БЕЗ КҮРГӘННЕ КҮРМӘГЕЗ

Бөек Җиңүнең 65 еллыгы җитә. Бу истәлекле вакыйга якынлашкан саен әнием күзләрендә шатлыклы да, шул ук вакытта сагышлы да уйлар чагыла. Шатлыклы, чөнки әнием күргән авырлыкларны без күрмәдек. Сагышлы, әнием авыр балачагын оныта алмаячак. Ә безнең ул авыр вакытларны онытырга хакыбыз юк. Әнием һәм башка аналар алдында баш иям. Безне сөендереп, озын-озак яшә, әнием! Ул сөйләгәннәрне сезнең белән уртаклашасым килде.

– Мин, Ахунова Бәширә Ахун кызы, 1940 елның 10 сентябрендә районы Күпербаш авылында гади колхозчы гаиләсендә туганмын.

Авылым табигатьнең матур җиренә урнашкан: ян-яклары таулыклар, урман, кошлар сайравы ишетелеп тора. Авылымны икегә бүлеп, Ия суы ага, елганың икенче ягында шау чәчәккә күмелгән болынлык.

Гаиләдә без биш бала идек: 4 кыз һәм 1 малай. Мин – кече кыз.

1941 елда абыемны армиягә алалар. Ул Арча педучилищесын тәмамлап, укыта башлаган гына була.

Кулымда абыемның беренче һәм соңгы солдат карточкасы. Аның артында: “Яңа Петергорф шәһәре, 2/1-1941 ел”, – дип язылган. Абыем Петербург шәһәрендә хезмәт итә. Шунда ук табиблыкка да укый башлый.

Абый әнигә җибәргән хатында: “Әни, әгәр дөрес булса, сугыш була дип әйтәләр. Хатым килеп җитсә, укы да утка як!” – дигән була. Озак та үтми, абыемнан: “Әни, сугыш башланды, безне яралыларны дәваларга сугыш кырына җибәрделәр”, – дигән хаты килә. Бу аның соңгы хаты була.

Аннары “хәбәрсез югалды” дигән хәбәр килә. Әнием, абыйны көтә-көтә, 52 яшендә вафат булды. Авырып ятканда: “Кызым, абыең кайтса, баш очыма килеп әйт. Исәнлектә күрә алмасам, каберемә килеп хәбәр ит. Тынычлап ятармын!” – диде. Әй, газиз әнием! Үзем дә абыемны көтә-көтә 63 яшемә җиттем. Әле һаман әнием кабере янына барып: “Абый кайтты!” – дип әйтә алганым юк.

– Кайт, абыем! Өең, нигезең сине көтә! – дип моңсуланып утырам.

Ә сугыш чорында туган балалар хәлен кем аңлар?

1-3 яшьлек сабый чагымны хәтерләмим. 4 яшьлек чагымда күрше балалары белән койма буенда үскән песи борчагының берсен дә калдырмыйча ашаган вакытларны онытырлык түгел. Кортын да, тузанын да калдырмый идек. 5-6 яшьлек балаларга ияреп, болынга бәбчек, акбаш, күшәгә җыярга йөрдек. Шулар безне чыныктырып үстергән. Рәхмәт болыныма. Ул безне төрле витаминлы үләннәре белән туендырып, сугыш елларында үлемнән саклап калды.

Урамыбыздагы балалар бик дус булдык. Кая карама ачлык-ялангачлык. Бергә-бергә басуга барып, черек бәрәңге алып кайтулар! Аяк-куллар кып-кызыл булып чебиләп бетә иде.

Әле дә хәтеремдә… Борчак басуында урып-сугу беткәч, 6-7 яшьлек балалар, иске оек балтыры һәм кружка алып, җиргә коелган борчакны җыярга киттек. Сөенә-сөенә хәйран борчак җыйдык. Кара тарантаска җиккән атка утырып, авыл советы рәисе Габдрахман абый килеп чыкты да басудан безне куа башлады. Оек балтырына җыйган борчакларыбызны кулдан тартып алып, безне басудан куып кайтарды. Бер чокырга төшеп, бик озак елап утырдык. Әле дә шул исемә төшеп, йөрәкләрем сыкрап куя. И ул вакытта без сабыйларның түккән күз яше?!

Әни бәрәңге боламыгы пешерә башласа: “Тукмакны яларга миңа бирерсең!” – дип, бәрәңге төйгәнен көтеп утыра идек.

10-12 яшемдә колхоз басуында ничә гектар борчак йолкыганмындыр?! Аптырагач, урак белән чабып бара идем. Көне-төне басуда бәрәңге чүплибез, башак җыябыз. Аннары фермадан тирес чыгарабыз. Дуңгыз, сарык асларын чистартабыз. Ничек беләкләр түзгән?!

Колхозыбыз яшелчә үстерү белән шөгыльләнде. Кәбестә, помидор утыртканда эшкә әйтәләр. Яңгыр яумаса, су сибәргә тагын безгә. Яланаяк ничә тонна су ташып сиптек икән?! Җилкәләр ничек түзгән?!

1947 елда укырга кердем. 8 классны тәмамлагач, “комсомол путевкасы” белән фермага эшкә чакырдылар. Бардым. Бозаулар карый башладым. 1 елдан соң сыер саварга алдылар. Бөтен нәрсә кул көче белән эшләнә. Салам ташыйбыз, силос алып керәбез, бәке тишеп, мичкә белән су ташыйбыз, аннары сыер савабыз.

Башта эш бик авыр булса да, акрынлап ияләшә башладык. Эшемә бәя бирә башладылар. Күп Мактау грамоталары алдым, 2-3 тапкыр авыл Советы депутаты булдым. Яхшы эшләгән комсомолларны Казанга Валентина Терешкованы каршыларга алып бардылар. Аягүрә басып, алкышлар белән каршы алдык. Ул безгә космонавтлар һәм үзе турында сөйләде.

Тормышыбыз да яхшырды. Тырышып эшләгәч, икмәк бирә башладылар, ашау ягы да әйбәтләнде.

26 яшемдә үзебезнең авыл егете Фарух Шәймуллин белән тормыш корып җибәрдек, аңа 28 яшь иде.

Ул – коммунист, шофер, мин – комсомолка, сыер савучы. Алны-ялны белмичә эшлибез дә эшлибез. Бер көн ял юк. 3 кыз бала тәрбияләп үстердек. Өчесенә дә югары белем алырга булыштык. Бүген барысы да эшли, Аллага шөкер. Хезмәтемне зурлап,1986 елда “Хезмәт ветераны” медале бирделәр. 1995 елда бүләкләр белән пенсиягә озаттылар.

“Комсомол путевкасы” белән фермага эшкә барып , “картлык путевкасы – пенсия” белән ялга чыктым. Авырлык күргән булсак та, яшьлек еллары сагындыра.

Аллага шөкер, хәзер кадерле әби булып түрдә утырам. Мин күргән авырлыкларны балаларым, оныкларым, киләчәк буын күрмәсен иде дип, Ходайдан сорыйм.

Әнием Бәширә сөйләгәнне шәһәрендә яшәүче кызы Әлфия язып алды.

Үкенечле язмышлар

Язмам авылдашыбыз Мостафин Хизбулла Мостафа улы турында. Аны улы Мәсгүть абый язып калдырган мәгълүматлардан файдаланып, сезгә җиткерергә булдым.

1944 елның кышы бик салкын булды. Әллә сугыш газаплары шулай җанга тиеп өшеттеме, әллә ашарга ризык, кияргә кием җитмәү суык булып җелекләргә үттеме, хәлсезләнгән халык кыш салкынлыгыннан зарланды. Шулай да яз җитәсенә, кояш чыгасына, кайчан да булса Җиңү киләсенә өмет белән яшәдек. Җиңү белән бергә әтиләр, абыйлар кайтасына ышанып, туйганчы ипи ашар көннәр булыр әле дип хыялландык.

Февраль башлары булгандыр, авылдан Казанга йомышы төшеп барган берәү әтине Казанда күрүен хәбәр итте. “Без Хизбулла белән Казанда очраштык. Аның авылга кайтып китүе иде, һаман кайтып җитмәдемени әле?” – диде. Без ни әйтергә белми аптырап калдык. Казаннан җәяү кайтканда 3 көнлек юл, инде атналап вакыт узган. Бу хәбәр бөтен авылга гына түгел, районга таралды. “Сугыш вакытында ни өчен кайтырга тиеш әле ул”, – дип, авыл Советыннан, районнан килеп, көндезләрен генә түгел, төннең теләсә кайсы вакытында уятып, идән асларын, печәнлекләрне кереп тикшерәләр иде. Янәсе, качып ятмыймы. Көн дә кабатланган бу хәлләр безнең гаиләнең тынычлыгын бозды. Хәсрәткә баткан әни беркайдан бернинди хәбәр булмагач: “Әллә гаебе булып, берәр кайда ятамы икән?” – дип, үзе эзләргә чыгып китте. Без, 4 бала, елашып әнине озатып калдык. Юлдагы авылларга кереп сораша-сораша, Казанга кадәр җәяүләп барып, таныш-белештән дә бернинди уңай җавап ишетмәгәч, союз буенча дан тоткан “Суслонгер” лагерена кадәр барып җиткән. Арып, хәсрәттән, йокысызлыктан талчыгып кайтып егылды әниебез. Әтидән битәр, әниебезнең исән-сау кайтуына сөендек. Бераз хәл алгач, әни: “Чистай төрмәсендә ятмыймы икән?” – дип, шунда юл тотты. Март ахырлары булганлыктан, Ак тау авылы янындагы елгада ташу суы күтәрелә. Бер боздан икенчесенә сикереп чыгып җитәм дигәндә, боз авышып, әни суга егылып төшә. Язгы ташу белән агып, яр кырыена җиткәндә, суга төшкән авыл хатыннары әнине бишмәтеннән көянтә белән сөйрәп алалар. Туңып күшеккән кешене хатыннар өйләренә алып кайтып җылыта. Киемнәрен киптереп, ризыклар биреп озаталар. Шул көе әни Чистайга барып җитеп, 2 көн төрмә ишек төбен саклый. Яңадан бернинди хәбәрсез, өметсезлектән, чарасызлыктан, кем дә ярдәм итә алмаячагына ышанып, тагын кайтып егылды. Көннәр үтә торды, әти кайтмады дип тормады, яз җитте. Йорт тирәсен яшел үлән каплады. Беркөнне әни урам якта капка төбен себерке белән себерә калды, без абый белән кырга черек бәрәңге җыярга киттек. 3 яшьлек сеңлемне ияртеп апа мәктәпкә киткән иде. Без китәргә җыенганда гына, аргы якта яшәүче Вазыйх бабай очрады. Әллә ничек сәер генә безне озатты да әни янына кереп китте.

Бабай кергәч: “Нәрсә, килен, әллә Хизбуллаң кайтканда ишегалды матур булсын дип чистартасыңмы?” – ди икән. Әни өметсез күзләрен бабайга текәгәч: “Кызым, куй әле себеркеңне, әйдә әле кырга, бер җирдә бодай таптым, шуны барып алыйк әле”, – дигән.

– Бабай, кырда нинди бодай калсын, инде соңгы кырга чәчүгә төштеләр түгелме соң? – дигән әни.

– Күп сөйләп торма, әйдә зират буеннан гына. Мин алдан мәетләргә дога укып барырмын, син минем арттан атла, – ди икән бабай.

– Бабай, нәрсә алыйм бодай тутырырга? Капчыкмы, чиләкме?

– Бернәрсә дә кирәкми, үзең әйдә.

Шулай итеп, алдан бабай, арттан әни атлый баралар. Авылны чыгып, салам өеме янына барып җиткәч:

– Әнә шунда, – дип ымлый бабай.

Әни кар астыннан чыккан әтинең үле гәүдәсен күреп танып ала һәм шунда ук һушсыз егыла.

Без абый белән черек бәрәңгеләребезне күтәреп авылга кергәндә, әти белән әнине икесен ике ат арбасына салып алып кайттылар. Әтине өйгә алып кереп, караватка сузып салгач, безгә:

– Малайлар, курыкмасагыз гына әтиегезне карагыз, – диделәр.

Мин, 9 яшьлек егет, йөгереп барып әтине карадым. Аның йөзе каралган иде, барыбер курыкмадым. Ул бит безнең өзелеп көткән әти иде. Аннан табиблар килде, киемнәрен кисеп-кисеп салдырганда, кесәсеннән язулары килеп чыкты. Дәү абый документларны табибка сузды, ә ул аларны берәм-берәм карап чыкканнан соң, әтинең контузия алып, сугышка яраксыз булуы аркасында кайтарып җибәрелүе турында язылганлыгын әйтте.

Әти кайтып җитәр алдыннан, бездән 7 чакрымдагы Кыркүл авылына кереп чәй эчкән. Хуҗалар: “Төнгә каршы юлга кузгалма, буран чыгып тора”, – дип кисәтүләренә дә карамый. “Юк, кыркапкага кайтып җиткәч, кунып ятмыйм инде. Кич балалар җыелган җиргә кайтып, тәрәзәдән карыйсым килә”, – дип киткән. Тик кайтып җитәргә генә насыйп булмаган. Бу турыда әтине җирләгәч сөйләделәр.

Сугыштан соң әтиебез исеме сугышта үлгәннәр исәбендә булмады, чөнки сугышта үлмәде. Сугыштан исән кайтучылар исемлегенә дә кермәде, чөнки кайтып җитә алмады. Сугыш гарасаты кемнәрне ничек кенә сынамады шул. Шөкер, олы абыебыз сугыштан исән-сау кайтты, әни безнең барыбызны да аякка бастырды. Тик теге еллар фаҗигасеннән соң баш өянәге сугып, безне куркытып, һушсыз егыла торган булып калды.

Лилия ЗАРИПОВА,

Алексеевск районы, Олы Тигәнәле авылы,

Салих Баттал исемендәге “Туган якны өйрәнү” музее мөдире.

Комментарии