Кыйный, димәк, ярата?..

Кыйный, димәк, ярата?..

1967нче елның көзендә ул чакта Апас районына кергән Олы Кайбыч авылында булып узган коточкыч вакыйга әлегәчә исемнән чыкмый. Бөек Ватан сугышыннан орден-медальләр тагып, җиңүче булып кайткан Рәхимулла абзый күп бала табып Герой Ана исеменә лаек булган хәләл хатынының башын тимераяк белән сугып ярып, вакытсыз кара гүргә кертте. Әнисенә үлем янаган мәлдә ана куенына сыенган төпчек сабыйга нибары унбер ай булган. Кайбыч клубында уздырылган ачык судка бөтен авыл халкы җыелган иде. Гайре табигый хәлдән гыйбрәт ала торсыннар, киләчәктә үзләре мондый вәхшилек корбаны була күрмәсеннәр, дип, интернат директоры Фатыйма апабыз безне – өлкән сыйныф укучыларын әлеге процессны карарга алып барган иде. Судта чыгыш ясаучылар бичара хатынның, кәефләнеп алгач, өйдәгеләрне дер селкетеп яшәүче кырыс иреннән күп мәртәбәләр кыен ашавын яшермәде. Туган-тумачадан аңлау һәм теләктәшлек, авыл советы башлыгыннан, участок милиционерыннан яклау тапмаган гап-гади авыл хатыны, күп еллар дәвамында хәсрәтле күз яшьләрен эченә йотып, үз өендә рәнҗетелеп, башын аска иеп, тешен кысып түзеп яшәгән. Зур гаиләдә эш күп, таңнан торып терлек-туар карыйсы, аш-су әзерлисе, тау чаклы кер юасы, бакча чүбе утыйсы, бәләкәчне олырак балалар карамагында калдырып, колхоз басуында гектарлап чөгендер китмәнлисе бар. Эшләп кеше үлми. Бер көтү баласын ятим калдырып, кансыз бәндәнең имансызлыгы аркасында яшьли җир куенына кереп ятты бит ул хатын. Вәхши ирне төрмәгә утырттылар, олырак балалары үсеп, төрле якка таралышты, кечерәкләре Норлат балалар йортында үсте. Күпме күз яше түгелде, күпме язмыш челпәрәмә килде…

Үзем пединститут тәмамлап, укытучы булып эшли башлагач, класс җитәкчесе сыйфатында бик күп гаиләләргә йөрдем, укучыларымның кайда-ничек яшәве белән якыннан таныштым. Бәлагә тарыган укучыларымның, аларның әниләренең хәлен җиңеләйтү өчен, кемнәрнең генә ишеген какмадым икән? Гаиләләрдә яшертен рәвештә башкарылган нинди генә кыргый гамәлләргә юлыкмадым. «Ике»ле алып кайтканы өчен – әтисенең унбер яшьлек малаен, аны яклап арага кергән хатынын каеш чыбыркы белән кыйнап, салкын кыш уртасында яланөс урамга куып чыгарып, мал абзарында кундыруы вәхшилек түгелме? Бу куркыныч төннән соң ул бала тотлыга, боелыгы тотмый торган булып калды. Үсеп җиткәч, мондый кыргый гадәтне, шулай тиешкә санап, үз гаиләсендә кабатламасмы? Бер сәрхуш ана, Яңа ел төнендә сөяркәсе кунакка килер алдыннан, бишенче сыйныфта укучы улына көчләп аракы эчертеп, идән астына ябып куйган. Бәйрәм көннәре беткәнче салкын караңгы базда ач килеш елап ятып, тәмам хәлсезләнгән укучымны бәладән йолып алырга туры килде. Ул балада анасына карата миһербанлылык хисләре каян тусын? Фермада эшләүче күрше хатынының хезмәт хакы алган көнне эштән бер сәгатькә соңлап кайткан ирен уклау белән кыйнап, башын яруы, кабыргаларын сындырып имгәтүе исемдә калган. Бу вәхшилекләрнең психикасы ныгып җитмәгән балалар алдында кылынуы – үзе үк фаҗига. Яшел Үзән районының Олы Карауҗа авылында яшәгәндә, мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфасын башкардым, җәмәгать эшләре эчендә кайнадым. Ул чорда гаиләләрдәге низагларны җайга салу, балалар, аналар мәнфәгатен яклау максатыннан оештырылган Хатын-кызлар советы ярыйсы гына нәтиҗәле эшләп килде. Мине шаккаттырганы шул булды: иренең кансызлыгыннан зарланып, ярдәм сорап килгән хатыннарның кайберләре, кыерсытучыга штраф салынасын белгәч, гаилә башлыкларын яклап, комиссия әгъзаларына ябырылды. Үзебезнең адреска гүя пулеметтан сиптерелгән тозлы-борычлы сүзләрне ишеткәндә, чарасызлыктан ни еларга, ни көләргә белми идек.

Мәкаләм башында сурәтләнгән гайре табигый вакыйгадан соң ярты гасырдан артык вакыт узса да, вазгыятьнең элеккечә кала бирүе кызганыч. Статистика мәгълүматларына караганда, Русиядә елына 14 мең хатын-кыз гаилә корбанына әверелә, ире, якыннары тарафыннан үтерелә. Ә күпмесе гарип кала? Бүгенге хокук саклаучыларга ярдәм сорап барудан мәгънә аз. Гаилә әгъзаларына карата өйдә кылынган вәхшилекләр өчен Җинаять кодексында җәза бирү аерым матдә буларак каралмаган. Әлеге җәһәттән Дәүләт Думасына кертелгән тәкъдимнәр һавада эленеп калды, хатын-кызларны, аналарны, балаларны яклауның нәтиҗәле юллары табылмады. Кыйный икән, димәк, ярата, дип, авызы тулы канны чит-ятлар алдында төкерергә кыймыйча, аналар күпме газапланырга тиеш соң? Иллегә җитеп килүче улы тарафыннан берничә мәртәбә кыйналган 87 яшьлек Х. карчык быелгы җәйдә Казан шәһәренең полиция участогына ярдәм сорап баргач, карт кеше хакын хаклап, аның хокукын яклап бармакны-бармакка сукмаганнар. «Үтермәгән бит! Сине үтерсә, улыңны шунда ук тотып ябар идек!» – дип җавап биргәннәр. Үзенә бернинди җәза бирелмәячәген бик әйбәт белгән имансыз зат күптән түгел әнисенә пычак белән янап пенсиясен талап алган…

Әдәп-әхлаксыз, имансыз, динсез һәм денсез гаиләләрдә гражданнар сугышы кызганнан-кыза. Ата – улны, ана кызны белми. Әтиледән – әтисез, әниледән – әнисез социаль ятим балалар саны артканнан-арта. Ул мескеннәрне чит-ят гаиләләргә урнаштырып, проблеманың кискенлеген беркадәр киметмәкче булалар. Ярый ла мәрхәмәтле кулларга килеп эләксәләр.

Моннан берничә ел элек Нурлат районының Күлбай-Мораса авылында тәрбиягә алынган биш үксез баланың ачлы-туклы, кыерсытылып-кыйналып, мораль яктан кимсетелеп яшәвен бертуган сеңлем үз күзләре белән күреп кайтып, нәфрәтләнеп сөйләгән иде. Бәхетсез, саусыз сабыйлар яныннан узганда, сүгенеп, артларына тибеп рәнҗетүче йорт башлыгы фаҗигагә юлыккач, авыл кешеләре, ятимнәрнең каргышлы күз яше тотты, дип бәяләде. Хатынының шушы сабыйлар акчасына кәеф-сафа корып яшәве, балаларга тиешле тәрбия бирмәве ачыклангач, ятим балаларны янәдән приютка алып киттеләр. Бу көннәрдә Буа шәһәр судында сигез баланы тәрбиягә алган Л. Кошелевага карата җинаять эше карала. Тикшерүчеләрне балаларның тәнендәге җәрәхәт эзләре, җөйләр сагайта. Балалар үзләрен тәрбиягә алган хатынның даими кыерсытуы, тән җәзасы бирүе, кычыткан белән чабуы, кул астына эләккән әйберләр белән сугуы, күчтәнәчкә китерелгән тәмле ризыкларны ашатмавы турында сөйлиләр. Аның тәрбияләү ысуллары вәхшиләрнеке кебек: балаларны тезеп утыртып, кулларын өстәлгә куйдыра да, бармакларына пычак белән суга-суга, урларга ярамавын төшендерә…

Кая барабыз? Без кемнәр? «Кыргый җанварлар да үз ишләренә тими бит. Нишлисез? Акылыгызга килегез, кешеләр!» – дип кычкырасы килә.

Хәмидә ГАРИПОВА,

Казан шәһәре

P.S. Русия ДәүДумасында моннан 2 ел элек гаиләдә якыннарына көч кулланучыларны җинаять җаваплылыгыннан азат иттеләр, хәзер аларга административ кодекс нигезендә штраф кына салына. Ә ул штрафны шул ук исерек тиран белән яшәүче балалы, хатынлы гаилә, яисә җәбер күреп көн күрүче әнисе түли. Әле күптән түгел Минюст Европа кеше хокуклары суды соравына Русиядә гаиләләрдә җәбер-золым фаҗигаләре күпертелгән, бу нисбәттән проблема юк, бездә киресенчә, хатыннар түгел, ирләр гаилә тираниясеннән якланмаган, дип хисап бирде. Һәм бу җәмәгатьчелектә кискен шау-шу куптарды. Хәзер ДәүДумада әлеге мәсьәлә буенча боз кузгалырга тора. Вәзгыять ничек булыр, әлегә билгесез. Җәбер-золымнан котыла алырмы бүген яклаучысыз булган карт-карчыклар, хатыннар, балалар, әйе, хәтта ирләр дә…

Комментарии