Тәрбияче булу җиңелме?

Безнең балачакның иң самими мизгелләре бакча сукмагы белән тоташа. Шәхсән үземә дә кечкенә чакта балалар бакчасына йөрү бәхете тәтеде. Бүген нәни бөтерчекләргә карыйм да, үзем дә балачак елларына кайтып килгәндәй булам. Хәтеремдә тәрбиячеләрем Гөлшат, Рәзилә, Нәсимә, Фәридә, Рүзилә апаларның нурлы, ягымлы йөзләре кабаттан яңара. Мәмҗүдә апаның тәмле ашларын исә янәдән телем очларында тойгандай булам.
Барлык балалар кебек без дә шаян, шук булып үстек. Мин күрше авылның балалар бакчасына йөрдем. Чөнки үзебезнең авылда бакча юк, ә әнием эштә булу сәбәпле, ялгызымны гына калдырып китә алмый иде.

Бүгенгедәй хәтеремдә, берчакны тәрбияче апаны алдалап: «Әнием урамда көтә», – дидем дә, ул аны-моны абайлаганчы, чыгып та йөгердем. Әнине сагынган булганмын, күрәсең, 5 километр араны җилдереп кенә үттем. Бу шуклыгым өчен, әлбәттә, шелтә эләкми калмагандыр өлкәннәрдән.

Ә бервакыт, уенчык машина бүлә алмыйча, бер малайның башын тишкән идем. Ул чакны бит уенчык машиналар да тимердән иде, тарткалаша торгач, менә шундый күңелсез хәл килеп чыкты. Югыйсә, курчак җитмәгәнме инде миңа, йә?!

Кайбер көннәрне әниемнең апаларында кунып кала идем. Бакчадан кайтканда хуҗалыклардан сөт җыючы Рәмзия апам (мәрхүмә, урыны оҗмахта булсын!) ат белән алырга килер иде дә, безне – бер төркем баланы утыртып, урам әйләндерер иде. Аның: «Әйдә, җырлагыз, балалар!» – диюе була, без «Куллар тотыштык, йолдыз-йолдызчык, һәммәбез тату, бездә чын дуслык!» дип, кычкырып җырлый идек! Эх, ул самими чаклар!!!

Еллар үтте, инде үзебез әтиләр, әниләр булдык. Үз балаларыбызның да бакчадан киткәненә инде шактый еллар. Алар да, минем кебек, тәрбиячеләрен бик яраттылар. Җәләева Зилә Әсгать кызы җитәкләгән 10нчы балалар бакчасына йөрделәр. Тәрбиячеләре Зәния, Эльвира, Хәлимә, Альбина, Гөлшат, Элиза апаларын бүген дә сагынып, хөрмәт белән искә алалар.

Көзнең алтынга төренгән шушы мизгелендә, бәйрәмнәре килеп ишек какканда үзебезнең һәм калган барлык тәрбиячеләрне дә ихластан котлыйбыз! Авыр, ләкин мактаулы хезмәтләрендә сабырлык, ныклы сәламәтлек, сабыйлар куанычы теләп калабыз!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии