- 11.10.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №40 (9 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
15нче октябрь – Хәтер көне. 1552нче елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны саклаганда һәлак булган бабаларыбызны искә алу, аяусыз сугышта шәһит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне.
Һәр ел октябрь аенда Казанда, Татарстанда татар җәмәгатьчелеге Явыз Иван Казанны басып алган көн – Хәтер көне темасын күтәрә. 2010нчы елны ул соңгы тапкыр Ирек мәйданында узган иде. 2012нче елны ул чараны соңгы тапкыр Татарстан хәбәрләрендә күреп булды. Аннары инде юкка чыккан Татар милли үзәге каршында узды. 2016нчы елгысы да Г.Камал театры каршында оештырылды әле. Калган елларны инде Хәтер Көне Казан үзәгеннән читкә куылды. Әлеге көннең әһәмияте турында фикерләр тупланмасына күз салыйк:
«Хәтер көнен 1989нчы елда Татар иҗтимагый үзәге башлап җибәрде, гамәлгә кертте. Шуннан бирле дәвам итә торган милли традиция ул. Хәтер көненә бер генә кеше чыкса да, минемчә, начар түгел әле. Димәк, бер кешенең башында Хәтер бар дигән сүз. Шуңа күрә ул акцияне югалтырга ярамый. Хәтер көне цивилизацияле рәвештә узарга тиеш. Беркем беркемне кыйнарга да, Кремльне яулап алып, анда утыручыларны бәреп төшерергә дә җыенмый бит. Нормаль җәмгыятькә әйләнеп, Хәтер көнен дә нормаль рәвештә билгеләп үтә башласак иде дип телим мин». (Д.Исхаков, 2018нче ел.)
«Үзен татар дип санаган, ата-бабалар рухын хөрмәт иткән, милләтебез саклансын дип йөрүчеләр бирегә килгәннәрдер». (А.Галиева.)
«Хәтер көнен искә алуга килсәк, Татарстан халкының аны белергә һәм искә алырга хакы бар. Дошманлашу өчен түгел, ә бергә булып, андый хәлләрнең кабатланмавы өчен». (М.Ганиев, Баулы шәһәре.)
«Хәтер көне иң милли рухлы, иң үтемле чара инде ул.» (Ф.Бәйрәмова, 2012нче ел.)
«Хәтер көне безнең өчен тетрәндергеч вакыйга булып тора. Хәтер көненә икенче яклап та килер идем. Һәр милләт тарихында аянычлы вакыйгалар булган, мисаллар күп. Ләкин яһүдләр мисалын китерәм. Аларның тарихында Һолокост фаҗигасе зур чагылыш тапты. Икенче Бөтендөнья сугышында фашистларның меңләгән, миллионлаган яһүдләрне эзәрлекләве, үтерүләре хакында бик күп язмалар бар. Һолокост фаҗигасен яһүдләр һәр елны Хәтер көне буларак зурлап искә ала. Израильнең үзендә дә Һолокост фаҗигасенә шик белдергән, каршы булган кеше җинаятьче булып санала һәм аны төрмәгә дә утырталар. Хәтер көненә каршы чыгучылар җинаятьче түгелме? Шушы мисалдан татар халкына күчик. Милли хәрәкәт 20 елдан артык инде хөкүмәт, дәүләт каршында Хәтер көнен тиешле дәрәҗәдә уздыру мәсьәләсен күтәрә. Безне хакимиятләр ишетми. Ә безнең шөһрәтле дип саналган татар җитәкчеләребез бу көнгә ничек карый? Әлеге вазгыятьтә бик күп җитәкчеләребез Хәтер көненә ни өчендер каршы. Шулай булгач, алар җинаятьче булмыймы соң? Без, татар халкы, мондый кешеләргә үз хөкемебезне бирергә тиеш. Ышанам, килер ул көн. Кайчан да булса, татар уяныр, фаҗигале, шатлыклы көннәрен дә, үзенең батырларын да тиешле дәрәҗәгә күтәрер». (Х. Әюпов, Түбән Кама.)
«Бүген Казанның яулап алынган, татар дәүләтчелегенең юкка чыккан көне. Бу көнне билгеләп үтү, иң беренче чиратта, безнең өчен кирәк. Чөнки без бу көнне билгеләп үтеп үзебезнең дәүләтчелегебез булганны дөньяга тагын бер хәбәр итәбез, аваз салабыз. Дәүләтен югалткан халык, яңадан үзенең дәүләтен торгызуны таләп итеп, 458 елдан соң яңадан урамга чыккан икән, ул милләт бар, ул халык бар, һәм ул үз хокуклары өчен көрәшә дигән сүз». (Ф.Бәйрәмова, 2010нчы ел.)
Менә шушы Ил Аналары, Ил Агалары сүзендә 15нче октябрь – Хәтер көненең әһәмияте, олы мәгънәсе тупланган.
Киләчәгең булмаячак, татар,
Үткәнеңне әгәр онытсаң.
Ходай безнең һәммәбезгә җан иңдергән,
Хәтер дигән зирәк акыл, зиһен биргән.
Мәңге уяу күзле галәм үзе әйтер:
Вакыт яшәр яшәгәндә Җирдә Хәтер!
Татарның хәтере бар. Башыннан кичкәннәре күңеленә уеп язылган, һәм ул күңел язуларын беркем дә сызып, бетереп ташлый алмас! И, гыйбрәтле язмышка дучар булган халкым, бүтән беркайчан да мондый вәхшилекләр кылынмасын өчен һәм һәрвакыт күгебез аяз булсын өчен зинһар киләчәгеңне сакла!
«Шанлы Казан ауды», – диде явыз.
Әй әрнеде татар бәгыре.
Тик бетмәде, яши бирә халкым,
Чәчелсә дә илгә кабере
Тарихны гына түгел, нәселләрне,
Телне оныттыра язганнар.
Зиратларның ташын мәсхәрәләп,
Чиркәү нигезенә салганнар.
Бу сан безнең хәтерләргә
Бик тә тирән уелган.
Шушы елны харап булды
Татарның башкаласы.
Шушы елны күп кыелды
Татарның башкынасы.
Илне яклап шәһит киткән
Якташларны олылап,
Татар халкы «Хәтер көне»н
Үткәрә һәр ел зурлап.
Зилә ХӘМИТОВА,
Аксубай районы

Комментарии