- 09.12.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №49 (5 декабрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Газетаның 28нче ноябрь санында (№ 48, 2018 ел) «Ай-һай хәлләр: юллар» бәйгесенә йомгак ясалган. Юллар темасын күтәрү кирәк, билгеле. Әмма хәзерге юллар начар дип зарлану урынсыз, минемчә. Асфальт асфальт инде ул, чокырлы-чакырлы булса да. Менә узган гасырның без үскән илленче, алтмышынчы елларның юлларын искә төшерсәкме? Тәннәр чымырдап куярлык.
Без кечкенә чакта кыш көннәрендә машиналар бөтенләй йөрмәде, чөнки йөрерлек юллар юк иде. Кар сулары агып бетеп, җир кипкәч кенә йөри башлый иде алар. Ком җәелгән шоссе юл дип йөртелгәннәре дә язгы-көзге пычракларда йөрергә ярамады. Элек бит юллар авылларның урамнары аша үтә иде, и ул юлларда шоферларның интегүләре! Безнең авыл урамы әллә ни текә дә түгел, әмма яңгыр яудымы, бетте инде, йөк машиналары менәлмичә, моторларын үкертеп ятарлар иде. Кул селтәп, юлның бераз җилләгәнен көтеп, урамда кунучылар да булды. Безнең әнкәй бик жәлли иде андый шоферларны. Иртән бәрәңге пешереп булса да, чәйнек белән кайнаган чәй алып чыгып, тамакларын ялгата иде. Безгә дә, берүк шофер һөнәрен сайлый күрмәгез, дип әйтә иде, шуларны күреп.
Безнең Актаныш районының Зөбәер авылы тавын әле күпләр онытмагандыр. Шоферларның анда менәлмичә интегүен сөйләп кенә бетерерлек түгел. Хәзер генә ул тауны кисеп үткән асфальт юлдан үргә бер минут эчендә менеп җитәсең. Кызык, шушы асфальт юлдан менгәндә элеккегесе искә төшми калмый, хәтергә сеңгәндер инде. Сеңми соң, 1968-1972нче елларда Минзәләдә укыдым бит, юлларда батып-чумып йөрергә туры килде. Шулай 1968нче елның көзендә октябрь бәйрәменә авылга кайтып килергә булдык, 15 яшьлек малайлар бит, өй дә сагындыра. Юл күтәртә башлаган еллар иде, Пучы белән Зөбәер авылы арасындагы җиде чакрым араны үтәр өчен ике күчәре дә тарта торган йөк машинасы бер сәгать буе изаланды. Кузов тулы кеше инде, ул заманнарда җиңел машиналар юк бит. Булса да йөри алмаслар иде. Ул йөк машинасы Иске Кормаш авылына кадәр генә кайтты, үзебезнең авылга кадәр унбиш чакрымлап араны итекне көчкә сөйрәп атлый торган төнге баткак юл буйлап җәяүләп үтәргә туры килде. Бик нык арытты, урманны чыгып, авыл утлары күренгәч кенә хәл кереп киткәндәй булды.
1971нче елның октябрь бәйрәменә кайту да гомергә онытылмаслык булды. Авылга кайтканда җирне катырган иде, ә икенче көнне җебетте. Минзәләгә киткәндә Актаныш сельхозтехникасының «Урал» машинасы туры килде. Ярый әле шоферлар кешелекле ул чорда, юл буе авылларда кул күтәреп торган кешеләрне кузовка утырта-утырта барды. Ә юллар йөрерлек түгел, шул олы тәгәрмәчле «Урал»лар гына ярып йөрмәле. Ул көнне Минзәләгә бик озак барылганы истә калган.
Ходайга шөкер, ул юлсыз чорлар артта калды. Хәзер Актанышка гына түгел, авылларга да асфальт катламлы юллар сузылган. Бер дә зарланырлык түгел. Асфальт юл бит, батып ятмыйсың. Хәзерге буын, әлбәттә, без элек йөргән юлларны күз алдына да китерәлми. Кайчак, сул кулының ике-өч бармагын машинасының руленә куйган, уңына тоткан кәрәзле телефоныннан мөкиббән китеп кем беләндер сөйләшеп барган кызларны күргәндә, ирексездән, их сезне теге балчыклы, чокыр-чакырлы, тайгак юлларда йөртеп карарга иде дип, уйлап куясың.
Җәүдәт ХАРИСОВ,
Чаллы шәһәре

Комментарии