Рәхмәт сиңа, туган авылым Курмала!

Рәхмәт сиңа, туган авылым Курмала!

Кеше олыгайган саен үзенең үткән тормыш юлы баскычларын аерым мизгелләр итеп күз алдыннан үткәрә. Гөнаһсыз балачак елларын, үсмер вакытларын, мәктәп, училище, техникум, югары уку йортларында укыган яшьлек елларын матур истәлекләре, мавыктыргыч мизгелләре белән тагын бер кат искә ала. Беренче мәхәббәт, кичке уеннар (ул вакытларда вечер), концерт куюлар, эчтәлекле кичәләр үткәрү – болар барысы да һәр яшь кешенең башыннан үткән искиткеч матур чорлар, һәркемнең күңел түрендә саклана торган хатирәләр. 
Мин кечкенә генә, бик матур табигатьле Курмала дигән авылда туып үстем. Һәр гаиләдә 1948-1965нче елларда туган 4-10 бала. Дүрт балалы гаиләләр берничә генә, күбесендә 6-10 бала. Авылның гөр килеп торган чагы. 
Авылыбызда балалар бакчасы да, мәктәп тә юк, клуб дип аталган кечкенә генә бер бина бар иде. Шуңа да карамастан, белемгә омтылыш шулкадәр зур булган, бу балаларның күбесе техникум, училищеларда укып махсус урта белем алдылар, югары уку йортларын тәмамлап дәрәҗәле һөнәр ияләре булдылар. Без, 1951– 1952нче елгы балалар, бер сыйныфта ундүрт бала Чапшар мәктәбенә барып укыдык. Арабыздан дүрт егет укытучы һөнәрен сайладык –Фәрит, Госман, Фирсор, Рөстәм. Мәктәпләрдә балаларга белем бирдек. 
Шулай ук авылыбызның ветеран укытучылары Бибинур апа Гимаева, аның улы Рәфәгать, Әмрулла абый Әсхадуллин, озак еллар Чапшар сигезьеллык мәктәбе директоры булып эшләгән Лотфулла абый Абдуллин, аның хатыны Хәдичә апа турында халык күңелендә матур хатирәләр саклана. Лотфулла абый Абдуллиннар гаиләләре белән укытучылар: Рөстәм, Резеда, Фәридә, Рәсим – әти-әниләренең дәвамчылары. Рөстәмнең ике улы –Илдар белән Илфат та укытучылар. 
Әскаров Рәлиф Балтач гимназиясендә хезмәт итә, бик күп спортчылар әзерләп зур тормышка аяк бастырды. Ул чаңгыда шуу буенча Русия күләмендә спорт мастеры. Курмала авылының горурлыгы булган Рәлиф Әскаров быел Русия буенча чаңгы спортында иң нәтиҗәле эшләгән 25 тренер-укытучы исемлегенә керде. Бу бит сенсация! 
Авылым кызлары Гөлсинә, Раилә, Илсөя, Тәнзилә дә шушы мактаулы һөнәр ияләре. Курмала киленнәре – Мәсрүрә Сафина башлангыч сыйныфлар укытучысы, Рәйсә Шәйхетдинова, Әлфия Хәсәншина, Лилия Шәйхетдинова югары белемле укытучылар. 
Дини белем бирүче мөгаллимнәребез дә бар. Зөлфия Галиева –Курмала авылы мәчетендә, Гөлсинә Закирова Балтачның «Ислам нуры» мәчетендә балаларга һәм хатын-кызларга дини белем бирә. Шулай ук авылдашларыбыз Назилә апа Шәрәфетдинова һәм Гадения апа Зарипова озак еллар шушы өлкәдә хезмәт иттеләр. Назилә апа Казанның Нурулла мәчетендә һәм Кукмара мәдрәсәсендә, Гадения апа Салавыч авылы мәчетендә гарәпчә уку, язу, намаз уку, догалар өйрәнү буенча дәресләр бирделәр. 
Укытучыларыбызны барлаганда, Курмала, Салавыч мәктәпләрендә укыткан, 25 яшендә егет килеш Бөек Ватан сугышына китеп һәлак булган гармунчы Исхак абый Садыйковны зур ихтирам белән искә алабыз. 
Авылдашларыбыз – республикакүләм танылган табиблар Равилә Исрафилова, Халидә Газизова, милиция полковнигы Рифхәт Хәйретдинов, техник фәннәр кандидаты Илзия Нәҗмиева, Алабуга мәдәният училищесын тәмамлаган Гадения Борһанова, Рәхимә Галиевалар белән ничек инде горурланмыйсың?! 
Бик күп авылдашлар бухгалтерия, клуб-мәдәният, кооперация өлкәсендә белгечләр булып танылдылар. Киң профильле механизатор, агроном, зоотехник, мал табибы, инженер, элемтә белгече булып намуслы хезмәт итүчеләр дә бар. 22 хуҗалыклы кечкенә генә Курмалада бик күп төрле һөнәр ияләре туып үскән, илебезгә хезмәт иткән. Инде сугыштан соң туганнарның да күбесе 65-75 яшьтә. Ничек инде туган авылыбызга рәхмәт әйтмисең дә ничек инде аның белән горурланмыйсың?!
Бүгенге көндә дә авылыбыз тулы канлы тормыш белән яши, кешеләре бик тырыш, эш сөючән. Авыл халкы элек-электән игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгән. Авылның үзенә генә хас сирәк очрый торган һөнәре булган. Монда терлек мөгезеннән тарак ясаганнар. Бүгенге көндә калайдан төрле эшләнмәләр ясау белән Галиевлар династиясе уңышлы шөгыльләнә. 
1990нчы елда ачылган «Гыйльфан мәчете» гөрләп эшләп тора, көн дә биш вакыт азан яңгырый. Халык күңелендәге иман утын сүндермичә саклап, бүгенге көнгә алып килүчеләр – Нури Мусин, Нәҗип Галиев, Касыйм Галиев, Мәлик Борһанов, Хәмзә Гайфетдинов, Мәсхүт Галиев. Бүгенге көндә мәчеттә җанлы, игелекле тормыш булдыруда имамыбыз Рашит Галиевның роле зур. Бәйрәм намазлары бөтен авыл халкы катнашында уза. Ураза айларында гаиләләр ифтар ашларын авыл халкын җыеп мәчеттә уздыралар, тәравих намазлары укыла. Корбан ашлары да үткәрелә, вәгазь кичәләре оештырыла. Балалар, ир-егетләр, хатын-кызлар өчен дини белем бирү дәресләре алып барыла. Авыл зираты чиста, каралган, елына берничә тапкыр өмәләр оештырыла. 
Бик күп еллар Курмала авылы Сабан туйлары үткәрелеп килде. Авылда бик күп эшләргә Хәниф Бариев, Рафаэль Габдрахманов спонсор булып булышып торалар. Курмала авылыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның һәм сугыштан исән кайтканнарның исемлеге язылган обелиск та даими чистартылып, буялып, тиешле тәртиптә тотыла. 
Менә ничә еллар инде Курмалада туып үскән гүзәл затларыбыз җәен җыелып матур очрашулар оештыралар. Боларның барысы да шушы кечкенә генә Курмала дигән авылда туып үскән авылдашларның зур хезмәт җимеше. Олы рәхмәт сиңа, туган авылыбыз Курмала!
2022нче елда Идел буе федераль округы буенча «Безнең заман геройлары» иҗтимагый премиясе иясе Госман ХӘСӘНШИН, 
Балтач районы

Комментарии