- 06.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №48 (4 декабрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Балалар бакчасы хезмәткәре асылынып үлде. Проблемалардан үзе котылды, аларны туганнарына өеп калдырып, күп ялгышлар җибәрде. Үлем белән шаярырга ярамый бит – кабердән терелеп кайтканнар юк әле. Барлык диннәр дә үзеңә кул салуны гаепли, җеназа укылырга, андый кеше зиратка күмелергә тиеш түгел. Туганнарыңа китерәчәк зур кайгың да күз алдыңа килсен.
Авыру булган икән, диләр. Сәбәп түгел бу, санаулы көннәре калган каты авырулар да бар. Һәр туган көн өчен шатланып, яшәү тамчысы биргән теләсә-нигә ябышалар. 20 яшьтә үк, мәңге терелмәслек авыруга дучар ителгәннәр бар, әнә кемнәрдән үрнәк алып яшәргә кирәк. Ф.Яруллин, Р.Шәрипов, И.Хәйруллин һәм башкалар яшәү өчен көрәшеп, гомерләрен тагын 50 елга озайталар. Авыр һәм катлаулы тормышта сау-сәламәтләрне дә сокландырып үрнәк яшәп, Җир йөзендә үзләреннән якты эз калдыралар. Йомшак характерлы, пессимист кешеләргә генә хас ул үзен-үзе үтерү. Кеше үзенең ни эшләгәнен аңламый.
Үз тормышларын үзләре чикләгән өрлектәй ирләрне беләбез, дөнья аларны да шартлатып сындыра. Берәүләре асылына, икенчеләре чигәсенә пистолет тери, өченчеләре югары кат тәрәзәсеннән сикерә, суга батып үлүчеләр дә, транспорт астына ташланучылар да бар. СССР таркалганнан соң авыр тормыштан шул юл белән котылучылар күбәйде. Кешеләрнең 10%ында андый уй булган икән. Ирләр авырлыклардан хәмергә дә ышыкланалар, тормыш ал бизәкләргә төренә, аңнары томалана, үз-үзләренә кул салганнарын сизми дә калалар.
Яшь кызлар-егетләр арасында да яшәү кадерен белмичә, гөл чәчәге кебек яшьлектән дә туючылар бар. Аларны тормыштан ваз кичтерүче сәбәп – өлкәннәр белән сүзгә килүләр, аларны үкендермәкче булу, җавапсыз мәхәббәт.
Ә бу 35 яшьләрдәге, үзе эчми-тартмый торган, ире, баласы булган хатынны үлемгә нәрсә этәргән соң? Кеше яшәү өчен көрәшергә тиеш җан иясе, хайваннар да алай эшләми бит!
Алар ире белән бер авылдан булганнар. Аларны авыл клубындагы дискотека кавыштыра. Туйганчы, шабыр тиргә батканчы, ярышып, аяклар талганчы бииләр: заманча көйләргә дә сикерәләр, вальс та әйләнәләр. Гәүдәләр гәүдәгә тиеп китү, күзләренең серле карашы мәхәббәт ялкыннары кабындыра. Кичәдән соң, егет кызны өенә озатып куя, капка төбендә аерыла алмыйча озак серләшәләр. Таң әтәчләре кычкыра башлау гына аңнарына китерә. Ул таңда өйләренә кайткач та йоклап тормыйлар, бер-берсен уйлап кына йөри башлыйлар. Сөю утларында бер ел янып йөреп, кавышып та куялар.
Яшь парны сынау арты сынау көтеп кенә тора. Башта бер-берсенең әти-әниләренә ошамыйлар, тормыш корганда алар киңәшен тотмыйлар. Әти-әниләре акча таба белә торганнар белән яр итмәкчеләр икән. Этле-мәчеле тормыш башлана, аптырагач, шәһәргә күчеп китәләр. Баштарак кеше фатирында яшәсәләр, тырышып эшләгәнгә үзләренә дә бирәләр. Бер телем икмәккә тилмергән вакытлары да була, бурычка да баталар. Күршеләре әйбәт булып чыга – алар гел ярдәм итә. Бурычлы үлми, дисәләр дә, өстеңдә асылынып торган балта кебек бит ул, барыбер түләргә кирәк. Эшләрен югалткан, я вакытында эш хакы бирелмәгән чакларны да кичерергә туры килә. Әле ярый, мәрхәмәтле балалар бакчасы мөдире очрап эшкә ала. Бик тырышып эшли хатын, ләкин бурычлар да, авырлыклар да бетми. Стресс арты стресс кичереп, балалары да авыру булып туа, ире белән дә аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Бөтенесе дә гаиләсен исән-сау алып барырга тырышкан, юкны бар итәргә омтылган бер хатын башына өелә. Аның кайгыдан изелгән башы авыр тормыштан котылу юлларын эзли, әмма таба гына алмый. Без бу дөньяга кирәк түгел икәнбез, ялгыш туганбыз, үлүебез артык, дигән ялгыш фикер дә килә. Беренче тапкыр котылырга теләп, ул бәрәңге агуы эчә, ире сизеп кала, ашыгыч ярдәм чакыра. Икенче тапкыр йокы дарулары эчкәч, баласы барлыгы исенә төшә – ул мескен ятим кемгә кирәк, караучы булмас бит аны, дип, тизрәк косып ашказанын чистарта, исән кала.
Өченче тапкырында элмәк әҗәл якасыннан ычкындырмый инде. Авыру баласы да терелми, чит кулларга калып, ана назына тилмереп үсә. Дөрес, балалар йортына урнаштыралар, анда бөтен уңайлыклар да бар, тамагы тук, өсте бөтен була, дәвалау өчен дә күп акча түгелә. Ләкин баланың күзе гел тәрәзәдә була, сагышлы күзләрен мөлдерәтеп ул әнисен көтә.
Ире дә аннан соң озак яшәми. Эчкечелеккә бирелә, эшен югалта, хәер соранып яши, бомжга әйләнеп, гомере каты суыкларда подвалда өзелә.
Роман САЛИХОВ.
Комментарии