- 09.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №5 (8 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Җәннәт аналарның аяк астында, ди халкым. Белми әйтмидер.
Бигрәк сабыр инде үзе,
Җан азыгы һәрбер сүзе,
Я киң дә соң күңеле,
Озын булсын гомере,
дип җырлый иде кечкенәдән Илназ. Инде үсеп буйга җитте егет, сәхнәдән дә төште, алай җырлап йөрми. Ләкин кечкенәдән әллә шул җыр моңы белән, әллә башка сәбәптән, егет күңелендә изге якты хисләр саклана. Хатын-кыз – ул кемнеңдер әнисе яки булачак ана. Шуңа да әлеге затларга хөрмәт, ихтирам белән карый ул.
Ә беркөнне Казан урамыннан барганда, янына инде бөкрәя төшкән, башына тузган соры мамык шәл ябынган, кулына таяк тоткан әби килә. Илназга өмет тулы күзләр белән бага да, ярдәм сорап, җыерчыкланып беткән, күпне күргән кулларын суза:
– Улым, акча бир. Бик кирәк. Мин беләм: синең бар, – ди.
Илназның күзләренә яшь, бугазына төер тыгыла. Ул да бит ана кеше. Ул да төн йокыларын йокламыйча, бала үстергән. Ана – бөек кеше, илаһи зат. Ул болай урам буйлап йөрергә тиеш түгел. Һичшиксез, тиеш түгел. Язмыш китабы аның кулында булса, Илназ, иң беренче чиратта, барлык-хатын кызларны да зиннәтле сарайларда, җылы якты матур урыннарда гына яшәтер иде, бар мәшәкате бала тәрбияләү генә итәр иде. Тик юк шул. Ул гап-гади шәһәр малае. Аз гына булса да, шушы затны сөендерим дип, егет куллары куртка кесәсенә тыгылды, аннан чалбарга. Аһ, каһәр, үзенең ахыргы йөзлеге калган.
– Гафу ит, әби! Тик юк шул…
Бирмәгән икән, бирмәгән. Тыныч кына кит тә, башка берәүгә суз кулыңны. Тик «изге җан иясе» алай итми.
– Каһәр суксын! Юлларың упкынга әйләнсен, күзләрең сукырга, кулларың таякка, аягың йөрмәскә әйләнсен. Булган акчаңны миннән кызганасың, дөньядагы иң начар хәлләргә юлыксаң иде… – дип каргап, каһәр сүзләр кычкырып китеп бара.
Илназның бу сүзләрдән йөрәге туктап калгандай була. Менә ничек тә була. Әле шул сүзләрдән соң да, хатын-кызны изгеләр рәтеннән чыгармый егет.
– Ул бит ана кешедер, изге зат. Аның теләгән теләкләре, әйткән сүзләре, һичшиксез, кабул буладыр, – дип уйлый, үзенең сәламәтлеге өчен борчыла башлый. Ходайдан үзенең бердәнбер газиз әнисенә кайгы, сагыш тудырмавын, дөрес юлдан туры баруын, аны тудырган кешене сөендерә алырлык көч, ярдәм сорый. Бер генә хатын-кызның да бу әби хәленә төшмәвен үтенә. Рәхәттән чыкмагандыр ул да чит балага кул сузарга…
Алия МӨБАРӘКШИНА,
Мамадыш районы, Көмеш Күл авылы.
Комментарии