- 12.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №31 (10 август)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Тумышы белән Теләче районы Олы Мәтәскә авылыннан Нурбикә апа Бикчәнтәеваның язмышы белән танышкач, «бер бәхете дә булмаган икән бу ханымның», дип уйларга ашыкмагыз. Ачы язмыш сынаулары, сугыш афәтләренә бирешмәгән, сынмас – сыгылмас, кечкенә генә гәүдәле булса да корычтай нык Нурбикә апа һәрвакытта да авырлыклардан өстен булып кала алган. Әле бүгенге көндә дә шул нәни, җор телле, ихлас күңелле, һәркемгә киңәш бирергә, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер «нәни» Нурбикә ул.
«Без күргәннәрне сөйләп тә, язып та бетереп булмый. Мин күргәннәрне түгел, без күргәннәрне», – ди ул. Чөнки сугыш елларында бар кеше дә тигез иде. Кайгы да, теләк тә, максат та, җилкәгә төшкән авырлыклар һәм аны җиңеп чыгу теләге уртак. Нурбикә – Олы Мәтәскә кызы. Әтисе сугышка киткәндә аңа нибары 10 яшь була. Бер энесенә – ике, икенчесенә – өч яшь. Әниләре көне-төне эштә, бар җаваплылык Нурбикә апа өстендә. «Халык гадел булмаса, җиңү булмас иде», – ди Нурбикә апа. Дөрестән дә, сугыш кырларында баш күтәрми, ил язмышы өчен көрәшүчеләребезгә тылдан ныклы терәк һәм ярдәм булмаса, бәлки бүген мондый матур тормышта яшәмәс тә идек…
Балачагының иң кадерле мизгелләрен ачлык, ялангачлыктан иза чигеп үткәргән Нурбикә апа ашарга ничек эзләүләре турында сөйләгәндә күзгә яшьләр килде. «Ачлыкны сөйләп бетерерлек түгел. Урманнарда үлән беткәч, атлык дигән үләнгә Чуча кырына чыга идек. Шунда урман буенда Пановкадагы төрмә кызлары яулыгыма кызыкты. Уч төбе хәтле,50 граммипигә яулыкны биреп, ялан баш кайттым, кайтканда, бик кызыксам да, ипине чеметеп тә кабып карамадым. Кайткач, әни дүртебезгә тигез итеп бүлеп ашатты, аннары мине кочаклап, озак елады… Черек бәрәңге, хәтта агач бөреләре дә ашадык. 1943–44 елларда бик корылык булды, сугыш галәмәте, диделәр. Күпме халык үлде, күпме ятим елады».
Авырлыклар аша тормыш дәвам итә. Сугыш тәмамлангач, гаиләгә зур кайгы килә. 1945 елның июнь аенда, озак кына авырганнан соң, әниләре вафат була. «Әни үлгәч, балаларны балалар йортына бирәсе килмәде. Әти дә сугыштан кайтмады… Мин, 16 яшьтә генә булсам да, әни үлгән көннән аларга ана да, ата да булдым».
Авылда ризыкка, ипигә кытлык, ике балага 50 сум пособие бирәләр, ә Нурбикәгә – юк. Аңа да тиеш, юкса, үзе әни урынына калгач – бирелми. Кая инде монда гаделлек?! Яшь кыз күңелендә ул вакытта бары бер уй тирбәлә: «Ничек җиткерергә, энеләремне ничек ач итмәскә…» Ата кеше сугыштан кайтмый, авыру ана сугыш бетүгә дөнья куя, янда ике энекәш… Нурбикә апаның йөрәге ничек түзде икән бу минутларда. «Иң авыр хәл – әти-әни булмау икән. Мине, ике бала тәрбиялисе булгач, ерак урманнарга җибәрмәделәр. Авылдагы дуңгыз фермасында җиде ел дуңгыз карадым. Җәй көне уракка чыга идем. Гыйбрәт итеп әйтим әле, бригадир Вакыйф абый кызларны Октябрь бәйрәменә зурлап, 1 кило тары белән бүләкли иде. Аны киптереп төябез дә, ярмасыннан кабак бәлеше пешереп, җыелышып бәйрәм итәбез, авыр булса да, күңел ачу да булган».
1951елга кадәр «Кызыл йолдыз» колхозында, түшәме дә булмаган, суык абзарда дуңгызлардан иң күп үрчем алуга ирешкән комсомолка Нурбикәне комсомол конференциясенә делегат итеп чакыралар. Яшь кыз оялып кына сәхнәгә президиумга утыра. Үзенә сүз биргәч, югалып кала, ә аннары трибунага буе да җитмәгән бәләкәй кызның беркатлы, ихлас сүзләренә гөрселдәп кул чабалар.
«Хәзер тормыш гел авыр дисәләр дә, уйланыгыз, әзрәк шөкер итегез, тынычлыкны саклагыз, дип әйтәсем килә. Юк-барга алданып, балаларыгызны ятим итмәгез, иң әче күз яше – ятимнәр күз яше». Бу сүзләрне Нурбикә апа күз яшьләренә буылып әйтте. Тормыш авырлыгын, ачы ятимлекне, энеләрен тәрбияләүне нәфис җилкәсендә тарткан Нурбикәне әле алда да тормыш сынаулары көтә…
Тормыш дәвам итә, яхшы белән начар чиратлашып бара. Ике энесен зур авырлыклар белән аякка бастырып, шәһәргә озаткач, Нурбикә апа да үз тормышын корырга ниятли. Әтисенең бертуганы – Сөләйман абыйсы үзенең дә сигез баласы бар дип тормый, үз кызы шикелле, йортында зурлап туй ясап, өч ат белән Нурбикәне киленлеккә озата. Тик бәхетле еллар озакка сузылмый шул… Нәкъ алты елдан соң, Нурбикә ике улы белән ирсез кала… Ятимлектән башланган язмыш, ятимлек белән дәвам итә…
«Хәзерге көндә мин алар белән бик горурланам, ничек кенә авыр булмасын, мин кечкенә генә булсам да, чын ир-атлар тәрбияли алдым. Энеләрем, улларым ун ел Ватанга хезмәт итте. Олылары өчәр ел, ике улым икешәр ел хәрби хезмәттә булды. Хәзерге көндә гадел хезмәт белән гомер итәләр. Шөкер, Раббымнан балаларым, оныкларым, оныкчыкларымның саулыгын үтенеп, бүгенге көндә догада утырам». Алда да сау-сәламәт булып, якыннарының рәхәтен күреп яшәргә язсын аңа.
Рәфилә САЛИХОВА.
Теләче.

Комментарии