- 08.10.2014
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2014, №40 (8 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
– Әнием, син кайчан аягыңа басасың, минем белән уйный башлыйсың инде?..
Биш яшь ярымлык Азалия әнисенә көн саен шушы сорауны бирә. Бик йөреп китәр иде Эльвира, бердәнбер кызын балалар бакчасына да үзе илтер, аның белән уйнарга да вакыт табар иде. Тик язмыш үзенчә хәл итеп куйган шул. Бала тапканнан соң, аңарчы салкын тиюнең дә ни икәнен белмәгән Эльвираның аяклары йөрми башлаган…
Бу гаиләнең ишеген кайгы биш ел элек кага. Дөресрәге, башта шатлык килә. 22 яшьлек Эльвира, бик озак очрашып йөргәннән соң, сөйгәне белән никахлаша. Гөрләтеп туй да ясыйлар. Озакламый бала көтүләре ачыклана. Эльвира әйтүенчә, йөклелекнең беренче ае авыр узган, организм яңа үзгәрешләргә ияләшә, дип уйлаганнар. Булачак ана калган айларда үзен яхшы хис иткән, баласын да үзе тапкан. Тик кызлары Азалия тугач, бермә-бер хәлсезләнгән. Моны гемоглобин түбән булуга сылтаганнар, бала тапкач була торган хәл, дип тынычландырганнар. Тик бер иртәдә Эльвира Латфуллина урыныннан тора алмаган – бөтен тәне тораташ булып катып калган. «Ашыгыч ярдәм» табибларының иң куркыныч фаразы тормышка ашкан – кызга рассеянный склероз дигән диагноз куйганнар.
Бүген Эльвирага 27 яшь. Ул инде дүртенче елын инвалид коляскасында утыра. ЛФК һәм массажның файдасын күргәннәр – баштарак ятып кына торган кыз утыра, башын тота, кулларын йөртә ала башлаган. Менә аяклары гына йөреп китәргә ашыкмый.
Иң үкенечлесе шунда: бу чиргә бөтен дөньяда дәва табылмаган әле. Белгечләр авыруның кайдан килеп чыгуын да төгәл генә әйтә алмый. ЛФК белән массажның гына файдасы булуы исбатланган. Эльвирага да ун көн буе шундый дәвалау курсы үтәргә кирәк һәм аны ай саен ясап тору мәслихәт. Ун көн ЛФК һәм массаж ала, егерме көн ял итә, аннан тагын дәвалау курсы кабатлана, дигән сүз инде бу. Һәм шушыларны башкару өчен һәр ай саен 30 мең сум кирәк.
«Кызым белән шушындый хәл килеп чыккач, шунда ук эштән киттем, аны һәм баланы карадым. Аңарчы штукатур-маляр булып эшли идем. Аллаһка шөкер, яхшы кешеләр очрап тора. Ярдәм итүчеләр күп булды. Дәвалану вакыты җитә башлауга, тәмугны җиде кат урыйм мин. Соранып йөрүе бер дә җиңел түгел. Мин ике смена рәттән эшләп кайтыр идем ичмасам. Яхшы тормыштан түгел инде кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүем», – дип күз яшьләрен сөртә Эльвираның әнисе Гөлсинә апа. Аңа да таякның авыр башы төшкән. Беренче көннәрдә, кызы кыймылдый да алмаганда, үзе ашаткан, төнгә әллә ничә тапкыр уянып, әйләндереп яткыра торган булган ул аны. Әле кечкенә Азалияне дә үстерергә кирәк бит. Әле дә ярый ире Вакыйф абый (Эльвираның үги әтисе. – Авт.) янында булган. Ә Эльвираның газиз ире авырлыкларга түзмәгән – хатынының авыру икәнлеге ачыклануга, аны ташлап чыгып киткән. 2011нче елда аларны рәсми рәвештә аерганнар.
«Сәламәтлек саклау министрлыгына әллә ничә тапкыр бардык, бу авыруга бернинди дәвалау бирү дә каралмаган, дип кире бордылар. Дөрес, миңа ЛФК һәм массаж ясарга укуны тәкъдим иткәннәр иде. Тик ничек өлгерим соң? Бер кулымда Эльвира, икенчесендә Азалия, әле өй эшләрен дә карыйсы бар. Акча кирәк булгач, ник фатирын сатмый, дип әйтүчеләр дә табылыр. Безне 1 млн 100 мең сумга Германиягә дә чакырдылар. Тик дөрестән дә йөреп китәчәк дип ышандырмыйлар гына. Ә фатирны сатсак, кая кайтып егылачакбыз соң без?» – дип сүзен дәвам итә Гөлсинә апа.
Гаиләнең кереме зур түгел. Эльвира 13900 сум пенсия ала, шуңа Гөлсинә апага инвалид караган өчен тиешле 1200 сум да кергән. Вакыйф абыйның хезмәт хакы – 11 мең сум. Коммуналь хезмәтләргә, даруларга, балалар бакчасына түләгәч, 15 мең сум кала. Шул акчага яшәргә дә, 30 меңлек дәвалану үткәрергә дә кирәк.
Хәзер гаилә Азалиянең уңышларына куанып һәм көннәрдән бер көнне Эльвира аягына басар дигән өмет белән яши. «Бала тапканнан соң йөрми башладым, дип сөйләшүләрне дә ишетә Азалия. Шуннан яныма килә дә, ничектер гаепле итеп карап: «Мине тапкач йөрми башладыңмы, әнием?» – дип сорый. Юк инде, кызым, әле ярый сине тапканмын, дим. Ник бала таптым икән, дигән уйның башыма да кергәне юк. Аллаһка шөкер, кызым бар, барыбызның да кояшы ул», – дип яшь аралаш елмая Эльвира. Һәм өстәп куя: «Беләсезме, яшисе килә. Стенага тотынып булса да хәрәкәтләнәсем килә…» Аңа Гөлсинә апа кушыла: «Аны шушы халәттә тотарга, чирнең көчәюенә юл куймаска кирәк. Көннәрдән бер көнне уянырга һәм йөреп китәргә мөмкин. Әйтик, бер кеше ярты ел буе күрмәгән. Беркөнне торган – күрә! Нәрсә буласын фаразлап булмый торган чир бу».
Өмет яшәтә аларны. Һәм яхшы кешеләр барлыгына ышаныч. Ә андыйлар чыннан да бар арабызда.
Эльвирага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап счеты:
Получатель:
ФИО Латфуллина Эльвира Маратовна
Советское ОСБ №6669/0223 СБ РФ г. Казань
Адрес: г. Казань, ул. Космонавтов, 28
Счет № 40817810062192107835 / 53
Банк получателя:
Отделения «Банк ТАТАРСТАН» №8610 г. Казани
Корс/сч 30101 810 600 000 000 603
РАСЧЕТНЫЙ СЧЕТ – 30301810962000606219
БИК: 049205603
КПП: 165502002
ИНН: 7707083893
ОКПО 02821923
ОГРН 1027700132195
Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии