Соңгы тукталыш

Мин бу мәкаләмне бөтенләй дә язмаска тиеш идем. Ләкин бер очрак минем планнарымны үзгәртте дә куйды.

22нче октябрьдә кичке алтыда «Россия 24» каналыннан бер сюжет күрсәтеп алдылар. Нәкъ менә күрсәтеп кенә алдылар. «Они сражались за Родину» дигән сәхифә иде ул. Шуннан соң кулыма каләм алырга мәҗбүр булдым да инде.

Безнең илдә кызык бит. Ниндидер 90 яшьлек артистларның 30 яшьлек сөяркәсе белән ничек яшәүләрен, инде вафат булганнарының читтәге балаларын табып, 30-40 меңлек ДНК анализлары үткәрүләрен, уртакул гына футболчыларның исереп сугышуларын телевизордан сәгатьләр буена күрсәтергә мөмкиннәр, ә менә Ватан өчен сугышып, чит җирләрдә корбан булган каһарманнарны искә алу өчен 10-15 минут эфир вакытын жәллиләр. «Белое солнце пустыни» фильмындагы Верещагин әйтмешли, «за Державу обидно». «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган» дигән лозунг шулай купшы сүзләр генә булып кала бирә. Якыннарыңнан башка беркемгә дә кирәгең юк икәнен башыңа төшкәч кенә аңлыйсың.

«Бер кешенең үлеме – фаҗига, йөз кешенең үлеме – статистика», – дияргә яраткан Сталин. Ә 27 миллион (кайбер чыганаклар буенча 40 миллион) ватандашыбызның юкка чыгарылуы нинди статистика кысаларына сыя икән?

Авылдашым Гыйләҗетдинов Заһретдин абый да шушы 27 миллион дигән статистикага керә. 1943нче елны Смоленск өлкәсенең Гусино авылында гомере өзелә аның. Заһретдин абый Буа районы Черки-Кильдураз авылында туып-үсә. Әминә апа белән уртак тормыш корып җибәрәләр. Сугышка чыгып киткәндә беренче баласы Раят абыйга 4 яшь, икенче баласы Альберт абыйга 2 генә ай була. Танкист булып хезмәт итә ул. 1943нче елны, немец гаскәрләрен инде кирегә таба куып барганда, аларның танк төягән эшелоны шушы Гусино станциясенә килеп туктый. Шул ук сәгатьтә немецлар монда бик көчле һөҗүм оештыра. Нәтиҗәдә станция юк ителә, бик күп танклар яндырыла, меңләгән солдатның гомере өзелә. Күпләр өчен соңгы тукталыш була бу.

Заһретдин абыйның гаиләсе үз язмышлары белән килешеп гомер итә. Беркемгә дә җиңел булмый. Халык өстенә ишелеп төшкән кайгы-хәсрәтне ил белән бергә күтәрәләр. Заһретдин абыйның олы улы Раят абый да мәрхүм инде. Заманында дәрәҗәле урыннарда эшләде. Ә аның энесе Альберт абый хатыны Зөбәйдә апа белән Кильдураз авылында исән-имин генә яшәп ята. Ул гомере буе әтисенең каберен барып күрергә хыялланган булган. 1943нче елда килгән кара мөһерле «похоронка» кәгазеннән ул аның кайда җирләнгәнен чама белән генә белгән инде. Ләкин чама белән генә шул. Ул тирәдәге каберлекләр чамасыз күп икән. Аның әтисе җирләнгән каберлек 2нче номер белән теркәлгән.

Заһретдин абыйның улы Альберт белән минем Альберт абыем гомер буе дуслар булды, 60нчы елларда алар бергәләп радиоалгыч та җыйды. Заһретдин абыйның улы армиядән кайткач, югары белем алды, гомерен балалар укытуга багышлады. Хезмәт дәресендә балалар белән үзйөрешле механизмнар, роботлар, йөз төрле җиһазлар ясыйлар иде.

Ә менә минем абый – Нигъмәтҗан улы Альберт хәрби юлны сайлады. 20 елдан артык Смоленск шәһәрендә, ПВО гаскәрләре Югары хәрби академиясендә начальник урынбасары булып эшләде. Хәзер дә гаиләсе белән шул шәһәрдә яшәп ята. Ике дус бер очрашканда, Заһретдин улы Альберт әтисенең каберен барып күрәсе килүен әйтә. Ул инде үзе эзләнүләр башлап җибәргән була. Минем абый да Смоленск өлкәсе военкоматына, телевидениегә хатлар юллый. Нәтиҗәдә Заһретдин абыйның төгәл кайда күмелгәнен белдереп җавап килә. Октябрь аенда Альберт абый улы һәм оныгы белән әтисе яткан каберлекне зиярәт итеп кайта. Аларны бик җылы каршы алалар. Соңыннан минем абый белән Смоленск шәһәреннән 50 чакрымдагы Гусино авылына юл тоталар. Зур табыннар хәзерләп, кунак итеп җибәрәләр аларны. «Өстәлдә эчемлекләр юк иде. Димәк, алар безнең динебезне белә, хөрмәт итә булып чыга», – дип сөйләде Альберт абый, без Кильдуразга Коръән ашына кайткач. Гомерлек хыялының чынга ашуына бик шатланган иде ул. Әнисе Әминә апа кабереннән алган туфракны әтисе яткан туганнар каберлеге өстенә салып, Коръән укыган. Үзе миңа боларны сөйли, үзенең күзләреннән яшьләр тама. Аның сүз белән әйтеп бетерә алмаганын мин шигырь итеп яздым.

Күзләремнән тыелгысыз яшьләр ага,

Тезләндем мин каберең каршына.

Ике меңнән артык фамилия,

Язылган бу кабер ташына.

Урысы да бар, татары да,

Әткәем дә шунда күмелгән.

Балалары килгән, оныклары,

Күпме яшьләр монда түгелгән.

«Бу кабердә 2250 сугышчы күмелгән. Нинди генә милләт юк. Яртысыннан артыгы татар фамилияләре», – ди Альберт абый. Ә андый каберлекләр бик күп икән ул җирләрдә. Әтисе кабереннән дә бер уч туфрак алып кайткан авылдашым. Минем белән сөйләшкәндә әнисенең кабере өстенә салмаган иде әле аны. Казаннан телевидение килергә тиеш икән. Смоленск өлкәсе җирле телевидениесе безнекеләр белән элемтәгә кереп, уртак репортаж ясарга килешкәннәр. «Россия 24» телеканалыннан килеп, кыска гына репортаж ясаганнар. Бигрәк кыска булды шул ул. Хәтта Кильдураз авылының исемен дә атамадылар.

Альберт абый, син бик тә кирәкле эш башкардың. Әтиләренең каберен генә булса да барып күрергә теләгән башка ватандашларга Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирсен иде. Әле бит күпме солдатның җәсәде әлегә кадәр күмелмичә җир өстендә ята. Каберләре булып та, туганнары бу хакта белмәскә мөмкин.

Бу язмам Ватанны яклап, яу кырында гомерләрен биргән солдатлар рухына дога булып барып ирешсен иде. Безгә, балаларыбызга, оныкларыбызга сугыш афәтләрен, әти-әниләр күргән хәлләрне күрергә язмасын. Тынычлыкка, татулыкка ни җитә!

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии