Хатлар язышып яшик

Хатлар язышып яшик

« башы, яз каршы. Исәнмесез, минем кадерлеләрем…» Гаиләгә, якыннарга язылган , гадәттә, шулай башлана. Ләкин безнең көннәрдә кешеләр сирәк яза. Күпләр телефон аша аралашуга өстенлек бирә. Ә бит гомер-гомергә туганнар, дуслар үзара язышкан, бу – аралашуның төп формасы булган.

Өлкәннәр яхшы белә: әле кайчан гына бәйрәмнәрдә хат ташучылар хат, открытка, бандероль ташкынына күмелә иде. Мәктәп елларында без дә һәр бәйрәмдә сыйныфта бер-беребезгә открытка бирештек, башка төбәкләрдәге яшьтәшләр белән хат языштык. Ни кызганыч: бүген телефон һәм компьютер тормышыбыздан шушы матур традицияләрне кысрыклап чыгарды. Бу язмамда хатлар тоткан урынны күрсәтмәкче булам.

Хат кеше тормышымда зур роль уйный. Ул еш кына кычкырып әйтә алмаган сүзләрне үзенә сыйдыра, кирәк чакта гафу үтенергә дә мөмкинлек бирә. Ә иң әһәмиятлесе: хатлар – тере шаһит, үткән еллар хатирәсе. Күпләр якыннары хатын кадерләп саклый.

Еш кына мәктәп, студент елларындагы хатларны, бәйрәм открыткаларын карап утырырга яратам. Күңелдә җылы хисләр уяна, яшьлек еллары яңара.

Һәр гаиләдә дип әйтерлек өчпочмаклы фронт хатлары саклана. Күңелгә якын таныш хәрефләр белән кадерле сүзләр язылган саргайган бу кәгазь битләре кеше күңелен һәрвакыт дулкынландыра. Сугыш кырыннан җибәрелгән солдат хатында якыннарына күпме мәхәббәт җылысы, туган якны сагыну хисләре сыйган. Алар сугыш чоры символы гына түгел, ә бүгенге яшь буын өчен гаиләнең үткәненә юл башы, буыннар чылбыры. Шуңа, бу кадерле истәлекне киләчәк өчен сакларга кирәк.

Күптән түгел безнең районда Галимҗан абый Вәлиев солдат хатларын туплап, китап чыгарды. «Солдат хатлары»н укыганда гыйбрәт тә аласың, бүгенге тыныч тормышка да сөенәсең, туган ил азатлыгы өчен корбан булган якташлар, якыннар тавышын ишеткәндәй буласың. Күп гаиләләрдә сандык төбендә кадерле ядкәр булып саклана алар. Гадәттә: «Бик сагындым…» дип башланган ул хатлар туганнар арасындагы якын мөнәсәбәтләр үрнәге булып тора. Гаиләдә бала тәрбияләүче әти-әниләр шуны истән чыгармасын иде. Күп еллар элек язылган солдат хатлары хәтта иң кырыс, каты бәгырьле кешеләрнең дә күңелен йомшарта. Һич сер түгел: хәзерге тормышта кайбер гаиләләрдә туганнар арасында салкынлык, хәтта дошманлык та очрый. Телевизион тапшыруларда күпме гыйбрәтле хәлләр күрсәтелә. Бәлки, нәкъ менә хат яза белмәү кешеләрне кырысландыра торгандыр да.

Хат яза белү ул – аралашу культурасы да. Хатлар якыннарга гына түгел, газета-журналларга да языла. Укучы хатларыннан башка аларны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Аллага шөкер, «Безнең гәҗит»ебез талантлы хат авторларына бай. Ләкин газетага күпчелек өлкән яшьтәгеләр яза кебек. Ә яшь буын хат яза беләме? Радио-телевидениегә котлау хатларын ничек дөрес һәм матур итеп язарга?

Мин 30 елдан артык мәктәптә укытучы булып эшлим. Тел укытучысы буларак, хат язарга өйрәтәм, аларда аралашу культурасы тәрбияләүгә зур игътибар бирәм. Якын кешеләргә хат язарга өйрәтү укучыларда әхлаклылык тәрбияләүгә ярдәм итә, аларны рухи яктан баета. Укучыларымда кешелеклелек, игелеклелек, ярдәмчеллек, әти-әнисенә һәм якыннарына ихтирамлылык тәрбияләүгә зур игътибар бирәм. Гаилә елына багышлап үткәрелгән «Исәнмесез, минем кадерлеләрем!» дип аталган хат дәресендә балалар шундый нәтиҗәләр ясады: якыннарың белән телефон аша гына аралашу аз. Хат та язарга, җылы хисләреңне белдерергә кирәк. Хатлар һәм открыткалар – мәңгелек истәлек. Гомумән, хат язышу – бик кызыклы шөгыль ул.

Телефон аша без, гадәттә, мәгълүмат кына бирәбез. Ә хисләр, җылы сүзләр әйтелми кала, әйтелсә дә, тиз онытыла. Аларны бары тик хатлар аша гына җиткерергә, аннары кат-кат укып юанырга мөмкин. Әйе, бүген хатлар аз языла. Ләкин ышанам: хәзерге интернет, яңа мәгълүмати технологияләр, кәрәзле элемтә чорында кечкенә могҗиза – почта конверты тормышыбыздан бөтенләй китмәс, киресенчә, яшәешебезнең аерылгысыз өлешенә әйләнер. Кешеләр яңадан хат аша аралаша башлар, дип уйлыйм. Радио-телевидение һәм газеталар, котлау хатлары тапшырып һәм бастырып, бу эшкә зур өлеш кертер.

Кешеләрне хат язарга өйрәтүдә «Русия почтасы» да зур роль уйный. Ул инде менә 7 ел «Иң яхшы хат дәресе» дип аталучы Бөтенрусия конкурсы уздыра. Анда катнашучылар саны елдан-ел арта. Димәк, хат язышучылар саны да күбәя дигән сүз. Бу конкурста укучыларым белән мин дә 3 ел рәттән катнашам. Алар хатларны гаиләсенә, якыннарына, дусларына, солдат туганнарына яза. Иң яхшыларын конкурска юллыйбыз. Узган ел без, үзем һәм ике укучым, бу конкурста диплом белән бүләкләндек. 2009 елда – Яшьләр елы уңаеннан, 8-9 сыйныф укучылары белән, «Яшьләр елы. Илем өчен нәрсә эшлим?» дигән темага иҗади эшләр яздык. Бу дәресне уздырганда укучыларны илебез киләчәге, яшәү мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итүне бурыч итеп куйдым. Бу язган хатларында чагылыш тапты.

Яшьләр елына багышланган хат дәресенең эшкәртмәсе белән Бөтенрусия конкурсында катнашып, «Лауреат» исемен алдым. Бу районыбыз һәм республикабыз өчен сөенечле вакыйга булды. Мине котларга «Русия почтасы»ның Казандагы бүлекчәсеннән җәмәгатьчелек белән эшләү белгече Э.Йосыпова һәм әйдәп баручы юрист-консультант А.Гобәйдуллин килде. «Русия почтасы» хезмәткәрләре, хат язуны пропагандалап, җәмгыятебездә бик кирәк булган кыйммәтләр – әхлаклылык, миһербанлылык сыйфатлары тәрбияли. Мин дә шушы изге эшкә өлеш кертә алуыма сөенәм.

Кәгазь конвертка салынган беренче хат белән хәзерге электрон почта арасында – тулы гасыр. Ә безнең тормышта алар янәшә, бер-берсен тулыландыра. Түземсезлек белән телефон шалтыравын да, көн саен почта тартмасын ачып, гади конверттагы традицион хатны да көтәбез. Чөнки хат кеше күңелен җылыта, яктырта, араларны якынайта.

Ни генә әйтсәң дә, ак кәгазьгә язылган «Мин сине бик яратам», «Без сезне онытмыйбыз» кебек тылсымлы сүзләр һәркемгә бик кирәк. Әйдәгез, якыннарыбыздан ерак булганда, аларга булган җылы хисләрне хат юлларына да сала белик. Һәр йортка якты кояш, шатлык булып, хатлар килеп торсын!

Зәкия ШӘМСЕТДИНОВА.

Тукай районы, Теләнче Тамак авылы.

Хатлар язышып яшик , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии