- 13.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №36 (10 сентябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Минем әнкәй ягыннан бабам Шиһабетдин 1885нче елда Әгерҗе районы, Сокман авылында туган. Уку яше җиткәч, аны мәдрәсәгә биргәннәр. Бераз укыгач, ул мәдрәсәне ташлап, абыйларына ияреп, вак сәүдәгәрлек эше белән шөгыльләнә башлаган. Шулай бервакыт, сәүдә эшләре белән йөргәндә, Көчек авылыннан бер дустын өйләренә чәй эчәргә алып кайта. Бу вакытта өйдә булган сеңлесе Мәрьям шул килгән кунак егетенә чаршауны ачып караган. Яшь егет (Көчек мулласының улы) Мәрьямне күреп ала һәм бик ошата. Өйдән чыккач, шуның турында бабакайга да белдерә. Үзенең Җамал исемле сеңлесе булуын да әйтә. Һәм алар сеңелләрен, шул вакыттагы гореф-гадәтләргә таянып, алмашырга булалар. Шуннан соң озак та үтми, Көчек мулласы кызы Җамал бабакайга кияүгә чыга.
Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, хатыны Җамалны авырлы килеш калдырып, бабакайны Герман сугышына алалар. Анда ул немецларга әсирлеккә төшә. Германиядә бер бай аны әсирләр лагерыннан алып китеп, үз хуҗалыгында эшләтә. «Иртәнге 8дә верандага чыгып баса иде дә, шуннан гына боерык бирә иде», – дип искә ала торган булган бабакай.
Туган авылына ул 1920нче елда гына кайтып төшә. Көчек авылыннан булган бер солдат белән бергә кайта, ишегалдына кергәч тә, иптәшен шунда калдырып, бакчага кереп китә. Өйдән йөгереп чыккан әнисе Мәфтуха әби, ялгышып, малае дип, Көчек кешесен кочаклап үбә. Өйдәгеләр, ялгыштың бит, чит кешене кочаклап үптең, дип көләләр икән. Мәфтуха әби: «Әйтәм аны, татлы булмады», – дип җавап кайтарган ди.
Бабакай сугыштан кайтканда, улы Котдуска инде 7 яшь була. 1921нче елда – Мирза, 1923тә Рәшит исемле уллары туа. Гаиләне тәэмин итәргә кирәк, бабакай урман кисү эшенә керә. Байтак кына эшләгәч, 1927нче елда яңа йорт җиткереп, төп йорттан шунда күченәләр. Шул елларда бабакайның абыйсы Шәрәфетдинне, хатыны Фатыйма белән бергә, кулак дип сөргенгә озаталар. Аларның инде үсеп җиткән уллары Мулланур белән Гыйльмулла да авылдан чыгып китәләр. Ә кече кызлары Галияне безнең бабакай үзенә тәрбиягә ала. Аннары, озак та үтми, бабакайның бертуганнары Хафиз, Харис та, кулак тамгасы тагылып, өйләре конфискацияләнеп, сөргенгә озатыла. Шул елларда безнең нәселдән 40тан артык кеше туган авылыннан чыгып китәргә мәҗбүр була.
Бабакай, сөргенгә китмәс өчен, 1932нче елда ат, сыер, арба, чана, сбруйларын тапшырып, колхозга керә. Аннан элегрәк, урман кисүдә эшләп, мунча, келәт салырлык бүрәнәләр, сайгаклар, такталар юнәткән була. Әмма аңа ул агачлардан бернәрсә дә салырга насыйп булмый. Беркөнне авыл советы рәисе Мирсәет Ситдыйков бабакайны, ат абзары салырга бүрәнә кирәк, дип, колхоздан да берничә көнгә урман эшенә җибәрә. Ул шул эшкә киткәч, иртә таңнан килеп, әзерләгән 60-70 кубометр төзү материалларын алты-җиде ат белән колхозга ташып бетерәләр һәм ат абзары төзеп куялар. Әбекәй бүрәнәләрне төяп алып чыкканнарын тәрәзәдән генә карап тора. Шул хәлләрдән соң бабакай, 89 яшькә кадәр яшәсә дә, хөкүмәткә әрнеп, үз йортында мунча да салмаган.
Әбекәйнең шул көннәрне искә төшереп сөйләгәннәрен үзем дә хәтерлим. «Кулак дип күпме кешене җәфа чиктерделәр. Алар бит үз көчләре белән эшләп мал тапкан кешеләр», – дип әйтә торган иде ул. Колхозның ат абзарына таба тәрәзәдән карап: «Әнә безнең бүрәнәләр!» – дип күрсәтә иде.
Бабакай күп еллар үз бүрәнәләреннән салынган абзарда ат караучы булып эшләде. Җитмәсә, кайбер елларны кыш азакларында, атларга печән җитми, дип, йорт малларына әзерләнгән печәнне дә колхозга алып китә торган булган.
Сугыш вакытында бабакайны кышын Удмуртия урманнарына агач кисәргә җибәрә торган булганнар. Ул вакытларда колхоз атларын әбекәй караган.
Бабакай белән әбекәйнең ун балалары була. Бишесе (Рәшидә, Рәйсә, Мәгъсүм, Максуд, Мансур) бала чакта вафат була. Котдус абый белән Мирза абый 1941-1945нче елгы сугыштан әйләнеп кайтмый. Кызлары Тәзкирә 2001нче елда вафат булды. Уллары Рәшит (I дәрәҗә Ватан, III дәрәҗә Дан орденнары, Батырлык өчен һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнгән) һәм тагын бер кызлары Фәйрүзә, ягъни минем әнкәй, тыл һәм хезмәт ветераны, әле, Аллага шөкер, исән-саулар.
Тәлгать ӘХМӘДИШИН.
Комментарии