- 11.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №40 (10 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Бүген изге җомга көне. Җомга көнен ике гаеттән – Корбан һәм Ураза гаетеннән дә олы бәйрәм, диләр. Язның иң ямьле вакыты, гүзәл чагы. Шулай табигать матурлыгына сокланып, тәрәзә янында басып торам. Әнә Ильясның кызыл «КамАЗ»ы. Чү, тукта, машина кабинасының тәрәзәсенә бәргәләнеп, чыгарга азапланып бер кечкенә кошчык очына. Сиртмә койрык бит бу. Әниләр: «Ул койрыгы белән боз вата, тиздән боз китәр», – дип әйтә иде. Аның өчен җан атып, бу якта иптәше ярдәм итмәкче була, чыпчык халкы чыркылдаша…
Тиз генә каршы як күршем Мансур Миңнехановка йөгереп кердем. Хатыны Суфия: «Әйтүеңә рәхмәт, хәзер чыгарырлар», – диде. Машина бикле булып чыкты. Ачкыч бары тик Ильяста гына, ә ул апаларына киткән. Мансур, чәен дә эчеп тормыйча, малае янына ашыкты. Ачкыч алып кайтып, «тоткын»ны азат итте. Бичара кошчык, талпынып, иптәшләре янына очты. Без дә бик сөендек. Бу көнне иртәдән коеп көчле яңгыр яуды. Сиртмә койрык яңгырдан ышыкланып, вентиляция торбасы тишегеннән кергән икән. Башлы да инде, күз тимәсен, чыгу юлын гына таба алмаган. Миңнехановлар андый кош-кортка карата бик игътибарлы. Алар адашып килеп чыккан сукыр этне тәрбияләп тә зур изгелек кылдылар. Менә хәзер шушы кошчык…
Газета битләрендә ала карга, саескан атарга закон сорап язганнарны укып нәфрәтләнәм. Аллаһы аларны тиккә генә яратмаган. Кытай дөгесен ашыйлар дип, чыпчыкларны атып бетереп, дөгене корт баскач – ул закон тиз юкка чыга. Әле җир йөзендә телсез җан ияләренә мәрхәмәтле бәндәләр бар. Алар күбрәк булса иде. Аллаһы яраткан гөнаһсыз җан ияләре безнең ярдәмгә бик мохтаҗ!
Гөлфирә МӨНИПОВА.
Мамадыш районы, Олыяз авылы.
Комментарии