- 06.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №48 (4 декабрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Миләүшә, мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанга килеп, югары уку йортына керә алмагач, кибетче булып эшкә урнашты. Ул буй-сынга зифалыгын, чибәрлеген дә Аллаһы Тәгалә жәлләмәгән. Кибеттә әле ак халат, ак калфак кигәч, икеләтә матурланып китә. Хисләрен белдерүчеләр дә аз булмады аңа. Ул шулар арасыннан Рәисне йөрәгенә якын күрде. Тиздән өйләнештеләр. Сөенеч өстәп, мәхәббәт җимешләре – уллары дөньяга килде. Күп акча түләп кеше фатирында торалар иде. Үзәктән, әти-әниләре ярдәмендә, бер йорт сатып алдылар. Озак та үтмәде, бу тирәдә йорт салабыз дип, фатир бирделәр. Бу яшь гаилә өчен зур бәхет иде. Бәхет бит төрле тармакта төрлечә була. Фатир алдыңмы – бәхет, ирең белән бергә әйбәт яшисезме – бәхет, балаң булса – бәхет. Бәхетне дә, бәхетсезлекне дә кеше үзе эзләп таба. Берәү тормышын уйлап төзи, берәү тормышка җиңел генә карый. Берәүләр «ярый» һәм «ярамыйны» аерып тормыйлар.
Миләүшә кибетнең «рюмочный» бүлегендә эшләде. Яшь, чибәр хатын шунда хәмер тәмен сизде һәм күңел ачу мәҗлесенә дә еш йөри башлады. Кайсы вакытта өйдә дә Рәис белән икесенә бер яртыны «сындырып» куя иделәр. Рәис шофер булып эшләсә дә, салырга ярата иде. Акчаны аз алмаса да, шул гадәте бөтен эшне боза.
Тора-бара машина алдылар. Өйләрендә күңел ачулар ешайды. Үзләрен дә чакырып торалар иде. Еллар үтә тора, Бервакыт Рәис үз машиналарында авылга кайтырга дип чыга, әмма махмырдан була. Шәһәрне чыккач, хәле рәтләнмәсме дип, бераз кабып куя. Машина әйләнгәнен күрмичә дә кала. Машинадан көчкә алып чыгалар. Тәненең бер җирендә дә тотарлык хәле юк, авыртуына чыдый алмый ыңгыраша. Нәтиҗәдә, ул инвалид булып кала. Ләкин хатынының күңеле азатлык тели, инвалид ирне карыйсы килми.
Беркөнне, базарга чыккач, азык-төлек карап йөргән Миләүшәгә җылы яктан килеп сату итүче егет бәйләнде. Миләүшәнең сумкасына азык-төлек тутырып бирде. Үзенә кунакка чакырды.
– Үзем генә яшим, син килсәң, каршы алырмын.
Барды Миләүшә. Бармас иде, ашарына юк, бурычлары да бар. Алар очрашуны билгеләп үттеләр, эчтеләр. Башкасын хәтерләми Миләүшә. Ул уянганда өстендә берни юк иде. Яңа танышы ике мең сум акча калдырып чыгып китте.
Миләүшә айный алмады. Мөслим (яңа танышы) кичкә үзе белән тагын биш ир алып кайтты. Утырып мәҗлес ясагач, Миләүшәгә чишенергә куштылар. Алар кушканны эшләмәгәч, Миләүшәгә көчләп аракы эчерттеләр, ә аннары хатынны куллангач, урамга чыгарып җибәрделәр. Бу кара эшләрендә ул берәүгә дә үпкәләмәде, тик үзен генә гаепләде.
Ә берсендә, ашарына бетеп, Мөслимне эзләп базарга чыккач, бер төркем хатын-кызларга юлыкты. Алар аны үз төркемнәренә алдылар. Төн күбәләкләре рәтендә, Миләүшәне төрмәдән чыккан бер кешегә тәкъдим иттеләр. Упкынга тагын да ныграк якынайганын сизде ул. Теге ир дә салырга яраткач, бергәләп эчтеләр, тик күп эчү үлемгә китерде. Баласын әнисе кулына калдырып, инвалид ирен юл чатында ташлап, Миләүшә үзе теләгән мәңгелек упкынга китте…
Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Комментарии