Кыйбласын югалтканнар

Кыйбласын югалтканнар

Һәр җәй саен Камилә, берничә мәртәбә зиратка килеп, әби-бабайлары, әти-әнисе, туганнары рухына дога кылып, кабер өсләрен чистартып рәткә китерә, чәчәкләр куя. Менә әле дә ул зиратта. Эшләрен тәмамлап, догалар укыгач, әнисе кабере янына утырып, тирән уйга чумды…

Ярый әле әнисенең бәхиллеген алып, кадер-хөрмәт күрсәтеп, олылап, соңгы юлга да үз куллары белән озатты, шуңа да аның күңеле тыныч, намусы чиста. Тик әнисен артык сагынуы гына йөрәгенең бер читен чеметтереп ала, шул халәттә аның бөтен гомерен тагын бер кат күңеле аша кичерде.

Әнисе ике бала белән бик яшьли тол кала. Сугыштан соңгы авыр елларда кызы Камилә белән улы Камил ач-ялангач, кеше алдында ким-хур булмасыннар дип, көнне төнгә ялгап эшли, тырыша, кечкенә генә иңнәрендә авыр тормыш йөген тарта. Тамагы ипигә дә туймаган вакытлары бик еш кабатланса да, балаларны укыта. Камилә – табиб, Камил укытучы һөнәрен үзләштерә. Камиләнең табиб булып китүенә үзе белән булган бер хәл этәргеч биргәндер, мөгаен. Кызчык салкын тиеп, бик нык авырый, температурасы күтәрелә, сулышын көч-хәл белән генә ала. Әнисе көзге пычракта җәяүләп, кызын күтәреп, үзләреннән шактый ераклыкта урнашкан район хастаханәсенә китә. Камилә терелә. Шул вакытта ук кызда табиб булу теләге туа.

Әнисе Миңзифаның тырышлыгы бушка китми. Балалары тәртипле, инсафлы, яшьтән үк әниләренә булышып, эшчән, миһербанлы, намуслы булып үсәләр. Тормышта үз урыннарын табып, гаилә корып, балалар, оныклар үстерәләр. Әниләренә карата да мәрхәмәтле булалар, аның киңәшен тотып, олылап, кадер-хөрмәт күрсәтеп яшиләр. Кызы һәм улы тәрбиясендә, тормышыннан канәгать булып, балаларына, оныкларына бәхиллеген биреп, 82 яшендә мәңгелек йортка күчә ул. «Оҗмах – әниләрнең аяк астында» әйтемен Камилә бик еш искә төшерә. Чыннан да шулайдыр. Камиләнең дә, Камилнең дә тормышлары гөрләп бара, чөнки әниләренә күрсәткән изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайта…

Шундый тыныч, матур тормышта бер-береңә игътибарлы булып, ярдәмләшеп, ата-аналарны олылап, кадерләп яшисе иде дә… Соңгы елларда күңелгә ятышсыз, ямьсез күренешләр артканнан-арта бара. Җинаятьчелек, урлашу, алдашу, наркоманлык, фахишәлек, эчүчелек чәчәк ата. Тагын да аянычрак хәлләр баш калкыта башлады. Хәзер һәрбер район үзәгендә, авылларда гаиләсе таркалган яки өйләнмәгән ялгыз ир-атлар 20-30га җыела. Шуларның күбесе (дөрес, араларында әйбәт кенә тормыш алып баручылары да бар) беркайда да эшләмичә, эш юклыкка сылтап (эшләргә теләгең булса, эш табыла), гел эчү нәтиҗәсендә, аракы сөреме белән аңнары томаланган, мәрхәмәтсез, миһербансыз адәми затларга әверелеп баралар. Эчү өчен акча таләп итеп, олыгайган, 5-6 мең пенсия акчасына тормыш алып баручы әти-әниләренә кул күтәрәләр, инвалид хәленә китергәнче кыйныйлар. Хәтта үтереп ташларга да чирканмыйлар. Аракы эчү өчен ата-анаңны шундый хәлгә китерү башка сыймый, тел белән генә аңлатып та булмый торган күренеш. Халык мондый юлдан язганнарны хайваннарга тиңли, ә Камиләнең хайваннарның аналарына һөҗүм иткәннәрен ишеткәне дә, күргәне дә юк, димәк, ерткыч хайваннар да кайбер кешеләрдән мәрхәмәтлерәк. Ата-аналарын җәберләгән балалар беркайчан да тынычлык та, рәтле тормыш та күрә алмыйлар. Алардан туганнары, халык читләшә, аралашмый. Тормышлары ялгызлык, зиндан яки үз-үзләренә кул салу белән тәмамлана. Теге дөньяда да җәһәннәм уты көтә.

Соңгы елларда тагын бер «затлы» төркем барлыкка килде. Балда-майда йөзеп, мул тормышта яшәп, катлы-катлы йортлары булган адәмнәрнең әти-әниләре картлар йортында интегә. Шундый затлы йортларның бер почмагында әти-әнигә урын табылмый микән? Тугыз ай карынында йөртеп, күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын йокламыйча, «Балам бәхетле булсын, олыгайган көнебездә терәк булыр», – дип, барлык авырлыкларга түзеп, балаларына җил-яңгыр тидермичә, олы тормыш юлына аяк бастыралар. Нәтиҗәсе генә төрле шул. Гади генә тормышта яшәп тә, әти-әниләрен хөрмәтләп, олылап яшәүчеләр дә байтак. Андыйларның алдагы тормышлары матур, тыныч, күркәм булачак. Мәңгелек белән чагыштырганда, бу тормышта кеше гомере бер мизгел генә. Шул мизгелдә кешелек сыйфатларын югалтмыйча яшисе иде. Адашкан адәми затларга үзләренә дә, бәлки, ярдәм кирәктер. Хәзерге болганчык заманда беркемнән дә ярдәм көтеп булмый. Бары үз акылың, үз тырышлыгың, үҗәтлегең белән генә кешелек сыйфатларын саклап калырга мөмкин. Һәрберебезнең бәхете үзебезнең кулларда һәм әти-әни бәхиллегендә!

Фәризә ГАЛӘҮТДИНОВА.

Чирмешән районы,Керкәле авылы.

Комментарии