Тугыз яшьлек көтүче

1950нче еллар. Авыл җирендә, колхозда шулкадәр эш күп. Эшче куллар җитешми. Колхозыбызның исеме «Көрәш» дип атала. Эшче атларны төнлә болында сакларга ир-атлар юк. Шуңа күрә җитәкче абзыйлар ат көтүен чиратка куйганнар. Һәрбер ат җигүче эштән соң атын болынга җибәрә, ә төн узгач, үзе үк килеп алып китә. Кемнең гаиләсендә ир кешеләр бар, атларны шулар саклый. Ирсез гаиләләр атларны кеше яллап көттерә. Аның өчен акча белән түләргә кирәк.

Менә төнге ат көтүенә чират безнең гаиләгә дә килеп җитте. Гаиләбездә ике апам да, 9 яшьлек ир заты – мин. Әни көне буе басуда эшләп, кич ял да итмәгән көе миңа ияреп болынга киттек. Төнлә салкынча була, җылырак киендек. Кулда юкәдән сындырып алган чыбык. Төн тыныч кына үтеп бара. Атлар керт-керт яшел үлән кимерә. Җәйге төн кыска. Таң алдыннан үземне генә калдырып, әни өйгә кайтып китте. Чөнки әле өйдә ике апам бар. Аларны иртән ашатып, колхоз эшенә җибәрергә кирәк. Җиргә утырмаска тырышам. Төн буе аягөсте тору үзенекен итте, әзрәк утырып торырга уйладым. Бик рәхәт булып китте. Аннан соң нәрсә булганын хәтерләмим. Кояш кыздырганга тирләп-пешеп уянып киттем. Кояш бик-бик югары күтәрелгән. Болында бер ат та калмаган. Бары тик мин генә басу кырыенда йоклап ятам. Бүрегем дә бер читтә аунап ята. Юкә чыбыгым үз янымда.

Болай чираттан төнлә атлар саклау күп елларга барды. Якты вакытта дуңгызлар, каз көтүе, сарыклар, яшь бозаулар, олы терлекләрне көтәргә бигүк таза булмаган ирләр яки бала-чага табылып тора. Чөнки һәр гаиләдә биш-алты бала. Әзрәк тәпи йөри башлауга колхоз эшен дә, өй эшен дә эшли башлыйлар иде. Газеталарда язалар иде: «Капиталистик илләрдә балаларны эшләтәләр», – дип. Ә бездә балалар бушка эшләп, колхозга бик күп көч кертте. Кайчак бер-икесенә грамота бирәләр иде. Ә менә төнге ат көтүен көтәр өчен таза ирләр, яшь егетләр кирәк. Андый ирләр аз, колхозның башка авыр эшләрен башкарырга да кеше җитми. Әнә шуңа безнең яшьтәгеләр – 9-10 яшьлекләр дә колхозның төп эшче көченә әйләнә иде.

Бер елны классташым, туганым Равил белән көндез тай көтүен көтәргә туры килде. Җәй буе яшел болында булдык. Безгә эссе дә, яңгыр да комачауламый. Яңгыр яуса, өс киемнәребезне салабыз да, берәр агач астына кереп, киемнәребез өстенә менеп утырабыз. Тәннәребез юешләнсә дә, киемнәребез коры кала. Ә тайлар бәреп яуган яңгырга артлары белән борылалар да, яңгыр туктаганчы тыныч кына бер урында торалар.

Без Равил белә тугызынчы сыйныфны тәмамларга җыенабыз. Әле май ае бетеп тә җитмәде, бригадир Йосып абый безне төнге ат көтүенә тәгаенләде. 1 көн эшләгәнгә көн ярым итеп түлибез дип ышандырды. Бер ай төнлә ат саклаган өчен 45 эш көне. Безгә шулай түләделәр дә. Һәр елны мәктәпкә җәй көне кемнең күпме хезмәт көне эшләгәнлеге турында белешмә алып килеп бирә идек. Безгә 135 хезмәт көне бар дип белешмә бирделәр. Ул бик күп инде. Икмәк белән ничек итеп түләгәннәре истә калмаган. Сәнәк-көрәк күтәреп эшләп йөргәннәр ел буена да бу кадәр хезмәт көне эшли алмыйлар иде.

Көтү көтү алай җиңел генә эш түгел. Төрле көтелмәгән вакыйгалар да була иде. Хәзер инде күбесе онытылган. Бик истә калганын гына язып үтәм.

Август аеның соңгы көннәре. Хәзер төннәр озынайды, салкын һәм караңгы. Иптәшем Равил (урыны оҗмаһта булсын) авырып, температурасы күтәрелде. Мин үзем генә калдым. Ничек тә август аен эшләп бетерергә! Атларны болынга алып чыгам. Караңгыда атланып йөри торган тай өстеннән төшмәскә тырышам. Яктыра башлагач, йөгән башын аякка бәйләп, җиргә ятып яки утырып торам. Бер якта урылып бетмәгән арыш басуы, икенче якта яшел болын. Бер вакыт йокымсырап киткәнмен дә, йөгәнен аякка бәйләгән таем мине өстерәп киткән. Уянып киттем, тайның аяклары арасыннан өстерәлеп барам. Ул эш атлары янына барды да, туктады. Борылып карасам, нәкъ мин яткан урында ак яулыклы, ак күлмәкле бер хатын-кыз басып тора. Минем таем арыш басуыннан чыккан шушы хатыннан куркып кузгалып киткән икән. Эш атлары бу хатын-кызга башларын күтәреп бер генә карадылар да ашауларын дәвам иттеләр. Ә ул бераз юл буйлап барды да, тагын арыш басуына кереп югалды.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии