- 11.10.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №39 (6 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Әтисе усал шул Нәгыймнең. Каш артыннан бер карап куйса, җиргә сеңәсең. Ул югында гына рәхәтләнеп, сикереп уйный малай. Әгәр өйдә вакыты туры килсә, әнисе гел тыеп тора. Әнисе дә курка бугай аннан.
Нәгыйм берәр шуклык эшләсә, әтисе:
– Эттән туган нәрсә, Закир токымыннан ни көтәсең? – дип сүгә.
Ничек инде эттән туган, аның бит әнә дөньяда иң әйбәт әнисе бар. Аннан соң ни өчен Закир токымы, ди? Аларның бит Закир исемле туганнары да юк, аңламассың бу зурларны. Ә менә ике өй аша гына яшәүче Закир исемле абыйны белә. Карт түгел әле ул, әтиләре кебек кенә. Нәгыймнән кечкенә Алинә исемле бик матур кызлары да бар. Әйбәт тә инде Закир абый, Нәгыймнең дә әтисе шундый булса икән. Кызын гел күтәреп, җитәкләп кенә йөри. Нәгыймнең гел башыннан сыйпап китә, сәпитенә дә утыртканы бар. Хәтта бер тапкыр шоколад та бирде. Аның гомердә дә ашаганы юк иде андый зур шоколадны. Ну тәмле дә икән үзе!
Сөенеченнән капкадан ук кычкырып кергән малайны әнисе тыйды:
– Әкрен, балам, әкрен, атаң, күрше-тирә ишетмәсен!
Ә малайның шатлыкны бар кеше белән бүлешәсе килә. Ни була инде ишетсәләр?! Закир абый бит аны каяндыр урламады, акча түләп, кибеттән алды. Нәрсәсе начар? Һич аңламый малай. Шулай шул, әнисе әнә Закир абыйлары янындагы коега да бара алмый: әтисе ачулана, тавыш чыгара, малай аңламаган әллә нинди сүзләр әйтә. Шуңа суны әллә каян, түбән очтагы инештән алып кайта әнисе. Ә беркөнне алар түреннән үткәндә сөртенеп егылгач, капка төбендә басып торган Закир абый килеп күтәрде дә:
– Ай, улым, авыртмыймы? – дип куйды.
Үзенең кызы гына булганга, Нәгыймгә “улым” дип дәшкәндер инде. Тик шыгырдап капка ачылып, аннан хатыны Тәнзилә апа күренүгә, малайны җиргә куеп, тиз-тиз генә китеп барды. Ни була тагын бераз күтәреп торса?! Бик рәхәт иде бит аңа. Әтисе алай бер дә яратып күкрәгенә кысмый шул. Хатыны Тәнзилә бик өнәми, ул бүтән апалар кебек аның белән матур итеп сөйләшми, башыннан да сыйпамый, симәнкә дә бирми. Хәтта яңа күлмәк киеп чыккач та, Нәгыймне күрмәмешкә салышып үтеп китә. Әллә, чыннан да, күрми инде, әнисе белән дә сөйләшми ул, хәтта исәнләшмиләр дә. Апа кешеләр гел сөйләшә бит югыйсә. Якын гына торалар, аңламассың бу зурларны. Ичмасам, иптәшкә, энесе, сеңлесе дә юк Нәгыймнең, рәхәтләнеп уйнарлар иде. Шул турында уйлап, малай беркөнне әнисенә:
– Әни, син нигә миңа иптәшкә бер энекәш алып кайтмыйсың? Әти усал булгангамы? Ул яратмас дип куркасыңмы? Мин аны кыерсыттырмыйм. Менә бераз зур үскәч, сине дә яклыйм әле мин. Суны да якыннан, Закир абыйлар яныннан гына алып кайтырсың, – дигән иде.
Әнисе елмаеп, авыр көрсенде дә:
– И улым, әтиең – әйбәт кеше. Алар шулай усалрак була инде. Ул барыбер сине дә, мине дә ярата. Вакыты җиткәч, энекәш тә алып кайтырбыз. Зур булгач, барысын да аңларсың. Вакыты җиткәч, сиңа үзем сөйләрмен, аңлатырмын, – диде.
Малай бик ялынып карады. “Зур үстем инде”, – дип, урындыкка да басып күрсәтте, икенче елга мәктәпкә барыр вакыты җиткәнен дә исенә төшерде. Юк, сөйләмәде әнисе: “Сәгатең җитте”, – дип, Нәгыймне йокларга кертеп җибәрде.
И, кайчан зур булыр инде Нәгыйм, барысын да белер иде. Усал кешене дә әйбәт диләр, елый-елый көләләр, тагын әллә нәрсә эшли бу олылар. Нәгыйм аңламый торган сүзләр сөйлиләр. Их, тизрәк үсәсе иде…
Резидә РАШАТ.
Әтнә районы.
Бала рәнҗүе
Исламда кешеләрнең мәңгелек бәхете гаиләдән башлана диелә. Гаилә ул – ир белән хатын һәм балалар. Ягъни ике араны никах белән бәйләп, гаилә коруы, балалар тәрбияләве. Ана булу – зур бәхет. Бала дөньяга килеп, беренче аваз салганны ишеткән ананың сөенечен язып кына аңлатып булмый.
Тик шулай да безнең яшәеш көннән-көн аңлашылмый торган караңгылыкка барган кебек. Моның өчен яшьләргә дин һәм әхлак тәрбиясе җитми дип уйлыйм. Аларның күбесе җиңел тормыш алып бара.
Эчүчелек, наркомания, җенси тотрыксызлык көннән-көн күбәя. Туган балаларны чүп өемнәре янына, подъезд төпләренә ташлап китү вакыйгаларын телевизордан күрсәтеп, радиодан сөйләп торалар.
Мин шуларны тыңлаганнан соң, тирән уйга калам. Андый адәми затларны ничек ана дип атап була? Ташланган балалар рәнҗүе колагыма ишетелгәндәй була.
Ташланган бала бәете
Җиңел акыл белән яшәп,
Анда-монда сикердең.
Минем кирәгем булмагач,
Ник дөньяга китердең?
Тугач та мин аваз салдым,
Кулларыңа алмадың.
Балам миңа рәнҗер диеп,
Аллаһыдан курыкмадың.
Мин дөньяга килгән идем,
“Әни”дип яратырга.
Ничек кулың күтәрелде
Мине чүпкә атарга?
Ник китердең соң дөньяга
Яратмагач, сөймәгәч?
Елаганда юатмагач,
Күкрәк сөтең бирмәгәч?
Күзләреңнән күреп калдым,
Нур юк иде йөзеңдә.
Минем рәнҗүләрем төшәр,
Рәхәт күрмәссең син дә.
Аналар бар баласын
Кочып, сөеп туймыйлар.
Ун булса да артык диеп,
Чүп янына куймыйлар.
Котылдым дип китеп бардың,
Бик ашыктың ул чакта.
Изге җаннардан булырмын,
Урыным булыр оҗмахта.
Вакыт узар, үкенерсең
Кайгы килгәч башыңа.
Ходай сиңа бирер җәза.
Гөнаһларың хакына.
Изге ананың урыны булыр
Җәннәтләрнең түрендә.
Урының булсын җәһәннәмдә,
Тәмугның да төбендә.
Зәйтүнә ХӘЙРУЛЛИНА.
Тигезли белегез!
Җиңүнең 65 еллыгына сугыш һәм тыл ветераннарын зурладылар, хөрмәт күрсәттеләр. Кызганыч, сугыш ветераннарының күбесе безнең арада юк. Бары тик балачагы сугыш елларына туры килгәннәрнең хәтсезе әлеге көндә дә исән. Хөрмәтләү дигәннән, монда зур гаделсезлек киткән. Бу бер минем генә түгел, ә күпләрнең йөрәген тырнаган күренеш. Безнең Ютазы районында гына да 200дән артык тыл ветераны бу хөрмәттән мәхрүм калды. Элек 12 яшьтән эшли башлаганнарны тыл ветераны итәләр иде. Ә хәзер моны 14 яшьтән дип үзгәрткәннәр. Безнең авылдагы Вәсим абый Галимов, мәсәлән, 12 яшьтән колхозда эшли башлаган. Сугыш чорында бигрәк тә ир балалар 14 яшькә кадәр эшләми торамы соң инде?! Колхоз идарәсе: “Архивлар янган”, – дип җавап бирә. Дөрес, хәзер тыл ветераннары барысы да пенсия ала. Ул көнгә калмаган. Әмма берәүләрне хөрмәтләп, икенчеләре мәхрүм калгач, бу бик тә эчне пошыра. Әтиләре, ир туганнары сугышта үлеп калган ятим балаларның да шушы авыр елларда ачлык, ялангачлыктан җәфа чигүләре һәркемгә мәгълүм. Аларга да бер дә игътибар итмиләр. Моны бюджет белән бәйледер, дип уйлыйбыз. Әмма сугыш ветераннарының пенсияләре бик зур бит инде. Аларга тагын да өстәп өләшкәнче, сугышта һәлак булганнарның балаларын да әзрәк искә алсалар, гадел булыр иде. Чөнки һәлак булучылар пенсиясен ала алмады. Хәзер аларның балалары да аз калды. Җитәкчеләребез моны, бәлки, алдагы елларда искә алыр, дигән өметтә калам.
Рәисә МИҢНУЛЛИНА.
Ютазы районы, Димтамак авылы.
Әтием, каберең кайда?
Сугыш безнең гаиләгә зур кайгы-хәсрәт алып килде. 37 яшьлек әтиебез Абдулла Баһаветдинов беренче көннәрдә үк фронтка алына. Аның белән 6 ел гына яшәгән әниебез кулында 5 яшьлек абыем, 3 яшьлек мин һәм бер атналык энем калганбыз. Әтинең үлгән хәбәре килмәде. “Хәтер китабын”да хәбәрсез югалуы гына әйтелгән. Аны әниебез, без, балалары, гомер буе өзелеп көттек. Тик күрешергә генә насыйп булмады. Әнием инде 17 ел элек 82 яшендә вафат булды. Авырлыкларны күп күрде. Без дә рәхәт тормышта үсмәдек. Абыем яшьли көтү көтте. 16 яшендә ФЗОга җибәрделәр һәм ул шуннан әйләнеп кайта алмады – армиягә алынды. Хабаровскида хезмәт итте, хат алышып тордык. Шунда өйләнде һәм яшәп тә калды. Хатыны рус, бер балалары туды. Баштарак кайткалады да. Хәзер бер хәбәре дә юк. Бәхетсезлеккә, адресын да таба алмыйм. Аның исәнме-юкмы икәнен бик беләсем килә. Бәлки, “БГ” ярдәм итәр, дип тә уйлап куям.
Хәзер хөкүмәтнең сугыш ветераннарына зур хөрмәт күрсәтүе сөендерә. Алар моңа лаек. Чөнки киләчәк буын өчен тыныч тормыш яуладылар. Әмма күп авырлык күргән сугыш чоры балаларының игътибардан читтә калуы борчу тудыра. Хәзер безгә, 70-75 яшьлек ветераннарга, хөкүмәт тарафыннан ташламалар юк дәрәҗәсендә. Югыйсә илебез дә бай бит, алтын запасы да күп дип сөйлиләр. Билгеле, бу матур тормышыбызга шөкер итеп тә яшибез. Өебезгә китереп бирелгән пенсия өчен дә рәхмәтлебез. Шулай да йөрәк тулы сагыш. Анда кайтмый калган әти өчен, тылдагы бар авырлыкны күреп, тормышы чуалган абый өчен дә әрнү бар. Кайчакта алар шигъри юлларга да әйләнә.
Имәннәрдәй гөрләп яшәр чакта
Өзелде шул гомер юлыгыз.
Онытмыйбыз, әти, сезгә һәркөн
Ясин укып, дога кылабыз.
Язмышларны кеше билгеләми,
Ниләр язган, шуны күрәбез.
Күпме еллар үтте, инде олыгайдык,
Кабереңне белми үләбез.
Миңсылу ХАНАФИНА.
Кукмара районы, Адай авылы.
Наркоманнарга дәва – эш
Наркоманнарны күрә алмыйм мин. Безнең заманда аның ни икәнен дә белмәдек, андый юк-бар уйларга вакытыбыз да булмады. 13 яшьтән без тормыш арбасына җигелдек инде. Аптырыйм мин: ни өчен табиблар аларны дәвалап азап чигә икән? Аларга аерым больницалар, табиблар билгелиләр. Җитмәсә, нинди кыйммәтле дарулар кирәк. Нигә кирәк соң ул?! Ә хезмәт кешесе авырып китсә, бушлай дәва юк. Миңа калса, аларны бер урынга җыярга да яхшылап эшләтергә кирәк. Имәндәй япь-яшь егет-кызлар шундук терелер иде. Күбесе бит әле аларның түрә баласы.
Аннан, хәзер радио, телевизорны ачсаң, газетаны укысаң, чит илдә операция ясату өчен акча сораган кешеләрнең күп булуын күрәсең. Нигә олуг түрәләр аларга ярдәм итми икән соң? Әллә кешеләр мөрәҗәгать итмиме? Аптырыйм, ни өчен безнең халык бу дәрәҗәдә кадерсез икән соң? Нигә үз табибларыбыз дәвалый алмый? Сораулар бик күп, җаваплары да булса икән…
Зыятдин ШӘВӘЛИЕВ.
Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы.
Мәрхәмәтлелек
Әби-бабайлар һәрвакыт: “Хәзер заман үзгәрде, безнең вакытта фәлән иде, төгән иде, кешеләр дә мәрхәмәтлерәк, дөньялары да тынычрак иде”, – дип сөйләргә ярата. Хәзер заман үзгәрде, янәсе. Ә мин безнең заманда да мәрхәмәтлелек бар, яши дип уйлыйм…
Күптән түгел әнием белән апаларга Казанга килдек. Бик сирәк килеп торганга, алар өен таба алмыйча аптырадык. Соңгы өмет белән безгә юлда очраган бер ханымнан сорадык. Ул авырсынмыйча барысын да аңлатып бирде, хәтта апалар тукталышына кадәр озатып та куйды. Без ялгышып, бераз узып киткәнбез икән…
Ул көнне бик күп йөрергә туры килде. Базарга юнәлгәч, шыгрым тулы автобуска килеп кердек. Кулыма Ләйсән апамның ике яшьлек кызы Алияне күтәрдем. Шулчак бер ханым, мине яшь әни дип уйлады булса кирәк, үз урынын тәкъдим итте. Мин шатлыгымнан елмаеп куйдым.
Кайтырга юнәлдек. Автовокзал янында үз районыбызга такси көтәбез. Аксубайга без икәү, өченчегә бер кыз да бар. Такси килеп туктагач, бары ике генә урыны булуын әйтте. Ә теге кыз бездән алдан ук килгән иде. Уңайсызлану катыш аңа карап куйдык. Ул урынын биреп, үзе тукталышта басып калды. Без аңа чиксез рәхмәтле идек.
Авылда зират янында яшибез. Якыннары каберен карарга дип, машиналар күп килә. Аларны күргәч, шатланып куям. Димәк, алар мәрхәмәтле, үлгәннәрне онытмыйлар. Кабер өсләре чистартылган, шау чәчәктә утыралар. Моны күреп, ничек күңел сөенмәсен?
Мәрхәмәтлелек яши ул. Аны бары күрә белергә кирәк. Үзең яхшы булсаң, сиңа да шуның белән җавап кайтарырлар!
Алсу НУРГАТИНА.
Аксубай районы Иске Ибрай мәктәбе укучысы.
Комментарии