- 10.12.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №49 (5 декабрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Шулай кибеттә шактый олы яшьтәге бер шәһәр апасы белән сөйләшеп торабыз. Апа нәкъ Мөхәммәт Мәһдиев теле белән туган авылы, аның табигате, кешеләре турында сөйли. Вакыт-вакыт яшьле күзләрен сөртеп ала: «Авылда туганнар юк инде хәзер. Тик җае чыкканда барыбер кайтырга тырышам. Яшьлегебез калган урамнарда, бормалы су буйларында йөреп юанам. Әй… аның кешечә яшьлеге дә булмады инде. Үземне белгәннән бирле эш тә эш. Тамак та җиткән кыз булгач кына туя башлады. Өскә юньле кием, аякка ятышлы башмак күрмәдем. Әни мәрхүмә: «Кызым, кит син шәһәргә», – диде. Бик китәргә дә бит – паспорт юк, акча да юк.
Колхоз рәисе уч төбе кадәр генә белешмә бирсен дип, ай буе аларның керләрен, идән-сәкеләрен юдым, бакчаларында казындым…
Кәгазь… Кәгазь кулга эләккәч, төенчек тотып шәһәргә чыгып киттем. Ходай җүн бирде тагын үзе. Тора-бара, бараклардан-баракларга күчеп йөри-йөри, фатирлы да булдык. Олыгаеп беткәч, бабаем белән иске генә машина да алдык, балаларны укыттык. Тик менә шунысы: гомерем буе ач-ялангач яшьлегем узган авылымны сагынып яшәдем мин.
Сеңлем, син менә нигә шәһәр хатыннары олыгаеп беткәч тә чәчләрен йә сарыга, йә кызылга буяп йөри, дисең? Сәбәбе гади аның: без, авылныкылар, монда бездән «колхоз» дип көлүләреннән кимсенеп яшәдек, хәзер дә төп шәһәр халкына ят кеше без. Алардан ким булмаска тырышу шаукымы инде ул кызыл, сары чәчле татар апалары. Шул кызыл чәчләр безне авылга да ят итте, шәһәрнеке дә ясый алмады.
Илле ел шәһәрдә торып, мин бер тапкыр музейга кердем, бер тапкыр театрга бардым. Музейга – ялгышып, театрга – авылдан туганнар килгәч. Ә калган гомер кешечә яшәү өчен ике-өч эштә эшләп, һаман нидер эзләп, йөгереп узды. Хәзер бар да бар кебек – тик күңел һаман сагышлы. Әй, аңламыйсыз шул яшьләр сез аны. Аңласагыз, әз генә миһербанлырак булыр идегез… Бездән ясалган туфракта шытып үстегез шул сез…» Ул шунда тыңлап торган кызларга карап тирән сулап куйды…
Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА,
Бәрәңге бистәсе, Мари Иле
Комментарии