- 08.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №35 (7 сентябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Әти-әниләрен хөрмәт итү түгел, хәтта үтерүчеләрне телевизордан күрсәтеп, газеталарга язып торалар. Үзеңне якты дөньяга тудырган, үстергән, укыткан, өйләндергән якын кешеңне ничек рәнҗетергә була икән?! Әниләребез тугыз ай буе күтәреп йөргән, нинди авырлык белән тапкан, күкрәк сөтен имезеп үстергән. Аларга килгән картлыкның безгә дә киләсен истән чыгармаска кирәк, ләбаса. Алар инде яшьлекләренә кире әйләнеп кайта алмый. Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам әйткән: «Үзенең бу дөньяда ни эшләгәнен күрмичә, берәү дә бу дөньядан үтмәс». Димәк, без әти-әниләребезгә нинди мөнәсәбәттә булсак, үзебез дә шуңа лаек булачакбыз. Пәйгамбәребез (с.г.в) бер сәхәбәдән: «Синең әниең бармы?» – дип сораган. Тегесе: «Бар», – дип җавап биргән. «Аны кара! Чөнки җәннәт әниләрнең аяк астында», – дигән Рәсүлебез.
Бер бистәдә (билгеле сәбәпләр аркасында исемнәрне атамыйбыз. Ред. ) әнисенең каргышы төшүче бер имам-хаҗи яшәп ята.
1970-1980нче еллар тирәсендә бу якларга аларның нәселе килеп төпләнә. Беренче булып булачак имам тормыш иптәше белән кайтып урнаша. Ире шофер булып эшләсә, хатыны совхозга урнаша. Хатынының яхшы эшләвен күреп, совхоз өч бүлмәле фатир бирә. Бераздан гаиләсе, әниләре белән энесе дә кайта. Аларга башта тулай торактан кечкенә генә бүлмә бирәләр. Шунда ничә кеше яшиләр. Шул вакытларда булачак имам ник бер тапкыр әнисен алып китеп карасын. Хәлен белергә дә килми хәтта. Бераздан энесе дә фатир ала. Йортларына килен дә төшә. Шулай җыйналып яши бирәләр. Бераздан әниләренең саулыгы китә. Күзләре күрми башлый, ничә еллар сукыраеп яшәде. Аннан аягында гангрена башланып, аягын кистеләр. Энесе хатыны белән әниләрен яхшы тәрбияләделәр. Шундый авыр вакытларда ике тапкыр Хаҗга барып кайткан абыйсы әнисен карарга булышмый. Аның җавабы болайрак була: «Әни минем балаларны карашмады, булышмады. Энекәшнекен карады. Ул тәрбияләсен әнине», – дигән.
Имам-хатыйп хаҗи булып ничек мәчеттә әти-әниләр турында вәгазь сөйли, ничек кешегә киңәшләр бирә икән?
Хатынны сайлап алып була, ә әти-әнине юк. Ул мулланың да картаясы бар бит. Картлык көнендә аны ни көтә. Балалары барын да күреп үсәләр бит. Ана кешенең бәхиллеген алып калмасаң, ни үкенеч.
Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер, энесе хатыны белән түземле булдылар. Алай гына да түгел, кияү белән кыз да шактый гомер аларда яшәде. Әниләрен соңгы юлга тәрбияләп озаттылар. Аларга Аллаһы Тәгаләнең әзерләп куйган әҗер саваплары булсын.
Элеккеләр әйтә иде: «Аттан ала да туа, кола да», – дип.
Кайнар сәламнәр белән Минһаҗи.
Редакциядән. Автор үзенең тулы адресын, хатта аталган кешеләрнең дә исемнәрен күрсәткән. Без тикшерми торып, исемнәрне атап яза алмыйбыз. Инде урынга барып, журналист та нәрсә ачыклый ала? Язылганнар өлешчә дөрес булган очракта гына да, гыйбрәт алырлык нәрсәләр бар монда. Һәрхәлдә мәкалә геройлары үзләрен таныр.
Кызганычка каршы, мондый мисаллар күп шул. Әнисенең бәхиллегенә ирешмәгәннәрне, картайган көнендә дөнья рәхәтенә тиенә алмаучыларны һәр кеше күреп, ишетеп белә. Авторның фикере дөрес. Әниләрне сайлап алмыйлар. Картайган көннәрендә аларны ничек бар, шулай кабул итеп, зур түземлелек белән, рәнҗетмичә тәрбияли алсак иде.

Комментарии