы сер түгел. Туган тел сагында без тормасак, кем торыр? Без көрәшмәсәк, кем көрәшер? Тел язмышын без кайгыртмасак, кем кайгыртыр? Мең еллык тарихы булган бай, гүзәл аһәңле татар телебезгә «Йасин» чыгарга ирек бирмәбез, дип, милләтпәрвәр Галиябез, пенсия яшендә булуына, тынгысыз йөрәге чыгымчылауга карамастан, җиң сызганып эшләвен дәвам итә. Балаларга милли белем бирү белән беррәттән, татлы төн йокылары, җәйге яллары хисабына актив әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Туган телебезне, татар халкын яклап, шигырьләр, мәкаләләр генә язып калмый, радио-телевидениедән чыгышлар ясый, татарлар яшәгән төрле төбәкләргә барып, китап укучылар белән очраша, кешеләрнең сүнеп барган күңелләренә өмет орлыклары салып, күңелләрен күтәреп, рухларын ныгытып кайту җаен таба. Иҗатына күз салсак, җимешләренең муллыгына исең китәрлек. «Күңелем язлар көтә» (2004), «Җанда әгәр сөю яшәсә...» (2007), «Ярты җаным яши авылда» (2010), «Яратам!» дип язып куйдым» (2014), «Ашыкма син, гомер!» (2018), «Күңел- бакча» (2020), «Үз юлым» (2023) дип исемләнгән шигырь китапларында милли рухлы, татар җанлы, олы йөрәкле, кече күңелле чын татар хатынының, мөхтәрәм мөгаллимәнең туган халкына мәхәббәте, хөрмәте, аның язмышы турында ихластан борчылулары, киләчәккә якты өметләре бай туган телебездә искиткеч җылы хисләргә, фәлсәфи тирәнлеккә ия зирәк уй-фикерләргә, урынлы метафораларга, чагыштыруларга бай хиссиятле-гыйбрәтле шигъри юлларга затлы итеп төреп бирелгән. Галия Гайнетдинованың лирик шигырьләре үзләре көйгә салуны сорап тора кебек. Егермеләп әсәренә Марсель Иванов, Виталий Агапов, Мәүлидә Нургали, Өлфәт Хаҗиев, Азамат Усманов, Айнур Айданов, Дәниф Бадыйков, Чулпан Фәйзелгатова кебек композиторлар көй язган. Әдәби мәҗмугаларының соңгысын Татар Конгрессы бинасында презентацияләү бу мәртәбәле, җитди оешманың Башкарма комитеты җитәкчелеге, галимнәр, җырчылар, укытучылар, вакытлы матбугат әһелләре, әдәбият сөючеләрнең актив катнашында бик җылы мохиттә узды һәм уңай тәэсирләр калдырды. Татар Конгрессының Милли Шура Рәисе Васил Шәйхеразиев, КФУның Атказанган профессоры, күренекле әдәбият галиме, китапны хәзинәгә тиңләп, тәфсилле кереш сүзе язган остазы – Фоат Галимуллин, тарихчы-галим Альберт Борһанов, «Белем.ру» радиоүзәге һәм «Әдәби марафон» директоры Раил Гатауллин, «Мәктәп» нәшрияты директоры Гүзәлия Яруллина, Казан шәһәре мәгариф идарәсе белгече Раиф Зиннәтуллин һ.б. чыгыш ясаучылар әдибәнең иҗатына югары бәя бирделәр, әсәрләре китаптан – китапка камилләшә, теле шомара, тематикасы киңәя, фикерләре тирәнәя баруын ассызыкладылар. «Үз юлым» җыентыгының үзенчәлеге, өстенлеге аның берьюлы ике дәүләт телендә басылып чыгуында. Тәрҗемәче Томас Нигамәтҗановның хезмәте хөрмәткә лаек. Ул шагыйрәнең күңел тибрәнешләрен оста сиземләп, укучысына әйтәсе килгән төп фикеренә хилафлык китермичә, хиссиятен югалтмыйча, әсәрләрне шактый югары әдәби-эстетик югарылыкта рус теленә тәрҗемә итеп, укучылар даирәсен киңәйтүгә ирешә алган. Бәйрәм кичәсен шагыйрә Илзидә Вәлиуллина бик матур итеп алып барды, биредә җырлар, шигырьләр яңгырады, күңелләребез яктырып, җылынып киткәндәй булды. Югары кимальдә оештырылган презентациягә Язучылар берлегеннән беркемнең дә килмәве, шушы оешманың актив әгъзасы булган милли җанлы шагыйрә иҗатына битарафлык күрсәтүләре генә шәхсән үземне аптырашка калдырды... 
Хәмидә ГАРИПОВА,
Казан шәһәре

Комментарии