Ишки яныннан Аракы елгасы аккан

«Безнең гәҗит»нең узган елгы 18нче декабрь санында (№ 50, 2019 ел) Мамадыш районы Ишки авылы янындагы елгаларның исемсез булулары хакында язма басылган иде.

Ишкидән Мамадышка барганда Васильево белән Ишки авыллары арасында «Баш Арбаш» дип язылган такта урнаштырылган бер багана тора. Нәрсәгә нигезләнеп, Баш Арбаш исеме бирелде икән бу инешкә? Ул якындагы иген басуыннан гына башлана. Аның башланган урыны гади бер ерганак, анда челтерәп агып ятучы 5-6 чишмә бар. Инешнең урта агымы болын аша үтә. Анда үтә дә салкын сулы тагын бер чишмә бар. 17-18 гасырларда Васильево авылы урыслары бу чишмә янында самогон куганнар. 19 гасырда самогон куарга Ишки авылы татарлары да монда килгән.

1798нче елгы «Генеральный геометрический план г. Мамадыш и его уезда состоявшему в Казанской губернии» дигән картада бу елга «Винный овраг» дип билгеләнгән. Ә Ишки татарлары аны «Аракы елгасы» дип атаган. Бүгенге заманда бу хакта беркем дә белми. Ә «Баш Арбаш» дип язылган күперне Ишки татарлары бүген дә – «Тимер күпер», Васильево урыслары «Журавлиный мост» дип йөртә. Күперне 1907нче елда Ишки авылы бае Нигъмәтҗан Әхмәтҗанов төзеткән булган. Шоссе юлы салынганда ул күпер янында яңасын төзеделәр.

«Баш Арбаш» дип язылган такта кадакланган андый багана Түбән Тәкәнеш авылы (1961нче елга кадәр район үзәге иде) янындагы күпер төбенә дә утыртылган. Анда бик мул сулы елга ага. Мамадыш дип язылган тактага берәрсе, шаяртып, г. Париж дип язса, шунда ук алыштырырлар иде. Ә теге ике авыл арасындагы күпер янындагы «Баш Арбаш» инде өч ел тора. Моңа беркем дә әһәмият бирми. Әлбәттә, анда «Аракы елгасы» яки «Тимер күпер» дип язып куеп булмый. «Безнең гәҗит»тә басылган теге язмада (№50, 18 декабрь, 2019 ел) Мамадыш районы башкарма комитеты рәисе Илшат Дәрземанов: «Мондый эчтәлектәге хатлар алганыбыз юк», – дип хәбәр итә. Ишки белән Васильевода кем моның белән кызыксынсын?!

Элек бу ике авыл бер колхоз иде. Бу авыллар инде, бүген үлмәсәк, иртәгә нәрсә булыр, дип утыралар төсле. Мин үзем бу инешне «Торналар инеше» – «Журавлиный ручей» дип атар идем. Иң яхшы атама шул дип уйлыйм.

Кави МОРЗАХАНОВ,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии