- 08.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №39 (5 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Кеше гомер буе киләчәккә карап, ерак офыкларны күзаллап яши. Шуннан үз йолдызын күрергә омтыла. Фәрих Шәйдулла улы Маликов та һәр узган көне уңышлы булса, сөенеп туя алмый. Борчылырлык икән, яңа туар таңның хәерле булуын тели. Бу принцип тормышны ярата белгәннәргә генә хас, ә тормыш кадерен күпне күргәннәр, дөньяның ачысын-төчесен татыганнар гына белә…
Әтисен сөендереп, 1935 елда Мишәбәш авылында дөньяга килгән Фәрих гаиләдә беренче бала була әле. Шәйдулла абый укымышлы кешеләрдән санала, почта системасында эшли. 1939 елда армиягә алынып, фин сугышында катнаша. Яраланып авылга кайткач, озак та тормый, кабат яуга китә. 41дән башланган фронт юлы, 1947 елның көзенә кадәр сузыла.
Әтисе сугышка киткәч, кечкенә Фәрих әнисенең төп таянычына әйләнә. Рабига апа берсеннән-берсе кечкенә дүрт нарасыен кочаклап, сыгыла-сыгыла елый да, колхоз эшенә йөгерә. Энеләренә күз колак булу, мал-туар 7 яшьлек Фәрихка кала. Яшьли хезмәт чыныгуы әнә шулай алына, түземлек, ныклык сыйфатлары тәрбияләнә, икмәк кадере күңелгә иртә сеңә…
Шуңа күрә дә, Фәрих Шәйдулла улы юлын Җир-анабыз, икмәк белән бәйләде. Дөрес, яшьлек романтикасына бирелеп, 1951 елда Казанга юл тота ул. Ләкин рус теленнән имтихан тапшыру, авыл баласы өчен «каты чикләвек» булып чыга. Мишәбашка кайтып, Саба урта мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлый. Аның каравы, армиягә алынгач, Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итә егет. Авылына, 1957 елның декабрендә Һава десанты гаскәрләре отличнигы булып кайта. Тик каршына сеңелләре Ильянур белән Румия генә йөгереп чыкмый. Фәрих армиядә вакытта авырып, якты дөньядан китеп бара шул чәчәктәй кызлар. Бер килсә килә бит ул. Кайтуына 5 ай да үтмәстән, әтисе дә үлеп китә. Десантчы егетнең муеннан эшкә күмелүе шул кайгыларны җиңеләйтү мөмкинлеген бирә. 1959 елда аңа комплекслы бригаданы җитәкләүне йөклиләр. Комсомол яшьләрнең вожагы вазифаларын да башкара башлагач, буш вакыт тагын да кими. Намуслы хезмәт нәтиҗәсендә, Татарстан комсомолы өлкә конференциясенә делегат булып санала.
Булган егет башта үз куышын корыр, аннары гына өйләнү турында уйлар. Ф.Маликов та 1961 елда үз көче белән яңа йорт җиткерә һәм күрше кызы Гөлҗиһанны үзенә тиң яр итә. Туйны яңа өйдә ясыйлар. Шуннан Фәрих абый тагын бер бик җитди адымга бара: 1962 елда урта мәктәп программасы буенча экстерн тәртиптә имтихан тапшырып, Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына көндезге бүлеккә укырга керә. Бу инде авыл баласының чын мәгънәсендә үз алдына олы максат куюы, тырышлыгы нәтиҗәсе». Укырга кергән көздә улым Дамир туды. Аңа ике яшь тугач, Гөлҗиһан да, баланы әниләрдә калдырып, Казанга килеп, төзелешкә урнашты. Кичке мәктәптә укып, урта белем алды, бер үк вакытта бухгалтерлар әзерләү курсларын да тәмамлады. Билгеле, авырга килде, ләкин сыгылмадык, булганына шөкер итә белдек», – дип искә ала студент елларын Фәрих абый.
1967 елда Сабага кайткан дипломлы белгеч, район авыл хуҗалы идарәсендә «Тоссельтехнадзор»ның өлкән инспекторы итеп билгеләнә». 1979 елны «Сельхозхимия»нең район берләшмәсен җитәкләүне тәкъдим итәләр.
Әйтергә кирәк, гаилә бәхете белән дә бәхетле ул. Уңышларның башы күңелләр җылысы салынган шушы учакта булды. Гомер буе хисапчы эше башкарган Гөлҗиһан апа, тормышның төрле борчу-мәшәкатьләрен онытып торырлык, гаилә мохитен тудыра алды. Өч бала тәрбияләп, олы юлга чыгардылар.
«Сельхозхимия» берләшмәсен (хәзер «Агрохимсервис») пенсиягә киткәнче җитәкләгәннән соң да, хезмәтен «Татгазстрой» акционерлык җәмгыятенең «Сабагазстрой» филиалында дәвам итте. Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәрих Шәйдулла улына – 75 яшь.
Кеше гомере аккан су кебек. Үтеп китүен сизми дә каласың. Ә алда яңа уйлар, яңа планнар. Эшлиселәр, хәл итәсе мәсьәләләр күп әле. Гомернең дә иң кадерлесе алдадыр, үтмәгәндер кебек. Үзенең олы юбилей елында Фәрит абый да, шундый кичерешләр белән яши. Бар теләкләре дә, һәрчак кабул булсын иде мактаулы хезмәт ветеранының.
Тимерхан МӨХӘМӘДИЯРОВ.
Комментарии