Анысын да уйлагыз!

«Безнең гәҗит»нең 44нче санында (7 ноябрь, 2019 ел) басылган «Бердәмлек һәм айныткыч» дигән язманы укыганнан соң, кулыма каләм алмый булдыра алмадым. Гәҗитнең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, кирәкме безгә айныткычлар, дип сорый. Безнең халык андый айныткычларга лаек түгел. Безгә татар телле мәктәпләр һәм югары уку йортлары кирәк.

Аллага шөкер, мәчетләребез бик күп. Аллаһ йортлары җылы, якты. Ишеген дога укып ачып керәсең. Җомга көннәрендә халык хәтта залга гына да сыймый, коридор, баскычларда да намаз укыйлар. Олы яшьтәгеләр генә йөрми анда, урта яшьтәгеләр дә, яшьләр дә бар. Менә бер әти кеше ике малаен җитәкләп алып килгән. Бигрәк тә кече улы әтисе белән мәчеткә килгәненә шатлана. Үзе шыпырт кына дога укый, иреннәре селкенә.

Авырлыклар белән булса да, халык элеккеге гореф-гадәтләргә кайтырга тырыша. Урыс мохитендә туып, һәм шунда тәрбияләнгән халкыбызга мөселманнарча яшәү авыррак. Безнең халык болай да күпне күргән халык. 2017нче елда Болгар шәһәрлегендә булырга туры килде. Халкыбыз кичергән мәхшәрнең шаһите бу тыюлык. Әле шуннан соң да бит без яшәргә тырышканбыз, дәүләтчелекне күтәрү идеясе дә сүнмәгән. Беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевкә бик зур рәхмәт, Болгар шәһәрлеген торгызу чынлап та бик зур эш.

Сүзем читкә китте, айныткычлар турында сөйләшә идек бит. 2011нче елда аларны ябып бетергәч, кешеләр бераз иркен сулап, эшенә вакытында барып җитеп, өенә вакытында кайтасына шикләнми башлады. Әгәр бу законны яңадан кайтарсалар, халыкка бик зыянлы булачак, кешеләргә чынлап та «ау» башланачак. Погонлы һәм погонсыз «полицайлар» сине ишегең төбеннән үк алып китәчәкләр. Айныткычлар «чәчәк аткан» чорда эштән кайтучыларны да «айныткыч» машинасына сөйрәп тутыралар иде. Киемнең төймәләре өзелә, җиңнәр ертыла, пычрана… Кулларга богау салына. Түшәмдә «тәрбия чарасы» булган ыргаклар эленеп тора. Сине анадан тума чишендерәләр. Үзләре бик эшлекле генә йөреп тора. Кулларында күсәкләр. Аяк киемнәре, каеш прәшкәләре ялтыратылган. Табиблар күренми. Күренсәләр дә, алар сине якламаячак. Кешене күбрәк алып килгән саен, эш хаклары да арта бит. Резин күсәк тагып йөрүчеләрнең күбесе авыл егетләре. Колхоздан качып, шәһәрдә төпләнеп калырга килгәннәр. Чынлап тырышалар, тырышлыкларын күреп, әле бит фатир да биреп куюлары бар. Без балачакта немец фашистларын шундыйрак формада күрсәтәләр иде. Ә мин күргән бу мәхшәр – айныткычлар дәүләт кулында иде. Әгәр дә айныткычлар шәхси кулларга эләксә, көне-төне, тәүлегенә 24 сәгать буе гөрләп торачак.

Кем эчә соң ул аракыны? Беренче чиратта авыр эштә эшләүчеләр һәм аз хезмәт хакы алучылар. Көнне-көнгә ялгап, алдагы көн турында уйламаска шул аракы булыша. Айныткычка эләгү бик начар хәл. Бердән, сәламәтлегеңне югалтасың, икенчедән, рухың кимсетелә, гаиләгә дә фаҗига.

Күп еллар элек, әле совет заманында шундый хәлгә шаһит булдым. Соцгород базары почмагында «Пивнушка» бар иде. Анда зур чират. Зур гына гәүдәле, пөхтә-чиста киенгән берәү ике кружка сыра сатып алды да, читкәрәк китеп, әкрен генә, тәмен белеп кенә эчә башлады. Күренеп тора, махмыр моның. Кирәк бит, шунда ак «Волга» машинасы килеп туктады. Машинадан бер капитан белән милиция майоры чыгып, теге кешегә таба якынлаша башлады. Бу абзый озак уйлап тормады, ике кружка сырасын алды да, чиста киемнәре белән якындагы пычрак күлдәвеккә кереп утырды. Теге «халык сакчылары» пычрак күлдәвек тирәсендә таптандылар-таптандылар да, машиналарына утырып китеп бардылар. Бу абзый пычрак уртасына кереп утырып, нинди мәхшәрдән котылып калды. Мөгаен, айныткыч дип аталган «ял йортында» булганы бардыр.

Айныткычларны кайтарырга кирәк, дип кул күтәреп утыручы депутатлар! Сез бит әле бәлки күбрәк тә эчәсездер. Аерма шунда гына: сезне өегезгә кадәр сакчыларыгыз кайтарып куя. Ә депутатлыгыгыздан киткәч, нишләрсез? Кулларыгызны күтәргәндә, анысын да уйлагыз.

Рафаэль БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии