Тел язмышы шомырт агачыдай

Безнең ишегалды күпкатлы йортлар белән әйләндереп алынган. Йортлар каршында киңәеп, тармакланып киткән ботаклы тирәкләр, каеннар, алмагачлар… Быел җәй мул яңгырлы иде, шуңа алар тагын да матурланган. Яннарыннан үткәндә һәр көнне күзләрне иркәләп, күңелгә рәхәтлек биреп калалар. Шул рәттә бер шомырт агачы да бар. Ул таланган, ботарланган, бер якка янтайган. Ботаклары зәгыйфь, яфраклары ни яшел, ни сары. Быел аның чәчәкләре дә, кара ядрә кебек вак шомыртлары да тиз коелды. Ә бит бу шомырт куагы башка агачлардан купшылыгы белән аерылып торды. Май урталарында шау чәчәккә күмелә, аннары вак кына яшел шомыртлар хасил була иде. Алар җылы кояш нурларында эре, ялтыр кара шомырт тәлгәшләренә әверелеп, бөтен агачны каплап алалар. Яныннан үткәндә, ирексездән, өй артында шомыртым бар, дип җырламый түзә алмый идең. Ә хәзер ул шундый кызганыч хәлдә… Чәнечкеле камыр агачы, гөлҗимеш куаклары кебек, үзләрен саклый алмый шул алар. Үткән-сүткәннәр, тукталып, шомырт агачларының чәчкәләрен, тәлгәшләрен ботаклары белән сындырып ала. Биектәрәк булганнарын ыргаклар белән сыгалар. Аскы ботакларында бала-чага атына. Гарипләнгән агач тернәкләнергә өлгерә алмый.

Мәктәптә укыганда безгә болай аңлатканнар иде. Агачларның кәүсә системалары, тамыр системалары була. Ботаклар сындырыла, ботарлана башлагач, системалар арасында ярашу бозыла. Агачта, зәгыйфь куллар кебек, кирәкмәгән яшь ботаклар үсеп чыга. Төптән үсеп чыккан үсентеләр дә табигый түгел.

Җәмгыятьтә дә шундый хәл: ярашу бозылса, тормышта көйсезлек башлана: ата – улны, ана кызны белми. Балалар, оныклар ата-баба йолаларыннан, гореф-гадәтләрдән ераклаша. Телеэкран, интернет шәхес юнәлешләрен тигезли, һәркемгә теге яки бу карашны тага. Культураларның чикләре юыла, көндәлек тормыштан үткән буыннарның традицияләре юкка чыга. Индивидуаль үзаң бетә бара, күмәк аңсызлык өстен чыгып, планетар характер ала. Андыйлар беркем алдында да, бер нәрсә алдында да үзләрен бурычлы итеп санамый. Бу шартларда милли тәрбиянең, китапның әһәмияте зур.

Бервакыт шулай ишегалдында ял итеп утыра идем, 10-12 яшьлек бер малай йөгереп килде дә эскәмиягә утырырга рөхсәт сорады. Сөйләшеп киттек. Сүзне ул башлады.

– Мин сине беләм. Син укытучы, – диде.

– Әйе, – дим, – исемең ничек?

– Руслан, – ди.

– Син татар малаемы?

– Әйе, ләкин татарча белмим, – ди.

– Тукай кем ул? – дип сорыйм.

– Не знаю. А-а, Шурале что ли? – ди.

– Әйе, татарның зур шагыйре, – дим. – Муса Җәлилне беләсеңме?

– Не знаю.

– Җыр беләсеңме?

– Не знаю.

– Әтиең, әниең татарча беләме?

– Папа знает, но не говорит, мама не знает. Мама папага, өйрәт малаеңны татарча, дигәч, «Нигә кирәк ул!» – ди.

– Татарча өйрәнер идеңме? – дип сорыйм.

– Өйрәнер идем, өйрәтмиләр бит, – ди Руслан.

Русланны иптәшләре чакырды. Малай: «Ладно, извини, я побежал», – дип китеп барды.

«Капкадан чыгу белән татар теленең кирәге бетә» дигән сүз, әрсезләнеп, халык арасында тарала. Ул, һичшиксез, берәүнең авызыннан чыккан инде. Татар гимназиясе укытучысы Люзия Фәттахова бу сүзнең дөреслеккә туры килмәвен исбатлады.

– Кайда гына булсам да, татарча аралаштым. «Не понимаю», – дип беркем дә әйтмәде. Сүзне беренче башларга кирәк, гомум агымга бирелмәскә.

Почта тукталышында 4нче автобус көтәм. Янымда өлкән яшьтәге таныш бер хатын утыра. «Пенсия килә. Аллага шөкер, крыша над головой есть. Подрастающее поколение как будет жить?» – дип сүз башлый.

Подъезд алдында эскәмиядә утырабыз. Балконнан тавыш ишетелә: «Тагир, милый, Эмильне садиктан ал әле. Мамасы эштән соңлап кайта. Попути ипи, сөт ал».

2010нчы елда Бәләбәй педагогик колледжында педсовет. Бер төркем студентларны педсоветка чакыралар. Алты студент. Төрле милләттән. Директор: «Ник дәрескә йөрмисез? Ник начар укыйсыз?» – дип сорауларын бирә. Әмма алардан бер уңай җавап та ала алмый.

Ул елларда колледжга укырга конкурссыз алалар иде. Шөкер, хәзер укучылар конкурс нигезендә укырга алына, мондый алкы-салкылык күзәтелми.

Илгизәр ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН, җәмәгать хәбәрчесе,

Башкортстан, Бәләбәй шәһәре

Комментарии