Бардым күлгә, салдым кармак

«Күлләре булса, салырсың кармагыңны», – дип әйткән булыр иде әти мәрхүм, әгәр исән булса. Дөрестән дә, искитәрлек хәл бит, елгалар саега, күлләр кибеп корый. Бер үк вакытта авыллар да тарала, юкка чыга башладылар. Бер караганда, авыллар таралу белән күлләрнең кибеп юкка чыгулары арасында нинди бәйләнеш, уртаклык бар соң? Авыллар бетә, яшьләр авылда калмый, чөнки эш юк, дибез инде. Ә күлләр ник юкка чыга? Соңгы вакытта глобаль үзгәрешләр күренә башлады шул. Димәк, алда безне ниндидер билгесезлек көтә. Күп җирләрдә грунт сулары югала башлады, дип хәбәр итәләр табигать сагында торучы оешмалар. Ә шул ук вакытта булган елгаларыбыз, диңгезләребез чүп оясына әйләнә. Бу процесс бик тиз бара. Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: адәм баласының яшәү рәвеше, аның тормыш алып баруы бернинди табигать кануннарына да туры килми. Үзләрен акыл ияләре дип йөртүче бәндәләр хайваннар дәрәҗәсенә төште. Түбәнрәк булмаса әле. Кайсы хайванның үз баласын чүплеккә ташлап калдырганын күргәнегез бар? Ә без, кешеләр, ташлыйбыз. Үзебезнең әшәкелегебез үзебезгә әйләнеп кайта башлады инде. Табигать бездән үчен ала. Давыл-өермәләр, су басулар, көчле янгыннар, зур һәлакәтләр – бу без күрәсе мәхшәрләрнең башы гына бит әле.

Ә бар иде бит тыныч, ваемсыз чаклар! Узган гасырның 60нчы, 70нче, 80нче еллары СССРның, гомумән, Русия империясенең иң тыныч, иң күтәрелеш чоры булгандыр. Үткән гасырларга әйләнеп кайтсаң, анда күрәсең – Русия гомер буе сугышкан, халык гомер буе ач, хәерче булган. «Килер бер көн, хәерчеләр йөрер төркем-төркем», – дип язган булган бөек Тукаебыз 1906нчы елда. Тукайның вафатыннан соң Русия, СССР тарихында да андый көннәр күп булды инде. Мин язып узган 1960-1990нчы елларны санамаганда. Ә иң аянычы, бүген, 21нче гасырда, бу илдә хәерчеләрнең арта баруы гына күзәтелә. Җомга көннәрендә мәчетләр тирәсендә дистәләгән хәер сораучы барлыкка килде. Монда яшьләр дә, картлар да бар. Иң кызыгы: күбесе урыс телендә сөйләшә. Гаяз Исхакыйның: «Ике йөз елдан соң инкыйраз», – дигән фаразы белән дә килешергә була. Ләкин бу алданрак та булачак әле. Күзәтүләр шуны күрсәтә.

Безнең буын коммунизмда яшәп алган булган икән бит. Авыл урамына чыгасың, бөтен җирдә тынычлык, халык мәш килә. Көтүен куа, һәр йорттан кимендә бер сыер һәм биш-алты сарык чыга. Кемдер эшкә бара, кемдер кайта. Ә менә карт әбиләр, бабайлар капка төбендә төрле булган хәлләр, мәзәкләр сөйләшеп утыра. Без, балалар, алар янында күбрәк булырга тырышабыз. Чөнки бабайларның күбесе сугышта булганнар, һәм барысы да диярлек гарипләнеп кайткан. Алар бервакытта да безне әрләми, төрле мәзәкләр сөйләп, көлдереп, мәш килеп бетәләр иде.

Безнең Кильдураз авылы белән Иске Лащы авыллары тоташкан, ике арадан ак таштан салынган (хәзер инде асфальт) шоссе юлы уза иде. Менә шул Иске Лащы авылында, шоссега терәлеп үк диярлек салынган йортта, Шәмсетдин исемле бер бабай яшәде. Бик мәзәк, әкәмәт карт иде ул. Оста балыкчы, яхшы столяр. Минем бу мәкаләмнең башын «Бардым күлгә, салдым кармак» дип башлавым да аны искә төшерүдән. Язып узганча, ул бик оста балыкчы иде. Балыкны төрле җирдән тотты, күлләргә дә йөрде. Безнең тирәдә күлләр күп иде бит. Ләкин ул күбрәк вакытын Зөя елгасында уздырырга яратты. Астагы агымда, Апас районы Дәвеш авылы янында ГЭС булганга Зөя һәрвакыт тулып тора иде. Шәмсетдин бабайның метр ярымлы җәен балыгы тотканын үземнең дә күргәнем булды. Ул балыкта ялгызы гына утырырга яратты. Без үзе белән ияртүне сорый башлагач, хәйләкәр генә елмаеп, безне куркытып та ала иде, су буенда су кызларын күрүләрен сөйли. «Аларга карт бабайлар кирәкми, сезнең кебек егетләр кирәк икән», – дип, безне шикләндереп тә куя. Су өстеннән чабата кигән бер озын кешенең, батмыйча, лып-лып атлап чыгып киткәнен сөйли. Ул бит тәүлекләр буе су буенда утыра иде. Балыкка барган саен аңа карчыгы үлән белән бераз ярма кушып әвәләгән 12 данә кабартма җибәрә икән. «Ә беркөнне никтер унөчне җибәргән бу, – ди. – Карчык, ялгышып, кабартмаларны көтүлектән сыер тизәге җыя торган капчыкка салып җибәргән. Унөченче кабартма капчык төбендә калып кипкән сыер тизәге булган икән. Ашап бетердем, берни сизмәдем», – дип, безне көлдерә иде.

Безгә 6-7 яшьләр булгандыр. Беркөнне кармак сорарга дип Шәмсетдин бабайларга киттек. Ул вакытларда елап эзләсәң дә кибетләрдә кармак табып булмый иде. Без килгәндә бабай урамда кояшка каршы урындыкка утырып, йокымсырап киткән. Ул бер аягын сугышта өздереп кайткан иде. Протезын салып куйган. Без килеп җиткәч, уянып китте дә: «Нәрсә, егетләр, әйбәт йоклаган идемме соң?» – дип, безне көлдереп алды. Капка төбендәге бүрәнәгә безне тезеп утыртты да, төрле мәзәк хәлләр сөйләргә тотынды. Аннары кисәк кенә: «Егетләр, күрәсезме, әнә коймага бер кырмыска үрмәләп менеп бара», – дип сорап куйды. Без инде бертавыштан: «Күрәбез! Күрәбез!» – дип җавап биргәч, «Ә мин күрмим шул», – дип, безнең эчләребезне катырды. «Шәмсетдин бабай, сине алдакчы дип әйтәләр. Ә менә безне алдый аласыңмы?» – дип аптырата башладык. «Юк инде, егетләр, сезне алдап буламы соң? – дип, мыек астыннан гына елмайды бабай. – Аннары минем вакытым да юк әле, күрше урамдагы Рашат абыегыз Казаннан төрле зурлыктагы кармаклар алып кайткан, барып, кармак сайларга кирәк. Хәзер менә аягыма киям дә, шунда барам. Миңа калдырса ярар иде инде, кармакларым беткән иде шул», – дип кеткелдәп көлеп куйды. Без бит инде аңа нәкъ менә шул кармак сорап килгән идек. Болай булгач, булды, диеп, тиз генә бабай белән саубуллаштык та, чаптык Рашат абыйларга. Янәсе без алданрак барып җитәбез. Их… Рашат абыйның кушаматы Кармак булганын белгән булсак?! Болай бик каты эләкмәде анысы, җиңелчә генә селеккәләп алды мәрхүм. Үсә төшкәч, үзебез дә күрше авыл малайларын кармакка дип Рашат абыйларга җибәрә идек. Ул кызу канлы кеше иде, төрлесен төрлечә кабул иткәндер дип уйлыйм. Ул көнне Рашат абыйлардан кайтканда Шәмсетдин бабай юлга ук чыгып баскан да, безне кул изәп чакырып алды. «Егетләр, миңа үпкәләмәгез. Үзегез бит, безне алда әле, дип сорадыгыз», – диде ул, көлә-көлә һәм безгә берәр конфет белән берәр кармак өләшеп чыкты. Бабайга рәхмәтләр әйтеп, тагын киләбез әле, дип кайтып киттек.

Бүген әле ничек кенә әйтсәң дә, сагынып сөйләрлек үткән тормышыбыз, тарихыбыз бар. Якты истәлекләребез, хатирәләр бар.

Йа Раббым, хәзерге буынны да тынычлыктан, исәнлектән мәхрүм итмә, аларның да балаларына, оныкларына сөйләрлек якты хатирәләре, истәлекләре булсын иде, дип телик.

Шәмсетдин бабайның Шәрәфетдин исемле бер оныгы Әфганстанда һәлак булды. Командиры белән минага эләгеп шартлаганнар. Урыннары җәннәттә булсын. Бу язмам исемнәре телгә алынган барлык мәрхүмнәргә дога булып барып ирешсен. Оныгы һәлак булгач, Шәмсетдин бабай бик кайгырган, бик елаган булган. Кызганыч, читкә чыгып китүем аркасында соңгы елларда аның белән очрашып сөйләшергә насыйп булмады шул.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии