Җитмеш һөнәр иясе

Татар халык мәкалендә «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дип әйтелгән. Ә нигә хатын-кызлар турында андый мәкальләр язылмаган икән? Шул турыда күптәннән уйлап йөрим әле. Хатын-кыз нинди генә эш башкармый бит ул: өйдәге барлык вак-төяк эшләр дисеңме, ашарга пешерү, балаларга өй эшен әзерләтү, ир-ат көен көйләү өчен дә хатын-кыз кирәк. Вакыт үтү белән бу төшенчәнең тагын да зураюын күбрәк аңлый барасың икән. Хатын-кыз үз эшләрен һөнәр итеп куймый бит. Ә ничек кенә булмасын, кухняда ул пешекче, балаларына тәрбияче, нечкә психолог та.

Минем әнием шәфкать туташы булып эшли. Һәркем белгәнчә бу эш күп сабырлык, тырышлык таләп итә. Ләкин шуңа да карамастан, мин үземә әниемнең игътибары җитмәде, дип әйтә алмыйм. 20 ел бергә яшәү дәверендә әтиемнең дә бу хакта бернинди сүз кузгатканы булмады. Әниебез гаилә учагын саклаучы гына түгел, балаларына үрнәк әни, ирен бәхетле итә белүче тормыш юлдашы да ул. Аның исеме дә Лариса – ихтирам, сабырлык билгесе.

Өч авылга бер медпункт булганлыктан, күп йөрергә, барысына да өлгерергә туры килә аңа. Аның бу эшен тирә-юньдәгеләр изгелек дип атый, шуңа күрә дә, зур хөрмәт белән карый үзенә. Әле дә хәтерлим: туган көнемә дигән күмәч камырын ясаган вакытта, тиз арада ярдәмгә чакырып алдылар. Камырлы кулларын юарга да өлгерми чыгып йөгерде ул. Мондый чаклар бер генә түгел, күп тапкыр кабатлана иде. Кер юа башласа да, өйгә хуш ис таратып аш куеп җибәрсә дә, гаилә белән чәй эчәргә утырсак та… «Әни, чәеңне булса да эчеп бетер, өлгерәсең бит әле», – дигән идем. «Син нәрсә инде, кызым, шул санаулы мизгелләрдә кешенең язмышы хәл ителә бит, аның гомерен саклап калуда бер минут та бик зур роль уйный», – дип әйткәч, үз сүзләремнән үзем оялдым. Башка бу турыда беркайчан да кабатламадым. Шулкадәрле олы җанлы булырга кирәк бит, һәркемгә дә андый сыйфат бирелми шул.

Әниемнең бу сыйфатларын үземдә дә тәрбияләргә тырышам. Әбием дә кунакка килгәч, гел: «Кызым, әниегезнең сүзеннән чыкмагыз, аның сездән башка да эше бик күп», – дия торган иде. Шуның өчен дә, мин дусларым, хезмәттәшләрем арасында гел алдагы сафларда барырга тырыштым. Кич белән арып эштән кайткан әниемнең йөзендә елмаю күрү минем өчен зур шатлык иде!..

Без бик тә буталчык заманда яшибез… Тулы ятим, әнисез калганнар балалар йортында тилмереп гомер кичерә. Әниләрне аерып карарга ярамый дисәләр дә, мондый рәхимсез кешеләр турында без эндәшми кала алмыйбыз. Мин, үз чиратымда, шундый бәхетле гомер, якты киләчәк бүләк иткәне өчен әниемә мең рәхмәтлемен!

Ландыш ВӘЛИЕВА,

КФУ студенты.

Җитмеш һөнәр иясе , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии