«Ватан» романында Муса Җәлил турында халык белмәгән мәгълүматлар бар»

«Ватан» романында Муса Җәлил турында халык белмәгән мәгълүматлар бар»

Әдәбиятта балалар шагыйре булып танылган, шулай ук тәрҗемәче, бик күп җырлар, драма әсәрләре авторы Рафис Корбан «Ватан» дип аталган яңа романын китап итеп чыгарган. Әсәр герой шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы турында. Халыкка билгеле булмаган бик күп мәгълүмат тупланды, ди язучы үзе. Гыйнварның 28ендә Филармониянең концертлар залында китапны тәкъдим итү кичәсе булачак. Рафис Корбан, шушы китабы белән, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва кылырга да ниятли. Гомумән, мәктәптән – мәктәпкә, шәһәрдән шәһәргә очрашуларга йөри, үзе турында ишеттереп тора торган актив язучыларның берсе ул Рафис Корбан. «Ватан» романыннан башланган сүзебез башка темаларга да кагылып үтте.

– Сүзне яңа романнан башлыйк әле, Рафис әфәнде!

– Бу роман Муса Җәлилнең һәм җәлилчеләрнең тоткынлыктагы тормышына, лагерь шартларында алып барган героик көрәшенә багышлана. Җәлил турында моңа кадәр язылган әсәрләрдән аермалы буларак, «Ватан» романында шагыйрьнең гаилә хәле хакында яңа мәгълүматлар бирелә. Бездә Муса Җәлилнең хатыны Әминә һәм кызы Чулпан турында гына яздылар һәм язалар. Ә бит Җәлилнең Рауза исемле беренче хатыны һәм аннан 1935нче елда туган Альберт исемле улы, Зәкия исемле икенче хатыны һәм аннан 1936нчы елда туган Люция исемле кызы да бар. Альберт бүгенге көндә инде вафат. Ләкин аның Альберт һәм Камил исемле уллары исән, Казан шәһәрендә яшәп яталар. Фамилияләре дә – Җәлилов. Ә Зәкиянең кызы Люция исә бүген Санкт-Петербургта яши. Аның кызы Лилиана – Санкт-Петербург театры артисткасы. «Ватан» китабын тәкъдим итү кичәсенә алар барысы да чакырулы.

Кичәдә Муса Җәлил шигырьләренә язылган җырлар да яңгыраячак. Ә икенче бүлек минем сүзләргә язылган җырлардан торачак.

– 2019нчы ел нинди вакыйгалар белән исегездә калды?

– Минем өчен бик нәтиҗәле ел булды ул. Беренчедән, шул «Ватан» романын бастырып чыгардым. Аны урысчага да тәрҗемә иттердем. Ә күренекле балкар язучысы Хәсән Шаваев романымны балкар теленә тәрҗемә иткән. «Муса Җәлилнең шагыйрь икәнен, шигырьләрен беләбез, тик нинди батырлык эшләгәнен, төрмәдә нинди шартларда яшәгәнен, тормышын белми идек. Романны бик кызыксынып укыдык», – диде. Әсәрем Нальчикта чыга торган «Мәңге Тау» журналында да басылып чыккан.

Тагын бер роман яздым – анысы разведчик Исхак Әхмәров турында. Аның өзекләре «Мәдәни җомга» газетасында басылган иде, «Казан утлары» журналының 1-2нче саннарында да дөнья күрәчәк.

Казах шагыйре Шаһизадә Әбдекәримовның шигырьләр китабын тәрҗемә итеп чыгардым. Балкар шагыйрәсе Тәнзилә Зумакулованың 85 еллык юбилее булды, шул уңайдан өч балкар шагыйренең – Тәнзилә Зумакулова, Әскәр Додуев һәм Муталип Беппаевның шигырьләрен тәрҗемә итеп, бер китап чыгардым.

Татарстан китап нәшриятында минем балалар өчен «Тимерле чәй» дип аталган китабым дөнья күрде.

Махачкалада Рәсүл Гамзатов исемендәге «Ак торналар» фестивалендә катнаштым. Быелгысы дүртенче тапкыр катнашуым инде. Аннары Төркиядә балкар шагыйре Кайсын Кулиевка һәйкәл ачылды, шунда чакырдылар. Мин аның 100 еллыгына китап чыгарган идем, һәйкәлне ачу тантанасында да чыгыш ясадым. Ике тапкыр Нальчикта булдым, язучылар белән, халык белән аралаштым. Нальчикта балалар өчен кабарда телендә «Җиләктә» дигән китабым чыкты. Менә шундый иҗади уңышлы ел булды бу минем өчен.

– Сезнең биографиягездә драматург дип тә язылган. Драма әсәрләре язасызмы?

– 20 ел язганым юк инде. Мин курчак театрында әдәби бүлек мөдире булып эшләдем бит. Пьесалар кирәк иде, ә язучылар язмый. Шуннан үземә утырып язарга туры килде. Өч пьесамны курчак театры куйды, яшьләр театры – 2 пьесамны. Чаллы курчак театры, Уфаның «Нур» театры, Әстерхан, Түбән Кама, Оренбург театрларында 10лап әсәрем куелды. Хәзер дә сорыйлар, тик аны язып утырырга вакыт юк, башка эшләр белән шөгыльләнәм. Әле менә тарихи романнарга кереп киттем.

– Монда бардым, тегендә катнаштым, дип сөйлисез. Боларның барысын да үзеңә оештырып йөрергә кирәк бит әле…

– Әгәр үзеңне белгертәсең, танытасың килсә, укучы белән элемтәң өзелмәсен дисәң, йөрергә кирәк. Хәзер кеше китап укырга бик ашкынып тормый бит. Шуңа күрә үзең йөрмәсәң булмый. Мин мәктәпләргә, балалар бакчаларына күп йөрим. Гомумән, хәзер күбесенчә шул балалар язучылары гына йөри дә инде. Күп язучылар – картлар, алар инде очрашуларга йөрми. Язучылар берлегендә 335 язучы бар дип беләм, шуның 237се – пенсия яшендә. Ә яшьләр – эштә, алар да йөри алмый.

– Язучы дип аталу өчен Язучылар берлеге таныклыгы кирәкме соң?

– Чын мәгънәсендә язучы дип аталырга лаек булмаса да, Язучылар берлегендә торучылар күп хәзер. Берлектә торуның ниндидер өстенлекләре бар дип уйлыйлар. Мин берлек рәисе булганда, берлеккә алырдай булмаганнарга шәрәфле әгъза дигән таныклык бирә идем, алар шуңа да канәгать була иде. Хәзер андый нәрсә беткән.

Шул ук вакытта берлектә булмаганнар, ләкин чын язучы булганнар да бар. Мин Биектау районында шигырь язучы укытучыларны, китапханәчеләрне җыеп, «Каләмдәш» дигән түгәрәк алып барам. Ике атнага бер тапкыр җомга көнне җыелабыз. Йөрүче бик күп, башлаганда 100ләп кеше иде! 60лабының шигырьләрен туплап, китап чыгардым, аңа бик куандылар инде. Менә хәзер тагын бер китапларын тупладым. Шул үзешчәннәр арасында 5-6сы бик көчле яза, алар дәрәҗәсендә яза алмаучы, ләкин берлектә әгъза булып торучы шагыйрьләр күп.

30-40 язучы бар инде бездә, дип сөйлиләр. Мин үзем алай гына димәс идем, күбрәк. Безнең язучыларга активлык җитми. Аннан соң әдипләрдә элеккеге кебек масштаблы фикерләү бетте. Мемуарлар язуга күчтеләр, үзләре өчен генә кызык булганны язалар. Тарихка тирән кереп яисә бүгенге проблемаларны тирәнтен өйрәнеп язылган әсәрләр юк диярлек.

– Язучылык бүген һөнәрме, әллә хоббимы?

– Язучылык белән генә акча эшләп булмый. Аның өчен артыңнан этүче булуы кирәк. Әнә җырчыларның продюсерлары бар бит. Язучыга да продюсер кирәк, ә бездә андый нәрсә юк. Мәскәү язучылары арасында бар әле ул. Язучының үзенә дә язганыннан акча кереп бара, аның әсәрен таныту, тарату белән шөгыльләнгән аерым компанияләр дә акча эшли. Продюсер кебек. Хәер, әйткәнемчә, бездә аның ул дәрәҗәдә яза торган язучысы да юк. Менә татар авылы бетеп бара. Авыл бетте икән – милләт бетте дигән сүз. Менә шуның төбенә төшеп, тирәнтен казып язучы юк. Аның проблемаларын бөтен кеше белә, тик язарга куркалар, язмыйлар.

– Нишләп үзегез язмыйсыз?

– Минем андый хыял бар. Киләчәктә язармын дип уйлап йөрим. Язарга кирәк тә! Әле менә тарихка бирелеп киттем бит.

– Киләчәк дигәннән, тагын нинди планнар белән янып йөрисез?

– Исәнлек булса, язарга әле исәп. ТАССРның 100 еллыгына багышлап, әдәбият һәм сәнгать әсәрләре иҗат итү өчен, Татарстан Хөкүмәте гранты игълан ителгән иде. Шуның ярдәмендә балалар өчен шигырьләр циклы бастырып чыгарырга җыенам.

Аннан соң Фатих Кәрим турында язасым килә. Аның турында да бернәрсә диярлек белмибез бит.

Композитор Салих Сәйдәшевнең әнисенең әтисе – безнең Биектау районы, Кече Битаман авылыннан. Аның турында яздылар инде, тик барыбер тулысынча ачып бирә алган әсәр юк. Менә шуны өйрәнеп язасым килә. Андый әсәрләр тиз язылмый, өйрәнү күп вакытны ала. Әйтик, «Ватан»га материалны 5 еллап туплаганмындыр, Исхак Әхмәровны 10 ел тирәсе өйрәндем.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии