Күлүк

Күлүк

Сугыштан соңгы елларда кибеткә нәрсә генә кайтса да, чират иде. Халык кибеткә сумка белән йөрми, чөнки аның сумкасы да юк заманнар. Кайбер йортта кара төстәге, кирза материалыннан тегелгән, 3-4 буханка ипи сыярлык сумка бар барын, ләкин аны кем генә гел үзе белән йөртсен? Алган әйбереңне йә алъяпкыч итәгенә, йә кәгазьдән ясалган күлүккә салдырып аласың. Кибет ишек төбеннән үк чират икән, димәк, нәрсәдер кайткан. Иң башлап чиратка басасың. Аннан гына нәрсә сатылуын белешәсең. Шикәр, ярма, кәгазьсез-тышсыз «шәрә» конфет кайта. Мондый кытлык товарларга мичкәдә озак ятып бозыла башлаган селедка өстәп сатыла. Ул заманда авыл халкы балыкны кибеттән сатып алмый, үз инешеннән чабак, маймыч булса да тота. Салгалап йөрүче бер-ике авыл агае алса гына инде кибет селедкасын. Ул чакта авыл кибете хәзерге супермаркетлар кебек: бер почмакта сәнәк-көрәк, тычкан тәбесе, тартмасы белән төрле үлчәмдәге кадаклар, икенче почмакта кер сабыны (әле кер порошогы чыкмаган заман), әбиләр галушы, чүәк-туфли, төргәге белән төрле тукыма, сатучыга якын урында мичкәсе белән кызыл аракы… Сатучы халыкка «культуралы» хезмәт күрсәтә: әйберләрнең коела, тарала торганнарын кәгазьдән кулек ясап, шунда салып бирә. «Известия», «Совет Татарстаны», район гәҗитләрен һәр оешма мәҗбүри рәвештә алдырып, еллык төпләмә ясап бара. Берничә елдан бу төпләмәне шушы оешмада эшләүчеләргә өенә алып кайтырга рөхсәт ителә. Газета – йорттагы бик кирәкле әйбер. Чеби-биби асларына җәяргә, мич тергезергә, әйбер төрергә… Менә сатучы хатын шул газеталарны күпләп кулга төшерә дә, бераз керем ясый: саткан әйберсенә өстәп, газета өчен акча алырга да онытмый. Вак-төяк сдачага һәрвакыт шырпы бирә. Анысы сатучының кул астындагы зур тартмада. Җыела торгач, һәр йортның өстәл тартмаларында, мич өстендә 40-50 кап җыела. Шырпыны куллану да күп анысы. Сүз уңаеннан, әле шушы көннәрдә үземнең фатирда шырпы беткән, газ плитәсе электр тоташтыргычына ерак, шырпы белән генә кабызасы. Өч-дүрт күршедән шырпы тапмый чыктым, берничәсе ишеген ачмады. Ял көннәре иде, йоклаганнардыр, мөгаен. Киенеп, кибеткә барырга туры килде. Менә сиңа цивилизация!

Күлүккә кабат әйләнеп кайтыйк әле. Газетага ашамлык әйберсе төреп сату гигиена кагыйдәләренә туры килми, аны кемнәр генә тотмаган, кемнәр әвәләмәгән. Җитмәсә, типография буявы да организмга бик зарарлы, дип, кибетләргә рулоны белән соры каты кәгазь кайтара башладылар. Бу ныклы кәгазьнең авырлыгы да саллы гына булгандыр инде. Ә сатучы үлчәүнең икенче ягына бу кәгазьне әз генә булса да кисеп куймый. Авыл халкы дәшми: авылның тоткасы булган сатучыга кем теш агартсын?! Тагын баш иеп киләсе, яшисе бар бит. Еш кына әҗәткә яздырып та әйбер алгаларга туры килә. Бу турыда мәктәпкә чит авылдан укытырга килгән кыз гына әйтә: «Син ул центнерлы кәгазең белән акча эшлисең, болай да акчасыз авыл халкының кесәсенә керәсең бит», – ди. Сатучы ачуын эченә йотып (күрсәтермен әле мин сиңа!), укытучы кызга алган әйберсен бик төгәл итеп биреп җибәрә.

Язмыш шаяруымы, сатучының армиядән кайткан улы шушы укытучы кызга гашыйк була бит. Берәр ел очрашып йөргәч, әнисенең каршы килүенә дә карамастан, яшьләр өйләнешә.

Күлүкне акчалы хатыннар, гадәттә, бик дәрәҗәле итеп, кочагына кысып алып кайта. Ә акчасыз халык: «Әй, малай, яшәп тә куялар инде», – дип, көнләшеп узып китә. Әле тагын базарда көнбагыш, чикләвек, җәй көне җиләк-җимешне дә шулай күлүккә салып саталар. Аны еш кына бик таушалган, берничә ел кулланылган дәреслектән яки тотылган дәфтәр битләреннән ясыйлар. Бервакыт көнбагыш сатып алгач, миңа «ике»ле куелган дәфтәр бите эләкте.

Хәзерге сумкаларга, пакетларга карыйм да, исләрем китә: матурлыкларына кызыгып, кирәк булмаса да алабыз. Инде халык чүпне дә өр-яңа пакетларда чыгарып ташлый башлады. Миллионлаган пакет юл читләрендә, урамнарда җилфердәшә. Махсус чүплекләрдә дә нишләтергә белмиләр ул пакетларны. Полиэтилен ул сиңа газета кәгазе генә түгел, тиз генә череми. Пакетка, чүпкә, төтенгә батабыз да инде, җәмәгать!

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии