- 10.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №35 (7 сентябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Татар кызы Тәскирә белән урыс кызы Таня кечкенәдән дус булып яшәде. Таняга татар гаиләсендәге тәртип тә, традицион чисталык-пөхтәлек тә, тәмле татар милли ризыклары да, ягымлы, моңлы татар җырлары да бик ошый иде. Алар 7 класска күчкәч, дуслык өзелде. Таняның әнисе Наташа ханым кызының «татарлаша» баруын күреп, аңа Тәскирә белән аралашуны тыйды. Тәскирәнең әнисе Җуаһирә ханым исә, моңа бик рәнҗеде. Наташа ханымны шовинистлыкта гаепләде.
Минемчә, Наташа ханым хаклы бит биредә. Һәрбер кешенең баласын үз милли кыйммәтләре рухында тәрбияләргә тулы хокукы бар. Бу – һәрбер кешенең изге бурычы да. Кызганыч, татар хатыны Җуаһирә ханым моны аңламаган.
Вакытында тиешле чаралар күрмәсәң, кызыңның татарга кияүгә чыгуы да мөмкин бит әле. Катнаш никах ул һәр ике як өчен дә зур фаҗига.
Бүген рус милләтенең хәле шактый мөшкел. Социологик тикшеренүләр буенча, Русия халкы (урыслар 85%) аракы эчү, наркотиклар куллану, тәмәке тарту, абортлар һәм ташлап калдырылган балалар саны, кеше белән сәүдә итү буенча дөньяда беренче урында. Үтерешләр, төрмәдәге тоткыннар саны буенча икенче урында. («Советская Россия», 18.06.11)
Әйтергә кирәк, татарлар әлеге бу яктан калыша. Урыслар Казан дәүләтен басып алганчы, татарларда бу күренешләр бөтенләй булмаган. Мөселман илләрендә мондый бозыклыклар бүген дә юк.
Мондый вазгыятьтә балаларыбызны урыслашудан саклау – безнең иң мөһим әхлакый бурычыбыз. Бик кызганыч, әнә шул Җуаһирәләр балаларны урыс мәктәбенә бирергә ашкынып тора да инде. Урыс мәктәпләрендә укыганнар зур дәрәҗәләргә тизрәк ирешә, янәсе. Ләкин бу ялгыш караш. М. Шәймиев, Р. Миңнеханов, М. Әхмәтов, Ә. Мазһаровлар, мәсәлән, татар мәктәпләрендә укыган.
Ана карынында ук баланың баш миендә – аның эчке аңында тирә-юньнән килгән мәгълүмат белән кешенең киләчәктә үз-үзен тоту, яшәү рәвешенең программасы языла башлый, дип саный бүгенге психология фәне. Бу процесс 17-18 яшькә кадәр дәвам итә. Шул яшьтә баш миенең әлеге программа язылган зонасы өлгереп җитә. Әгәр баланы 7 яшьтән үк урыс мохитына – урыс классына кертеп җибәрсәк, теге программада каршылыклар, буталчыклар башлана. Бу баланың психикасына, аеруча аның акыл үсешенә һәм әхлакый – рухи җитлегүенә зарар китерә. Әлеге программаның зур өлеше төзелеп беткәч (12 яшьтә ул 75%), чит милләт мохитына керү инде куркыныч түгел. Мин өстә санап киткән күренекле шәхесләр урыс мохитына 17-18 яшьтә керә башлаганнар.
Баланың туган милләтеннән читләшүе, һичшиксез, зур афәт. Бу афәт кеше олыгая барган саен, һаман аянычрак, газаплырак, әрнеткечрәк була бара.
Мин 60 ел дәвамында төрле уку йортларында укытучы булып эшләдем. Әлеге фикерләрне үземнең тормыш һәм хезмәт тәҗрибәмнән чыгып, ышанып әйтәм.
Мәхмүт ХАФИЗ,
Татарстан Республикасының атказанган укытучысы,
Әлмәт каласы.
Комментарии