Печән дип үлә яздым…

Печән дип үлә яздым…

Күмәк хуҗалыклар гөрләп эшләп торган чакта, авыл халкының якынча эш тәртибе менә мондыйрак иде. Язга чыгу белән беренче эш итеп чәчү чәчәләр, буа буалар. Аннары гөрләтеп Сабантуйлары уздырыла. Шуннан соң халык кышкылыкка малларга әзерләргә болын-кырларга төшә. Бу эш якынча ике айлап бара. Күмәк хуҗалык малларына җитәрлек азык әзерләгәннән соң, халыкның үз малларына да әзерләргә рөхсәт бирелә. Әгәр рөхсәттән алда печәнне өеңә алып кайта башласаң, аны төяп чыгып китәләр.

1949нчы елның җәе. Әтием Идиятулла, абыем Шәрифулла авылдан өч чакрым ераклыктагы Зирекле елгасы буеннан печән чапты. Ике көндә печән әзер дә булды. Өченче көнне исә әти белән шул печәнне алырга киттек. Зиреклегә барып җиткәнче, авыл уртасыннан агучы Бизнә елгасы аша чыгарга кирәк. Ә күпер тау астында урнашкан. Әти арбага «тормоз» ясады. Ул җайланма ике метрлы каен таягыннан гыйбарәт иде. Ул таяк җирдән өстерәлеп барганга, тау астына акрынрак төшә иде. Күрәчәгем булгандыр инде. Арбаның көпчәге чокырга эләгеп, печән олавы суга ауды. Мин олау өстендә, дилбегә тотып бара идем, шул печән астында калдым. Әти нишләргә белмәгән. Сәнәк белән мине печән астыннан казып алган да табиб чакырткан. Миңа уколлар кадаганнан соң гына аңыма килгәнмен. Соңыннан да бераз башым әйләнеп йөрде. Менә шулай әҗәлем чак кына мине печән олавы астыннан эзләп тапмый калды!

Сөләйман ШАКИРОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии