Йөрәк әрнүенә чама юк

Сугыш вакытында, аннан соң да һәм шуның дәвамы булып хәзер дә сугыш ятимнәренә кеше ышанмаслык җәбер, мәсхәрә, михнәт күрергә туры килде. Минем балачагым әти дип әйтергә, аның күкрәгенә сыенып яшәргә тилмереп үтте (ул 1939нчы елда Фин сугышына киткән, шуннан Ватан сугышына).

Әниләребез – тол хатыннар, бичаралар – яшь көе ир назын да күрмичә, егылган колхозны, фронтны, үзләре ач, балалары ач килеш, үз иңнәрендә күтәрделәр. Ирләре сугышта һәлак булу өстенә рухи яктан да җитәкчеләр тарафыннан бик нык җәберләүгә, кимсетелүгә дучар булдылар. Сугыштан исән кайткан ирләр төрле сылтау, гаепләр табып, кайберләрен елата-елата мәсхәрәләделәр дә (үзебезнең тирәдәге хәлләр). Сугыш толларының урыннары җәннәттә булса иде.

Сугыш чоры балалары исеменә әтиләре сугыштан исән-имин кайтып, әтиләре канаты астында, без ятимнәр кичергән газапларның яртысын күрмәүчеләр дә керә бит. Аларга мәктәптә уку һәм югарырак белем алу мөмкинлекләре дә башкача иде. Менә шул әтиле сугыш чоры балалары бит инде җитәкче урыннарга оялап, ай саен арта торган түләүләр белән һаман да шул безнең ишеләрнең җелеген суыралар. Пенсиягә чыккач та, китмичә, шунда утыралар. Үзләренең нәфесләре туя башлагач, оныкларына, оныкларының оныкларына җитәрлек итеп миллиардлы байлык туплап куйдылар, ә безнең ишеләрнең балалары түгел, үзебез дә очын-очка гына ялгап, җәфаланып җан асрыйбыз.

Сугыш чоры балалары һәм сугыш ятимнәре арасындагы аерманы күзаллар өчен, кечкенә генә, ә минем өчен һаман да йөрәккә энә кебек кадалып торган бер вакыйганы языйм әле. Без, 5-7 яшьлек малайлар, авыл урамындагы тузанлы юлда ком өеп уйныйбыз. Шулвакыт авыл эченә, тузан туздырып, машина килеп керде. Кабинадан бер солдат сикереп төште һәм: «Улым, улым», – дип, бер малайны күтәреп алды, ә теге малай: «Әти, әти», – дип, аның куенына сыенды. Машина шул солдатның өенә таба кузгалды. Теге малай кабинада әтисенең итәгендә көлә-көлә безне мыскыл итеп бара, ә без абый белән машина тузанына батып, аның кырыеннан, безне дә утырт әле, дип йөгерәбез. Машина туктады да, теге малайның әтисе төшеп, безне куып җибәрде. Шунда гарьләнеп, үксеп-үксеп, җиргә суга-суга: «Әти, ник кайтмыйсың?» – дип елаганым һич тә истән чыкмый. Менә шулай балачактан ук сиздерә башлады ятимлек, әтисезлек. Шушы хәлләрне күздә тотып, нәтиҗә ясап, нигә без сугыш чоры ятимнәрен сугыш чоры балалары белән бер исемгә кертәләр икән дип әйтәсе килә. Сугыш ятимнәре турында башкачарак фикерлисе иде. Дөрес, сугыш һәм аннан соңгы җимерекләрне торгызу чоры бар. Халыкка да җиңел булмады. Анысы аның бөтен ил белән булды. Мин бу язмам белән кайбер сугыш чоры балалары турында дөрес фикерләмәгәнмен икән, гафу үтенәм.

Соңгы вакытларда үзләренең дәрәҗәләрен арттыру һәм кайбер җитәкчеләрнең кесәләрен калынайту максатыннан, башка илләрнең эчке эшләренә тыкшынып оештырылган, халыкка кайгы-хәсрәт китергән мәгънәсез сугышларда һәлак булганнарга бераз булса да игътибар бар, ә Ватанын, туган илен саклап һәлак булганнарга һәм аларның ятим калган балаларына бернинди дә ярдәм, игътибар юк. Әтиләребезгә, сугышта һәлак булганнарга: «Кирәк булдымы икән соң сезгә бу гаделсез, үз кешесен санга сукмаган илне саклап сугышырга, хәтта һәлак та булырга», – дип җан ачысы белән кычкырасы килә.

Наил ҖАМАЛИЕВ.

Тукай районы, Яңа бистәсе.

Комментарии