Кеше китә – җыры кала

Кеше китә – җыры кала

(Әтиемнең якты истәлегенә)

Үлем һәрчак үкенечле була. Якыныңны югалту бигрәк тә. Әле ул вакытсыз, бик иртә булса… Минем әтием дә, Әгъләмҗанов Рәхимҗан Салихҗан улы, уйламаганда, бу дөньяны калдырып китеп барды. Күпме якты истәлекләре, эшләгән яхшылыклары, кылган гамәлләре, язган әсәрләре калды. Кешенең гомере беткән булса, ни генә эшләсәң дә үзгәртеп булмыйдыр шул. Әтием һәрвакыт кешеләргә яхшылык кына кылды. Ул искиткеч күп белә иде. Үзенең белгәннәрен безгә биреп калдырырга тырышты. Студентларга ярдәм итте, контроль эшләр, югары математика буенча репетиторлык дисеңме – берсе өчен дә акча алмый иде. Акча – кешене боза гына, бу дөньяда акча иң мөһиме түгел, дия иде. Күңелендә кешеләрне яхшы якка үзгәртү, бер-берең белән матур сөйләшергә өндәү булды. Әле бит, гомеренең иң кызык, күңелле вакыты җиткәч кенә, 65е тулуга, китеп барды. Ә бит аның шундый яшисе килде. Әтием күпкырлы шәхес иде. Тарих дисеңме, физика, математика дисеңме, география, туризм, икътисад – барлык фәннәрне яхшы белә иде, укучыларын да бар белгәннәренә өйрәтергә тырышты. Мәктәпне дә, институтны да кызыл дипломга тәмамлаган. Хәтере дә бик яхшы иде. Яңа ел бәйрәмнәрендә Кыш бабай булып уйный иде. Спектакльләрдә төрле рольләрдә уйнады, чаңгы ярышлары уздырып, балаларда спортка кызыксыну уятты. Укучылары да призлы урыннар гына яуладылар. Укытучы булып эшләгән елларында бик күп мактаулы исемнәргә лаек булды, «Иң яхшы укытучы» исемен алды. Укучылары да, ата-аналар да аңа рәхмәтле булды. Өйгә һәрвакыт укучылар килә торган иде. Гомерен ул балаларга багышлады. Соңгы елларда лаеклы ялда булса да, тукталып калмады. Газета-журналларга мавыктыргыч мәкаләләр, саллы әсәрләр язды. «Безнең гәҗит»тә дә бик күп мәкаләсе чыкты. Язучылар берлеге әгъзасы булды. Бик күп язды. Безгә дә һәрвакыт ярдәм итеп торды. Аннан башка тормышны күз алдына китерү дә кыен. Урыннарың җәннәттә булсын инде, Әтием.

Рәхмәт, әткәй, бүләк иттең

Якты дөньяның ямен.

Яшьлегеңне кызганмыйча

Бирдең син матур көнен.

Кылган игелекләреңне

Онытмабыз гомергә.

Хөрмәт йөзеннән исемеңне

Уярлык бит һәйкәлгә.

Кинәт кенә ачы язмыш җиле

Аерды бит безне әткәйдән.

Әткәебез-кадерлебез, һич тә

Син чыкмассың безнең күңелдән.

Әнисә ДОВГАЛЬ.

Комментарии