- 11.11.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №44 (7 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай үзенең бер шигырендә: «Татар халкы, син үләргә мәҗбүр (мәһкүм) инде», – дип язып калдырган. Бу фикерне ул моннан йөз ел элек әйткән. Татарларның гарәп графикасына нигезләнеп эшләнгән үз язу рәвеше булган, катнаш гаиләләр булмаган диярлек чорда Тукаебыз нәрсәгә таянып, без бетәбез, дигән фикергә килде икән, дигән сорау куям да – уйга калам. Әллә, мин әйтәм, Тукай бабабызның әүлиялек сыйфаты булды микән?
Удмуртия республикасында нәшер ителүче «Яңарыш» гәҗитендә басылган язмадан берничә санны мисалга китерәм. 2010нчы елгы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча Удмуртия җирендә 98831 татар яши диелгән. Шуларның 47997се генә татар телен белә икән. Удмуртиядәге татарларның 50834е урыслашкан. Бу саннарда уйлансаң уйланырлык әйберләр бар татар милләте өчен. 2020нче елда үз ана телендә иркен сөйләшүче ничә татар калыр икән Удмуртиядә?
Мин әүлия түгел, әгәр эшләр болай барса, 2020нче елда татарча сөйләшүче татарлар саны 47997 түгел, 20 меңгә генә калачак дип уйлыйм. Минем уйлавымча, Русиядә 8 мең түгел, 3-4 мең генә татар үз телендә иркен аралашадыр, ахры. 2020нче ел күрсәтер. Татар телен саклап калу өчен стратегияне 50 елга түгел, һәр ел саен (бишьеллык план формасында) тәгаен план нигезендә эшләргә кирәк. Телебезне саклап калуда яңа законнар кирәк. Ә бу законнарны, кызганычка, Мәскәү генә чыгара ала. Иҗтимагый оешмалар телебезне саклап калу өлкәсендә үз өлешләрен кертсәләр дә, алар милләтебезне, туган телебезне саклап кала алмаячаклар. Җир шарында 7 меңгә якын тел-милләт бар диләр. ЮНЕСКО билгеләп үткәнчә, иң бай, сыгылмалы телләр 14 икән. Шул 14 тел эчендә татар теле дә бар. Бу безгә, татарларга, горурлану өчен бер сәбәп булып тора. Бәлки, бөек Тукаебыз ялгышкандыр? Милләтләрне, шуның белән бергә телләрне саклап калу өлкәсендә Мәскәүнең сәясәте дөрес юлда түгел дип саныйм мин.
Нәҗип КАМАЛОВ,
Удмуртия, Сарапул шәһәре
Комментарии