Әманәтне тапшырдык

Әманәтне тапшырдык

«Безнең гәҗит»нең 3нче июль санында (№26, 2019нчы ел) басылган «Бер хат язмышы» дигән язмамның, чыннан да, дәвамы булды. Мин Мөслим районының бер авылында хуҗасыз калган йортта табылган хат турында язган идем. Газета укучыларның берәрсе, бәлки, бу язмага игътибар итәр һәм сугыш елларында ук язылган хатта танышларын таныр дип өметләнсәм дә, ышанычым зур түгел иде. Теләкләрем фәрештәләрнең «Амин» дигән чагына туры килде микән, бердән-бер көнне телефон шалтырады һәм…

Минзәлә районы Әтрәкле авылыннан газетаны һәрдаим укып баручы Рәдинә апа хат геройларының авылдашы булып, хатта язылган кешеләрнең бик күбесен әле дә яхшы хәтерли икән. Инде 80 яшен тутырса да, сөбханаллаһ, зиһене дә бик әйбәт, аякка да җиңел икән, телефоннан хәбәрләшкәч, озак та тормый, Казанга килеп тә җитте. Рәдинә апа белән очрашуны оештырган өчен авыл китапханәчесе Илүзә Мулланур кызына, Рәдинә апаның улы Илсур белән килене Әлфиягә рәхмәт яусын.

Менә чәй өстәле артында сөйләшеп утырабыз. Хәл-әхвәлләр сорашкач, төп темага – хат темасына күчәбез. Хат геройларының язмышын сөйли Рәдинә апа. «Маһинурны беләм, – ди. – Аның әнисе – минем кендек әбием, шуңа инәй еш җибәрә иде аларга, хәер илтә идем», – ди.

Хат табылган авылның исемен ачыклыйбыз. Мөслим районы Таш-Елга авылы – өч ягыннан урман урап алган, челтерәп аккан чишмәле, 10-15 йортлы гына авыл икән бүген. «Таш-Елгага Әтрәкледән күченгәннәр, әле сугыштан соңгы елларда да күченеп китәләр иде», – дип искә ала Рәдинә апа. Маһинур да улы белән Таш-Елгага күченеп килгән. Иренең сугыштан язган хатын да кадерләп саклаган, югалтмаган. Бу ике авыл арасы 7 км гына булса да, алар ике районга (берсе Минзәлә, берсе Мөслим) карыйлар икән.

Гаязетдиннең үзен күреп белми Рәдинә апа. Сугыш башланганда бик бәләкәй булган әле. Тик аның сугыштан кайтмаганын тәгаен белә. Волхов фронтында һәлак булган дип ишетеп белә икән. Гаязетдиннең бердән-бер улы Фаязетдин 10-11 яшьләр чамасында фаҗигале үлем белән китеп барган.

Әнисе белән район үзәге Мәтебигә (Матвеевкага?) барып эшләп йөргәндә Ык елгасында батып үлгән. Матур итеп гаилә корып, балалар үстереп яшәргә өметләнгән Гаязның нәсел җебе шунда өзелгән.

Сугыш беткәнгә 75 ел узды, әмма сугыш афәте, сугыш аянычлары һаман үзәкне өзә.

Сугыштан соңгы авыр еллар турында, хатта сәлам юлланган һәр исем турында искә алды Рәдинә апа. Рәхмәт аңа. (Туган төбәгебез Азнакай якларындагы кебек «з» урынына «д» дип сөйләве дә күңелгә шундый якын булды. Танышканда ук Рәзинә түгел, Рәдинә булам, диде).

Абый әманәтне тапшыра. Рәдинә апа хатны ала, кулы белән хатны сыпыра-сыпыра, дога укый. Коръән китабын да бирәбез, туган якларында саклансыннар. Әрвахлар рухына атап, барыбыз да дога кылабыз.

Нинди дә булса яңалыклар булса, хәбәрләшергә сүз куеп, хушлашабыз.

Берничә сорау җавапсыз калды: тумышы белән кайдан булды икән Гаяз? Кайсы районның Хәрби комиссариатыннан чакырылды икән? «Хәтер» китабында бар микән солдатның исеме? Озын-озак гомерләр узгач та, шушы хаты белән авылына, авылдашларына кайткан солдатның исеме онытылмасын иде.

Авылдашлары ачыклар, иншаллаһ. Хат белән, аны язучы солдат язмышы белән кызыксынулары күренеп тора бит.

Фирдәвес ШӘРӘФИЕВА,

Казан шәһәре

Комментарии