Теләк кирәк

Теләк кирәк

Көньяк Кореяның каласында җиңел атлетика буенча дөнья беренчелеге башланырга тора. Бу ярышлар үзенчәлекле. Чөнки йөгерү ярышларында спортчысы, аяксыз катнашачак. Профессионал спортта, шулай ук, җиңел атлетикада бу беренче хәл.

Аның белән танышкач, бик күп кешедә аны жәлләү хисе туачак. Туып 11 ай үткәч, табиблар аның тездән түбәнрәк аякларын кисәргә мәҗбүр була. Ярым сәламәт Оскар гадәти урта мәктәптә белем алып, регби, теннис, ватерполо һәм хәтта ирекле көрәштә дә үзен сынап карый. Ләкин аның теләге йөгерү була.

Хәзерге вакытта спортчының дөнья беренчелегендә һәм олимпия уеннарында катнашырга мөмкинлеге бар. Ул Италиянең Линьяно бистәсендә үткән ярышларда катнашып,400 мараны 45,07 секундта үтеп беренче урынны яулады. Шул уңыш белән Писториуска иң мөһим ярышларда катнашырга рөхсәт ителә. Ә IAAF җәмгыяте бервакыт Оскарга сәламәт спортчылар белән катнашуны тыйган, чөнки карбоннан ясалган җайланмалары йөгергәндә аңа өстенлек бирә икән. Ләкин ул Лозанна бистәсендә урнашкан спорт эшләре арбитраж суды (CAS, TAS) вәкилләренә барып: «Бер яктан бу җайланмалар старт алганда тизрәк кузгалып китәргә комачаулый», – диеп киресен аңлата.

Оскар Писториус хакында өстәп тагын шуны әйтәсе килә. Бу кешегә карап горурланасы гына кала. Әле сәламәт кешеләр дә хәрәкәт итәргә иренә. Минемчә, бу кеше өчен спорт – алтын көмешләрдән кадерлерәк. Аннан үрнәк алып, сәламәт яшәү рәвешен алып барыйк һәм спорт белән шөгыльләник!

Разиль КАШАПОВ.

Теләк кирәк, 5.0 out of 5 based on 8 ratings

Комментарии