- 06.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №48 (4 декабрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Закирә 16 яшендә Бәрәңге авылының бик булган, хәлле тормышлы егете Йосыфка кияүгә чыга. Яшь киленне кайнанасы да үз итә. Йосыф – Закирәсез, Закирә Йосыфсыз яши алмаслык мәхәббәт туа араларында. Кызлары туа, уллары дөньяга аваз сала. Өй эче бәхетле авазлардан тынып тормый… Йосыф Татарстан базарларында ит белән сату итә. Ул елларны юлбасарлар мыҗлап торган Илләт урманы аша узарга бик батыр йөрәкле ир генә булдыра… Дәһшәтле 1937нче ел. Шулай бер кичне, гадәттәгечә, яшертен генә суеп, мал эшкәртәләр. Иртән иртүк Татарстанга китәргә олауны әзерләп куялар. Бәхетсезлекләренә каршы, күрше хатыны Гарифә кич утырырга керә. Күршегә, иртә торасы бар дип, караңгы чырай күрсәтә торган кешеме соң Закирә, самавырга ябыша, чәй кайнап чыга, күрәсенә каршыдырмы, ашыгычлык белән: «Карта ашаган идем, авызым кипкән иде», – дип, ялгыш сүз ычкындыра. Гарифә чәен аннан-моннан эчеп бетерә, тизрәк чыгып китү җаен карый… Гарифә күршеләреннән туры авыл советына йөгерә. Районнан НКВДга хәбәр итәләр. Аннан озак көттермиләр, таң атканчы килеп җитәләр. Өйдәге әйбер-караларны төяп, үзләрен җимерек алачыкка чыгаралар. Хәтта нәни Мансур төрелгән юрганны тартып алып: «Дошман баласына бу да күп әле», – дип, иске капчык кисәге ыргыталар. Закирә кечкенә Суфиясен, бәбәен әнисе карамагына калдырып, күтәмкәгә сохари, күмәч кисәкләре тутырып, Йосыфын алып киткән олау артыннан юл ала. Олы юлга чыгуга башка яклардан да атлы олаулар кушыла, колонна хасил була. Аларына да хатын-кызлар ияреп чыккан. Ләкин ач, ярым ялангач тоткыннар янына хатыннарын, якыннарын җибәрмиләр. «Бер телем икмәк кенә бирергә рөхсәт итегез?» – дип ялварган бичара хатыннарга конвой мылтык тери… Алар урман эчләп барырга мәҗбүр була. Күпләре кире борыла. Закирә, үзе кебек йөрәкле берничә хатын белән юлын дәвам итә… Ике көн, ике төн баргач, Киров өлкәсе Советск шәһәренә җитәләр. Тоткыннарны Нократ елгасы буендагы баржага төйиләр. Шунда Йосыф артка каерылып: «Бәхил бул, Закирәм, балаларны үстер, без бүтән күрешә алмабыз. Бер атна элек төшемдә үземне су төбендә күрдем», – дип кычкырырга өлгерә. Аны кансыз конвой приклад белән төеп, баржага ыргыта. Бер телем икмәген дә иренә тапшыра алмаган Закирә кайнар яшьләрен түгеп, кире юлга кузгала. Шул ук төнне, өч тәүлек буе авызына валчык ризык капмаган, бер йотым суга тилмергән, кыйналган, ярым ялангач Йосыф баһадирны, башка тоткыннар белән рәттән, судсыз-нисез, муеннарына таш бәйләп Нократ елгасына батыралар… Закирә өчен кара көннәр башлана. Халык дошманының хатынын каторгага тиң эшкә – Бәрәңге балалар йортына кер юучы итеп кенә алалар. Анда тирә-яктан җыелган 400 бала тәрбияләнә. Кул пычкысы белән чи утынны кисеп-ярып, су җылытып, балаларның таудай өелгән керләрен селтеле суда ышкып юып, куллары сөякләренә кадәр ашалып беткән көннәре аз булмый, түзә, башка эшкә дошман хатынын кем алсын. Эштән бушаган вакытларында кешегә идән-сәке юып, бәрәңгесен казып, балаларым ач булмасын дип, көнне төнгә ялгап эшли… Җилләр тәрәзәгә бәрсә, Йосыфым кайтмадымы, дигән өмет белән, кышларын күлмәкчән генә урамга йөгереп чыккан вакытлары исәпсез була. Ә Йосыфының бу вакытларда сөяген дә балыклар азык иткәнен каян белсен. Бәлкем, кайтыр әле дигән өмет белән яши ул… Михнәтле тормыш арбасы алга тәгәри, еллар уза, балалары үсеп җитә. Суфиясенә – дошман баласына югары уку йортларына юл ябык, ул оста штукатур-буяучы һөнәрен үзләштерә. Йошкар-Оладагы Мари драма театры, университет, Бәрәңгедәге Культура Йорты биналары Суфия апабызның маңгай тире эзләрен әле дә саклыйдыр кебек. Гомер буе суыкта, ачык һавада эшләү үзенекен итә – ул менингит авыруыннан үлеп китә. Кабере – кызы яшәгән Выборг шәһәре зиратында. Улы Мансурның – заводта алдынгы мастерның да гомер юлы кыска була, 40 яшендә улларын ятим, хатынын тол калдырып күзләрен йома. Закирә апага бу кайгыларның барын да йөрәге аша уздырырга туры килә. Әмма ул илгә рәнҗү сакламады. «Заманалар шулай иде, ил белән күрдек», – дип, авыр сулап кына куя иде. Без аның җәсәден Куянавыл (Гайнан Кормаш авылы) зиратына зурлап җирләдек… Гомеренең соңгы сәгатенә кадәр үз акылында булды, оптимист булып кала алды, бирешмәде, Йосыфының өстеннән кара тап алып ташланганына сөенеп китте… Хәзер Йосыф белән Закирәнең нәселе дәвамчылары – Выборг шәһәре сәнгать мәктәбе директоры, оныгы Гөлфия Шамил кызы, Финляндиядә яшәүче оныгы Нәкыя Шамил кызы һәм оныкчыклары әби-бабаларының йөзенә кызыллык китермиләр.
Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.
Мари иле, Бәрәңге бистәсе.
Ә тормыш дәвам итә!,
Комментарии