Май урынына – дегет...

Май урынына – дегет...

Зур гына кибеттә йөрим. Кибет исемнәре дә бик хәтәр бит хәзер: Магнит, Находка, Пятерочка... Бер үк исемдәгеләре дә берничә. Кибет саен 2-3 касса эшләп тора. Түләү өчен тере акча да кирәк түгел, уч төбе зурлыгындагы бер катыргы кисәген касса аппаратына тидереп кенә алалар, кирәк сумманы үзе алып кала. Без өлкәннәр өчен гаҗәп хәлләр инде. Шимбә-якшәмбе көннәрендә халык ризыкны күпләп алып куя, атнага җитәрлек итеп. Тәгәрмәчле махсус арбаларга кечкенә балаларын да утыртып, кирәк әйберләрен шунда гына төйиләр. Мин ипи-батон киштәләре янында. Ипекәй-батоннарның ниндиләре генә юк! Өстенә порошок сыман тәмләткеч, мәк сибелгән, чикләвек, йөзем, кишер, көнбагыш кушып пешерелгәннәренә кадәр бар. Барысы да пакетларга салынган, төрелгән. Әле бит тигез, юка итеп телемләп куйганнары да бар. Әнкәйләрне терелтеп, аларга күрсәтәсе иде бу байлыкны, муллыкны! «Ипи кискәндә чыккан көч кире керми» дигән гыйбарә дә бар иде.

Сарманда, 13-14 яшьлек чагымда иртүк ипи чиратына төштем. Чират алгач, пекарня капкасы янына барып бастым. Безнең тирәдә яшәүче бер түтәй дә бар. Аның белән пекарнядан кибеткә ипи ташырга исәбем. Ул моңа ризалыгын бирде, чөнки минем эшчән, тырыш икәнемне белә. Сәгать алты тулгач, пекарня ишеген ачып, безне керттеләр. Монда эшләүчеләр инде бер партия ипи пешереп чыгарганнар. Хөршидә апа (ипи сатучы) кереп, безгә үз кибетенә дигән күчне күрсәтеп, үзе кибеткә кереп китте. Пекарня бик зур мичтән һәм буеннан-буена сәкедән тора. Мич алдында камыр басу, калайларга салу өчен бер метрлап ара калдырылган. Ишек каты өлешендә МТС, Хөршидә, Сәкинә, больница, столовой, дип, тупас каләм белән язган дәфтәр битләре кыстырылган ипи күчләре. Без ишек төбенә сөялеп куелган носилкага Хөршидә дип язылган күчтән ипи төйибез. Шунда эш арасында олпат гәүдәле, озын гына буйлы Наҗия апаның бер дегет савытыннан мунчала белән ипи калайларын майлаганын күреп шаккаттым. Ике кулы да дегеткә буялып беткән, әле уң терсәгенә кадәр агып та төшкән.

Ипиләрне носилка белән алып килеп, пекарня ишек алды ягында махсус эшләнгән, бер генә ипи сыярлык тишектән кибет эченә төшерәбез. Хөршидә апа санап киштәгә тезә. Әле кибет ачылмаган. Көзге яңгырмы, ачы буранмы – халык чираты урамда көтә. Кибет-ларек таштан салынган. Кечкенә генә, бер бәләкәй тәрәзәле. Без түтәем белән ипине беренчеләрдән булып алабыз, чиратсыз, үзебез ташыдык бит. Өйгә кайткач, беренче сүз итеп: «Әнкәй, анда ипи калайларын дегет белән майлыйлар икән бит», – дип ярып салдым. «Дегет түгел ул, автол, ипигә йокмый. Күрәсеңме, ипинең тышы чип-чиста», – диде әнкәй. Ипи ташу өчен әле кайчак таныш түгел түтәй туры килсә, мине «бракка чыгарып», икенче, олырак кешене алалар иде. Бигрәк ябык, ничек носилка күтәрсен бу, имеш.

Алтынчы классны тәмамлаган елдан башлап һәр җәй комбайнда, башта салам төшерүдә, соңрак капчык атуда эшләдем. Тракторчы бездән ун яшькә генә олырак апа. Беренче көнне үк аңа багышлап такмак әйттем әле: «Тракторист тракторын майлый да карап тора. Пока күңел юатырга ятлар да ярап тора». Ул чактагы колхозда эшләүче кызларда егет кайгысы булганмы инде? Иртән эшкә килеп җитүгә тракторчы апа башта дегет чиләген алып, частьләрен майлый. Комбайнчыларның да шулай дегет чиләге бар. Барлык эшләр яланкул башкарыла, перчатка ише әйберләр юк. Әбәдкә туктагач, салам чүмәләсе төбендә өйдән алып килгән ризык белән тукланабыз. Комбайнчы үзенең ярдәмчесе белән – бер җирдә, капчык атучы ике кыз – аерым, салам төшерүчеләр дә аерым утырабыз. Тракторчы апа берүзе генә ашый. Ни өчен аеры-чөереме? Алып килгән ризыклар кеше күзенә күрсәтерлек түгел. Атнага бер салган алтышар ипи искереп тә китә, арыш оныннан изеп, көне буена әчеп утырган камырдан пешкән ипиләр дә кеше күзенә күрсәтерлек булмый иде шул. Бу саранлыктан түгел инде.

Тракторчы апа урып-җыю беткәч җир сөрүдә эшли. Бер елны минем апа да прицепчы булып эшләде. Апаның эше трактор артына тагылган сабанны кирәк урында төшереп-күтәрү, чүп тыгылганда, юл кырыена чыкканда сабаннарны күтәртүдән гыйбарәт иде. Тракторчы әледән-әле артка караштырып, прицепчыны да, сабанны да барлап тора.

Бераз мантыгач, дүрт ипи калае сатып алдык. Аңа кадәр ипиләр мич төбенә салына иде. Үзебез ипи салганда мичтән ипине алгач, чиста эскәтерт ябылган ястык-мендәргә ипине кайтарып саласың. Кайнар килеш калайларны туңмай белән майлап куярга кирәк. Йортта муллык, байлык исе тарала. Әле мичтә күмер төшкәч, 1-2 таба кабартма да пешереп алсаң, м-м-м!!! Сарман халкы җәйге якта өйдә бик ипи салып ятмады. Оны да чутлы еллар, ягарга утыны да юк. Урманнар ерак. Шуңа вакыт таба алганы, йортта минем ише бала-чагасы булганы кибеттә чират торды. Әле ир бала ач калса кала, ипи чиратына йөрми.

Тагын шундый бер хәл истә калган: бер күршебез бездән ипи калае алып торган иде. Кичтән шул калайларны майламыйча керттеләр. Үзләренә әйтеп тормадык инде, керосинка кабызып, үзебезгә майларга калды.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии