- 11.10.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №40 (9 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
«Халыкны халык иткән, дөньяга таныткан сыйфат – аның күңел байлыгы, теле, сәнгате».
Гариф Ахунов.
Хөрмәтле фикердәшләргә ачык хат
Быелгы сентябрь аенда үзебезнең газетабыз аша күп кенә гадәти булмаган хәлләрне белеп бардык. Әйтик, 2нче сентябрьдә басылган 35нче санда язучы Вахит Имамовның «Яшерелгән тарих» китабын экстремистик әдәбият дип тану хакында, халыктан яшереп, ябык мәхкәмә утырышы узуы хакында язылган. Тарихи фактларга нигезләнгән әсәр булуга карамастан, татар милләтенең зыялысының дәрәҗәсен төшерү өчен югарыдагыларның күрсәтмәседер инде. Язучының адвокаты – Руслан Нәгиев. Ул мәктәп-гимназияләрдән татар теле укытучыларын эшләреннән гаделсез рәвештә куган чакта бушлай юрист ярдәме тәкъдим итте. Ләкин үзара гына зарланып йөрергә күнеккән педагоглардан аңа бары тик берсе генә мөрәҗәгать итеп, мәхкәмәдә җиңеп чыккан иде. Аңларга вакыттыр инде. Сез югары белемлеләр ләбаса. Әллә «Бердәм Русия»леләр булышырмы үзегезгә?
Аяныч! Вахит Имамовка теләктәшлек белдерүчеләр арасында милли хәрәкәттәге егермеләп кешедән башка, йөзәрләгән зыялы, 370 язучы вәкилләре күренми. Бу мәхкәмә Фәүзия Бәйрәмовага, Айдар Хәлимгә, Рафис Кашаповка, аңлы, дини яшьләребезгә һәм ТИҮнең әгъзаларына карата ясалган бер сериягә охшаган. Аларның чыгышлары, китаплары халкыбызның күзен ачарга ярдәм итә.
8нче сентябрьдә сайлаулар булып узды. Безнең Татарстанда электәгечә буласы билгеле иде инде. Чөнки күпчелек халык уйлап тормый, «шайтан тармасы»нда ни әйтсәләр, шуңа сихерләнеп ышана. Дәүләт Советына 72 процент тавыш белән «Бердәм Русия» партиясе сайланды. Оппозиция вәкилләре күзәтүе оештырылган Яшел Үзәндә 56% кына җыя алган. Ә инде күпчелек халкы татар милләтеннән булган Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Арча, Әтнә, Ютазы районнарында халыкның 90 проценттан артыгы үзенең телен кисүче, милләтен бетерүгә алып баручы вәкилләр партиясенә тавыш биргәннәр. Шул «Бердәм Русия» партиясе вәкилләре Русия Федерациясе белән шартнамәне озынайтуны булдырмадылар, пенсиягә чыгу яшен арттыруны, урыс булмаган халыкларның Ана телендә укуын мәҗбүри итмәүне хупладылар. Ничек инде үз милләтеңнең әдәбиятын, тарихын яшь буынга өйрәтмәскә? Башка фәннәр дә мәҗбүри булмаса, алар көннәр буе ат б.гы тибеп йөрерләр иде әле. Ул партиягә нинди хөрмәт булырга тиеш, әгәр алар милләтеңнең гореф-гадәтләрен, телләрен санга сукмыйча, кануннарга каршы гамәлләр кылса.
Без атамасы татар булган ерак ата-бабаларның нәсел дәвамчылары булып калырга тиешбез. Безнең төрки-татар кавемебез үзенең гореф-гадәтләре белән үз биләмәләрендә яшәгән вакытта, бетү фаҗигасенең башы – Мәскәү яклы куштаннарның явызларның хәйләсенә ышанып, мәрхәмәтле, акыллы ханбикәләре булган Сөембикәне улы белән бергә 1551нче елның 11нче августында үз куллары белән әсирлеккә биреп җибәрүендә.
Ләкин тегеләр вәгъдәләрендә тормыйча, бер елдан бай яшәүче Казанга яу белән килеп, 2 ай камалышта тотканнан соң, 1552нче елның 15нче октябрендә ханлыгыбыз яулап алына, шәһәр халкы һәм барлык корылмалар юк ителә, бер Сөембикә манарасы гына калкып кала.
Хәзерге чорда да шуңа охшаш хәлләр бара. Бер якның татар милләтен күрә алмавы, икенче якның, нәфесләре туя алмыйча, битарафлык күрсәтүе.
Газетабызның 11нче сентябрьдә басылган 36нчы санында «Альберт Разин тораташ кебек басып янды, бер сүз дәшмәде» дигән мәкалә бирелгән иде. Удмурт халкының атказанган фән эшлеклесе, төрле өлкәләрнең галиме милләтенең телен саклау, бетермәү өчен көрәшеп, кая гына мөрәҗәгать итсә дә, «отписка»лар гына алган. Инде килеп, үз халкында да теләктәшлек тапмыйча, «иртәгә минем телемне онытсалар, мин бүген үләргә әзер» дигән плакат тотып, чарасызлыктан үз-үзен корбан итә. Бу хакта «Азатлык» татар яшьләре активисты Наил Нәбиуллин да язып чыкты. Әйе, алар да күп еллар туган телебезне укыту һәм куллану даирәсен киңәйтү өчен көрәш алып баралар. Активистлар никадәр суд аша узды. Рафис Кашапов та халкыбызның мәнфәгатьләрен яклаган өчен утырып чыгып, чит илгә качарга мәҗбүр булды.
Быелның сентябрь аендагы фаҗигале вакыйгалардан соң, ТИҮ әгъзалары 12нче октябрьдә, сәгать 13тә Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин бакчасында уздырылачак «Хәтер көне» чарасына күпме кеше килер икән дип борчыла. Бәлки, барлык төр зыялыларыбыз да аңнарына килеп, үз халкына үзе булдыра алганча булышырга кирәклеген аңлый башлап, безгә теләктәшлек күрсәтеп булса да, басып торырлар, ә журналистларыбыз мәгълүмат чаралары аша үз төбәкләрендә яшәгән милләттәшләребезгә эшләгән гамәлләребезне җиткереп барырлар.
Киләчәктә халкыбыз үзенең элек бөек милләт була торып та, ни өчен азайганын аңлар һәм ул ялгышларны кабатламас. Без хәзер дә Русиядә халык саны ягыннан урыслардан кала икенче урында. Татарстан – суверен республика, референдум тарафыннан расланган. Бездән кануннар нигезендә гадел яшәү өчен көрәшү генә сорала.
Империя мәңгелек түгел. Хәзер XXI гасыр.
Илгизәр АКЪЕГЕТ,
Яшел Үзән районы, Усаклык бистәсе
Комментарии