Кара чуклы шәл

Мәликә карчык соңгы вакытта авырып торса да, үтәр әле дип, больницага бармады. Тик хәле яхшырмады, көннән-көн ныграк хәлсезләнде. Барлык эшен үзе башкарган карчыкка өй тирәсендә эшләү түгел, ашарга пешерү дә бик авырлашкач, кызына хәбәр итәргә туры килде. Кызы Галия әнисен больницаларга йөртеп караса да, файдасы тимәде, табиблар бер үк сүзне әйтте:

– Аз гына иртәрәк килгән булсагыз, ярдәм итеп булыр иде, соңга калгансыз. Күп булса, ярты ел гомере калган, соңгы көннәрен тәрбияләп озатыгыз, – диделәр.

Мәликәне кызы сабыйны караган кебек карый, өсте-башы, урын-җире чиста, юылган, кашык белән ашата, эчертә. Башта ашаса да, соңга таба карчыкның тамагыннан берни дә үтмәс булды. Авыруы да көчәйгәннән-көчәя барды. Ниндидер салкын нәрсә аяклардан гәүдә буйлап күкрәккә таба үрмәли. Мәликә авыртуга чыдый алмыйча, ыңгыраша, аннан караңгы упкынга төшеп киткәндәй була, инде беттем дигәндә генә кызы укол кадап өлгерә. Карчык әкренләп бу тормышка кайта, йөзенә аз гына алсулык та йөгерә.

Мәликә хәл белергә кергән күршеләр, туганнар белән дә бәхилләште. Ишек ачылган саен, күңеле белән ул Нәфисәне көтте, тик ул күренмәде. Рәнҗетте, бик рәнҗетте ул Нәфисәне. Менә хәзер үләр алдыннан аның бәхиллеген аласы, гафу үтенәсе килә Мәликәнең. Көн саен кичергән бу авыру газапларын да эшләгән шул явызлыклары өчен бирелгән бер җәза итеп кабул итте ул. Әгәр Нәфисәнең бәхиллеген алса, Мәликә тыныч күңел белән бу дөньяны калдырып китәр, газаплардан котылыр иде.

Нәфисә белән Мәликә яшь чакта икесе бер оешмада эшләделәр. Хезмәттәшләре Нәфисәгә Мәликә белән саграк булырга кушсалар да, үзенең күңеле начарлыкта булмаганлыктан, Нәфисә әшәкелекне уйламады да. Алар дуслашып та киттеләр. Бу дуслыкның үзенә бик кыйммәткә төшәсен белсә, Нәфисә Мәликә ягына әйләнеп тә карамаган булыр иде. Язмыштан узмыш юк дип белми әйтмәгәннәр, күрәсең…

Мәликәнең яратып яба торган кара чуклы зур шәле бар иде, ул аны башына япмый, ә иңендә генә йөртә. Нәфисәгә ул чакта нәкъ менә дус булып йөргән Мәликә нахак яла якты – шәлне урлауда гаепләде. Ул көнне кара шәл Мәликәнең өендә калган булып, бераздан соң аны иңендә күрсәләр дә, ул Нәфисәдән гафу үтенмәде.

Күршеләре Мәликәнең гозерен җиткергәч тә, күп еллар узган булуга да карамастан онытылмаган вакыйгалар, хатирәләр кабат күңелдә яңарды. Беркөнне ишек шакыгач, Галия барып ишекне ачты. Зәвыклы итеп киенгән төз гәүдәле хатынны күреп, аны өенә чакырды. Хатын Галия белән елмаеп исәнләште дә, яхшы тунын салып, түргә узды. Мәликә аны таныды, бу әле дә матурлыгын югалтмаган Нәфисә иде. Ул Мәликә белән ике куллап күреште, хәлләрен сорады, алып килгән күчтәнәчләрен өстәлгә куйды. Нәфисә шуңа игътибар итте: теге кара шәле Мәликәнең өстенә ябылган иде. Мәликә аны күргәч, башта ни әйтергә белми аптырап калды. Аннан соң бар көчен җыеп гафу үтенде, бәхиллеген сорады:

– Мин сине гафу иттем инде, сиңа болай да Ходай күп биргән бит, – диде.

Нәфисә китеп бер көн узгач, Мәликәнең җаны ниһаять тынычлык тапты, ул бу дөньядан тынычлап китеп барды. Ә теге кара чуклы шәле баш очында эленеп калды.

Мәгъмүрә МӘРДАНОВА.

Кукмара районы.

Комментарии