- 14.02.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №06 (12 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Гаҗәеп матур килде 1975нче елның көзе. Әле сентябрь башы гына булуга карамастан, агачлар инде кызгылт-сары шәл ябынып утыралар. Алтын тәңкәләрне хәтерләткән яфракларны йомшак җил селкетә. Алар арасыннан һава зәп-зәңгәр булып күренә. Мин инде бер ел адвокат булып эшлим. Судта катнашмаган көннәрем Арча-Әтнә-Түбән Көек юлларында уза. Йөк машинасы әрҗәсеннән төшеп җәяү дә йөгерәм, трактор арбасына да сикереп менеп утырырга туры килә. Яшьлек хикмәтедер инде: авырлыгы сизелми. Көз яңгырсыз, коры килгәнлектән җәяү йөрү үзе бер рәхәт.
Шулай табигать белән хозурланып, тормыштан канәгать кенә булып йөргәндә, мине Адвокатлар коллегиясе Президиумы рәисе Казанга чакыртып алды. Эшкә үз теләге белән, хәйран каршылыкларны җиңеп алган иде ул мине. Тик бер мәлне хуҗабыз ни өчендер өнәп бетерми башлады. Чалбар киеп йөрүемне дә яратмый, каш-күз буяуларыма да бәйләнә. Эшемнән дә гаеп эзләп карый. Зур гәүдәле, калын тавышлы кырыс хуҗабыздан күп адвокатлар, ул бер сүз әйтүгә, калтырап төшә. Ә мин, киресенчә, аның белән аралашканда куркуымны күрсәтмәскә тырышам, эчтән ни уйлаганымны тышка бәреп әйтергә өйрәнгәнмен. Бәлки, шушы гадәтем дә ошап бетмәгәндер аңа.
Ни генә булмасын, шулай тиз генә янына чакыртып алуыннан бер генә яхшылык та көтмим. Арча поезды тәгәрмәчләре дә бертуктаусыз «тагын эләгә, тагын эләгә, тагын эләгә» дип тәкелдәп бара сыман. Ул елларда Адвокатлар коллегиясе Президиумы Киров урамында элеккеге сәүдәгәрнең ат абзары булган иске бер бинада урнашкан иде. Битараф кына кыяфәт белән шул йортның ишеген ачам. Килеп керүгә хисапчы кулыма командировка юлламасы тоттырды. Мари Республикасы Югары судында Казаннан бер автотранспорт хуҗалыгының дәрәҗәле җитәкчесен аерата зур күләмдә дәүләт милкен урлауда гаепләү эше карала икән. Җитәкче белән бергә хуҗалыкның баш хисапчысы һәм тагын берничә инженер-техник хезмәткәр дә гаепләнә. Баш хисапчыны яклау өчен Президиум мине билгеләгән.
Моңарчы икътисад өлкәсенә кагылышлы катлаулы эшләрдә катнашу тәҗрибәм юк иде. Курка калдым һәм бу турыда хуҗабызга да әйтергә җөрьәт иттем.
«Булдыра алмасаң, урыныңа кеше табарбыз, ләкин син дә коллегиядән ычкынырсың», – дигән катгый сүз бернинди шикләнүләргә дә урын калдырмады. Безнең ише татар авылында туган, милли мәктәп тәмамлаган, нигездә яһүд һәм урыс милләте вәкилләреннән торган адвокатлар оешмасына да очраклы гына килеп эләккән кызыйны эштән чыгарып җибәрсәләр, кабат әйләнеп кайтулар мәңгегә булмый инде ул. Карышып торуның мәгънәсезлеге аңлашыла. Тиешле документларны алып, вокзалга юнәлдем.
Каршыма коллегам – иптәш кызым Фәридә очрады. Баксаң, аны да «мари төркеме»нә керткәннәр икән. Күңел бераз тынычланып китте. Йошкар-Олага килеп төштек. Шәһәрнең үзәк мәйданындагы «Совет» кунакханәсенә барып урнаштык.
Суд утырышларына кадәр башта җинаять эшен өйрәнергә, якларга тиешле кеше белән очрашырга кирәк иде. Эшне Мари Югары суды әгъзасы – Павлов фамилияле судья караячак икән. Туп шикелле тыгыз, кечкенә гәүдәле Павлов бик ачык йөзле кеше булып чыкты. Эшне өйрәнергә рөхсәт язуы биргәндә ул безгә материалларның 40лап томнан торуын, хәзерге вакытта эшне РСФСР прокуратурасы вәкиле Б.Каллистов һәм Казаннан килгән прокурор Г.Матюшов өйрәнеп утыруын әйтте. Җинаять эшен прокуратура тикшерүчеләре төркеме туплаган. Шуларның берсе –Әмиров прокурорларга судка хәзерләнергә булыша икән. Ул елларда суд утырышында 2 прокурорның катнашуы, бигрәк тә гаепләүче булып Мәскәүдән килгән прокурорның үзе дә процесска керүе практикада очраган хәл түгел иде. Каралачак эшнең җитдилеген шуннан ук абайладык. Дәрәҗәле гаепләүчеләр төркеме утырган эш бүлмәсенең ишеген ачуга беренче очраган кеше Кафил Әмиров булды. Зур гәүдә, кап-кара чәч, үзәккә үткәреп карый торган чәнечкеле күзләр өстендә ялтырап торган куе кашлар. Танышу, эш томнарын алу бик итагатьле шартларда барса да, Әмиров безгә кырт кистереп әйтеп салды: «Өйрәнсәгез ни, өйрәнмәсәгез ни. Без тапкан дәлилләр ныклы һәм җитәрлек. Ләкин менә сез яклау дәлилләре таба алырсызмы икән?»
Эш томнарын кочаклап бүлмәдән чыгып барганда мин Фәридәгә: «Башкорттыр бу, бик усал күренә», – дип пышылдадым. Пышылдап кына әйткәнне дә әллә кайдан ишетеп калган икән Әмиров. Күп еллар узгач, үзе сөйләде бу турыда.
Баш күтәрмичә эш материалларын өйрәнәбез. Гаепләүнең асылы бер карашка әллә ни катлаулы да түгел кебек. Автохуҗалыкның йөк машиналары Киндер таш карьерыннан таш ташый. Автохуҗалык җитәкчеләре, карьерның маркшейдерлары белән сүз куешып, башкарылган эшнең күләмен документларга арттырып яза. Ташыган йөкнең күләменә – тонналар, узган юлга чакрымнар өстәлә. Аермадан кергән акча үзләштерелеп барыла. Гаепләү версиясе әнә шуннан гыйбарәт. Эш томнарына кочак-кочак документлар теркәлгән. Һәр томны өйрәнгән саен, Әмировның сүзләре искә төшә. Дәлилләр тикшерүченең үз версиясе генә түгел, эксперт-хисапчыларның актлары белән дә көчәйтелгән. Миңа бик үк аңлашылып җитмәгән саннар дөньясында тикшерүченең балыктай йөзүе күренеп тора. «Бу Әмиров усал гына түгел, бик акыллы да ахрысы, ерак китәр бу», – дим мин Фәридәгә. Шул чакта әйтелгән сүзләремнең дөреслеген тормыш үзе күрсәтте. Эш материалларын өйрәнеп бетергәннән соң, алда торган суд процессының минем өчен бик авыр булачагы көн кебек ачык иде.
Авырлык эшнең асылында гына түгел, ә гаепкә куелган РСФСР Җинаять Кодексының 93нче искәрмәле билгеле маддәдә каралган җинаять җәзасының артык кырыслыгында иде. Бу маддәдә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү белән беррәттән иң югары җәза – үлем җәзасы да каралган. Урланган дәүләт милкенең бәясе 10 мең сумнан артканда, нәкъ менә шушы маддә нигезендә җавапка тарталар. Ә безнең эш буенча өстәп язылган тонна-чакрымнарның бәясе миллион сум тирәсендә уйный. Ул заман өчен коточкыч зур акча иде бу.
Йошкар-Ола шәһәренең тикшерү изоляторында сак астында утырган баш хисапчы янына барганда бер генә максат иде, ул да булса яшьлегемә, тәҗрибәм юклыкка сылтап, аны минем яклавымнан баш тартырга үгетләү иде. Сорау алу беркетмәләрендә бик олы күрсәтелгән аның яше. Очрашу бүлмәсенә конвоир мин көткәннән дә олырак, йончыган абзыйны алып керде. Абзыйның йөзендәге табигать биргән акыл, сабырлык чалымнары бер карауга күзгә ташлана. Бу хәлләрдән соң 35 ел вакыт узса да, ул абзый белән әңгәмәбезнең һәрбер сүзе истә.
– Мансур ага (исеме үзгәртелде), мин Сезне якларга дип билгеләнгән адвокат, яшереп тормыйм – эш тәҗрибәм аз, эшне бик тырышып өйрәнсәм дә аңлашылмаган урыннар күп калды. Мин Сезгә сыйфатлы ярдәм күрсәтә алырмын, дип вәгъдә итә алмыйм. Сезнең эш катлаулы. Аның очына чыгар өчен бик югары квалификацияле юрист кына түгел, бухгалтер да булырга кирәк. Коллегиядә зур тәҗрибәле адвокатлар күп. Сезгә миннән баш тарту файдалырак булыр. Языгыз гариза, – дидем.
Абзый миңа озак кына бер сүз әйтми карап утырды да:
– Беләсезме, сеңлем, мин тормышта бик күп авырлыклар күргән кеше, сугыш окопларында алган яраларым әле дә сызлый, шулай да мин сугыш гарибе, дип өйдә утырмадым, эшләдем. Әмма мин җинаятьче түгел, дәрәҗәле җитәкчеләрнең боерыгын үтәүдән баш тарта алмаган бер бәндә мин. Гаепләүдә күрсәтелгән ул акчалар минем кулга кергән булса, мин дә алар кебек адвокатларны Мәскәүдән яллаган булыр идем. Юк шул. Башкалар кулында ул акчалар. Шуңа күрә мине якларга дип Сезне билгеләгәннәр икән, мин шуңа риза. Безнең хуҗадай көчле кешене дә кулга алып, эшне судка китереп җиткергәннәр икән, бу инде гадәти хәл түгел. Хөкем карары каты булачак. Мөгезле адвокат килсә дә, бу хәлдән котылып калып булыр дип уйламыйм мин. Эш ни белән генә бетсә дә, мин Сезгә рәнҗемәм. Мин кешеләрне бераз таный беләм. Нигәдер Сезгә ышанам мин. Әйдә, кулыгыздан килгәнчә эшләп карагыз әле, – диде.
Шулай итеп, тормышымның 6 айга сузылган «мари дәвере» башланды һәм бу дәвер мине күп нәрсәләргә өйрәтте, күп нәрсәләргә күземне ачты. Иң беренче итеп, бу эшнең кузгатылу тарихы бик гади булмавын белдем. Хөкем эскәмиясенә төп гаепләнүче булып утыртылган шәхес – Казанның чәчәк аткан автохуҗалык оешмасы җитәкчесе – кулга алынганчы республиканың иң дәрәҗәле кешеләренең берсе булган. «Обкомның беренче секретаре бүлмәсенә дә ишекне аяк белән тибеп ачып керә ул», – дип сөйли торган булганнар аның турында. Шундый дәрәҗәдә тыныч кына яшәп ятканда, бу оешмага гади генә, ябык кына бер әби килеп керә. Керә дә ревизор таныклыгын күрсәтеп, бухгалтерия документларын бирүне таләп итә. Заманча итеп әйткәндә, «обком түбәсе» астында рәхәтләнеп эшләүче, рәхәтләнеп яшәүче җитәкче аны-моны абайламый документларны ревизор кулына тапшыра һәм аның дөньяда барлыгын да оныта.
Бер көн утыра әби документлар өстендә, ике көн утыра. Көн артыннан көн, атна артыннан атна үтә. Җитәкче үзенең «зур» эшләре, ревизор әби исә үз эше белән мәшгуль.
Көннәрдән бер көнне әби янәдән җитәкченең кабул итү бүлмәсендә пәйда була, җитәкчедән аңлатма бирүен сорый. Әбинең юлына секретарь аркылы төшеп, бусагадан ук кире бора. Әбекәй дә төшеп калганнардан түгел. Тикмәгә генә 70 яшендә шундый җаваплы эштә эшләми. Бер көнне секретарьдан үтеп, кабинет ишеген ачарга өлгерә. «Зур» эшләре бүленгәнгә гасабиланып, хуҗалык җитәкчесе ревизорның өстенә җикеренеп килә башлый, алай гына да түгел, аркасыннан тотып, кабинет ишегеннән этеп чыгара һәм борын төбендә ишекне ябып куя.
Бу хәлгә ревизор бик гарьләнә, шул көнне үк документлар белән тулган папканы җыя да Мәскәүгә китеп бара. Бер атна буена көне-төне КПСС Үзәк Комитетының кабул итү бүлмәсе ишеге төбендә чират тора һәм, ниһаять, тиешле кешеләргә алып килгән документларын чыгарып салып, «тонна-чакрымнар»ның ничек итеп йөзәрләгән меңнәргә әйләнеп, кемнәр кесәсенә кергәнен аңлата. Шул ук көнне Үзәк Комитеттан ТАССР прокуроры И.Хәмидуллинга ашыгыч хөкүмәт телеграммасы оча. Татарстанда гына түгел, бөтен СССРда моңа кадәр тиңе булмаган җинаять эше кузгатыла.
Тикшерүне берничә тикшерүчедән торган төркемгә тапшыралар, аны тәҗрибәле К.Маврин җитәкли. Араларында иң яше – К.Әмиров. Ходай биргән зирәклек, тормышның һәрбер өлкәсендәге күренешләргә кызыксынып, төбенә төшәргә омтылып карау, фән-техника, әдәбият-сәнгать өлкәсендәге һәрбер яңалыктан хәбәрдар булу яшь белгечкә хокук өлкәсендә дә уңышлы эшләргә ярдәм итми калмаган, күрәсең. Ул тиз арада тикшерүчеләр төркемендә төп фигураларның берсенә әйләнә.
Йошкар-Олада судта утырганда да безнең яклау эшенә аяк чалучы тикшерүче Әмиров булды. Белдерелгән гаепкә каршы торырдай дәлилләребез юк, дип әйтелсә дә, процесс барышында яклау файдасына борып җибәрерлек мизгелләр әледән-әле туып торды. Андый вакытларда, бик куанып, судка үтенечләр белән мөрәҗәгать итәбез, судның игътибарын каршылыклы дәлилләргә юнәлтәбез. Процесста катнашучы ике прокурор бер-берсенә карап пышылдашып алалар да судтан тәнәфес сорыйлар. Судлар гомер-гомергә адвокатка караганда прокурорларны теләбрәк тыңлый. Тәнәфес шул вакытта ук бирелә. Без, адвокатлар, белеп торабыз: прокурорлар Әмиров белән очрашачак. Әмировның суд бинасында утыруын беләбез, әмма кайдан ничек итеп процесста адвокатлар биргән сорауларны шул минутында ук белеп, тиз арада шул сорауларга җавап әзерләп куюын аңлый алмыйбыз. Ул бит безнең белән суд залында утырмый. Законда да, суд практикасында да эшне судка тапшырган тикшерүченең суд залында утыру мөмкинлеге каралмаган. Шуны искәртеп үтәсе килә: ул вакыттагы законнар нигезендә дә ачыктан-ачык тыю юк бу мәсьәләдә, чөнки җинаять эшләре (кайбер искәрмәләрдән тыш) ачык суд утырышында карала. Менә шул законда тыю булмаганнан файдаланып, Әмиров суд барышын башка бүлмәдә радиодан тыңлап утыра, ахры, дип фаразлый башладык. Ничек кенә булмасын, минем судтан сораган бер үтенечемә прокурорларның биш җавабы әзер. Алар тәнәфестән соң бик эшлекле кыяфәттә суд залына кереп утыралар да, көр тавыш белән безнең үтенечне кире кагардай дәлилләр китерәләр. Без, яклаучылар, «үзләренең башлары җитмәс иде, Әмиров эше генә бу» дип уфтанабыз. Яклаучылар өчен уңышлы хөкем карары чыгу шансы көннән-көн кими барганын аңлыйбыз.
Берәр ай шундый режимда эшләгәннән соң, гаебен танымый утыру юлы белән бару клиентым өчен отышлы булмаячагын мин тулысы белән аңладым. Мансур ага үзе дә шул фикергә килгән иде инде. Законда гаепне танымау җаваплылыкны авырайтучы шарт дип каралмаса да, судлар гаебен танымаучыга җәзаның зурысын билгелиләр. (Кызганычка, хәзерге суд практикасы да шул юл белән бара). Озак кына киңәшләшкәннән соң, Мансур ага гаебен тану юлы белән барырга карар кылды. Бу хәл минем бурычны күпкә җиңеләйткән кебек булды. Әмма бу беренче карашка гына шулай иде. Хәзер миңа тонна-чакрымнарны өстәгәндә җитәкчесенең көчле басымы астында эшләргә мәҗбүр булуын дәлилләргә, баш бухгалтерның шәхесен, аның җинаять юлына очраклы басуын, үзләштерелгән акчаларның бер тиене дә аның кулына кермәвен исбатларга кирәк. Орден-медальле сугыш инвалиды, олы яшьтәге кеше өчен зур срокка иректән мәхрүм итү җәзасы үлем җәзасы белән бер булуын тупылдык Павловка һәм аның ике ягында утыручы халык утырышчыларына үтеп керерлек итеп җиткерә алу да җиңел мәсьәлә түгел. Бу эш тирәсендәге шау-шу СССР күләмендә генә түгел, дөнья күләмендә бара. Башта бу эшне ТАССР Югары суды карарга тиеш иде. Законда да шундый тәртип. Ләкин эшне билгеләргә генә җыенганда «Америка тавышы» радиостанциясе: «Татары хотят устраивать судилище над безвинным евреем Р.» дип бөтен дөньяга сөйли. Моңа җавап итеп, ул заманның күренекле журналисты И. Шатуновский «Экватор буйлап йөз мәртәбә» дигән күләмле мәкалә язып бастыра, янәсе өстәп язылган чакрымнарның озынлыгы экваторны йөз мәртәбә әйләнеп чыгарга җитәр иде. Шатуновский мәкаләсендә материалларына туры килеп бетмәгән фактларны да язган. Совет чорында шундый язылмаган закон бар иде. Теге яки бу җинаять эше турында газета-журнал битләренә язу бу эш буенча хөкем карары үз көченә кергәнче катгый тыела. Бу очракта Шатуновскийга ни өчендер искәрмә ясалды. Ә без моны хөкем карары чыкканчы ук гаепләнүчеләрнең язмышы хәл ителүен күрсәтүче билге итеп фаразладык. Менә шундый җәмәгатьчелек фикере астында безгә ул кешеләрне яклау бурычы йөкләнгән иде.
Яклау чыгышымны тулысы белән хәтерләмим инде. Чыгышымның азагында: «Мөхтәрәм судьялар! Хөкем карары ул газета мәкаләсе түгел. Мәкаләдә язылганнар дөреслеккә туры килмәскә дә мөмкин. Хөкем карары исә законлы да, гадел дә, кешелекле дә булырга тиеш. Сугыш кырларыннан каты яралар алып кайтып, гомеренең калган өлешен гарип булып яшәгән, шушы яшәү өчен көрәш вакытында үзендә «тормыш хуҗалары»ның көченә каршы торырдай көч таба алмаган, шуның өчен хөкем эскәмиясенә утырган «кеп-кечкенә» бер татар хисапчысының сездән шундый хөкем карары көтәргә хакы бар дип уйлыйм», – дип судка мөрәҗәгать иттем.
Төп гаепләнүчене Мәскәүдән килгән тәҗрибәле адвокат Нина Суслова яклый иде. Бу ханым үзе турында бик югары фикердә. Безгә «провинциаль» адвокатлар итеп кенә карый. Судта катнашучылар барыбыз да бер кунакханәдә торганлыктан, процесстан тыш та еш аралашабыз. Мәскәү адвокаты «Суслов»ның сеңлесе икән, дигән имеш-мимешләр дә йөри. Суслова серле генә елмая: янәсе ни теләсәгез – шуны уйлагыз. Кыскасы, башкаладан килгән адвокатның яклау чыгышын прокурорлар да, без, адвокатлар да, кызыксынып көтеп алдык.
Дөресен генә әйткәндә, әллә ни тәэсир калдырмады аның чыгышы. Менә яклау чыгышлары бетте. Соңгы сүзләр әйтелде. Суд киңәшкә калды. Без барыбыз да: прокурорлар, адвокатлар, экспертлар хөкем карары игълан ителүне суд коридорында дулкынланып көтеп торабыз.
Адвокат Суслова Әмиров янына килеп: «Ну, минем чыгышны ничек бәялисез?» – дип сорый. Әмиров хәйләкәр елмаеп сүз башлый: «Көчле чыгыш, Нина Петровна, дәлилле, нигезле, хисле, ә иң мөһиме… – ди дә пауза ясый. Бу ни белән бетәр икән, дип карап торам. Нина Петровнабыз майда йөзә бу сүзләргә. Ә тегесе сүзен дәвам итә: «…иң мөһиме бар да бушка!» Башкала адвокатының чырае агарып, кыйшаеп катып кала. Ә мин, аяусыз кылана бу егет, дип уйлап куям. Ул арада барыбызны да суд залына чакыралар.
Хөкем карары көтелгәнчә булды. Суд хөкем ителүчеләрнең гаебе тулысы белән расланган, аларның гамәлләренә дөрес юридик бәя бирелгән, дип тапкан. Суд аларның һәркайсына төрле срокларда иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләде. Мансур ага да иректән мәхрүм итү җәзасы алды. Әмма җәза срогы без уйлаганнан да күпкә кимрәк иде. Саубуллашканда ул: «Үз эшегезнең дәрәҗәсен беркайчан да киметмәгез. Сез яхшы яклаучы, күпләргә ярдәм итәрсез әле. Рәхмәт, сеңлем!» – дип кулымны кысты.
«Мари дәвере» шулай тәмамланды. Бу эш минем профессиональ язмышыма бик күп уңай үзгәрешләр кертте. Бу эштә катнашканда мин исәп-хисап документларыннан, аларда язылган саннардан курыкмаска өйрәндем. Күп кенә яклаучылар әле хәзерге заманда да суд экспертизасы нәтиҗәләрен бәхәссез дәлил итеп кабул итеп, аларның нәтиҗә ясалган өлешен генә укып чыгалар. Ә бит закон буенча, алар башка дәлилләр кебек үк тәнкыйть күзеннән бәяләнергә тиеш. Аның өчен актның төп өлешен – тикшерү ысулларына багышланган өлешен өйрәнү зарур. Боларның барысына да мине шушы «тонна-чакрымнар» турындагы эш өйрәтте. Алай гына да түгел, бу эш тормыш дәресе буларак та бик гыйбрәтле булды. Татар халкының тупас кына булса да хакыйкатькә туры килгән бер мәкале бар: батыр үлеме марҗадан, ди ул. Хилафлык юлы белән «тормыш хуҗасы»на әйләнгән җитәкче – «батыр», ә олы яшьтәге ревизор әби «марҗа» төшенчәләренә туры килмиләр, әлбәттә. Монда сүз тормышның төрле якка борылып китүе турында, ягъни «зур» кешеләрнең язмышын «кечкенә» кешеләр дә тискәре якка үзгәртеп куярга мөмкин дигән фәлсәфә ята. Уйлап карыйк әле. Әгәр дә безнең эшнең «герое» ревизор ханымны тиешенчә каршылап, үзенең мин-минлеген онытып торып, тиешле аңлатмаларын биргән булса, безнең әбекәебез дә Мәскәүгә чыгып китмәс иде, ул казып чыгарган җитешсезлекләр дә обком шелтәсе бирүдән ерак китмәгән булыр иде.
Бу истә калган эштән соң ярты гасырга якын вакыт узды инде. Миңа да кемнәрне генә яклап, нинди генә эшләрдә катнашырга туры килмәде. Араларында хәйран зур түрәләр, эшкуарлар да байтак булды. Кайберләре бик аңлы, кешечә фикер йөртә. Кайберләреннән беренче күрүдә үк күңел кайта. Мондыйларның тормыш фәлсәфәсе тик бер нәрсәгә корылган: «власть, акча безнең кулда, тынычлап яшәргә вак-төяк бәндәләр генә комачау итә, тешләп маташкан булалар». Андыйларга мин үземнең «тонна-чакрымнар» турындагы эшемне сөйләп күрсәтәм. Һәм: «Илдә режим үзгәрсә дә, кешелекнең төп законнары үзгәрми, кешелек хисен, чаманы югалтмагыз, югыйсә сезнең тормыш юлында да кечкенә ябык гәүдәле, әмма принципиаль әби, ә аның артында теләсә нинди җинаять йомгагын сүтәргә сәләтле «әмировлар» торырга мөмкин», – дип кисәтәм.
Зөбәйдә ЯХИНА
РЕДАКЦИЯДӘН: укучыларыбызга, гомумән татар халкына яхшы таныш булган Татарстанның атказанган юристы, адвокат Зөбәйдә Яхинага 11нче февральдә 70 яшь тулды. Ул газетабызның да бик якын дусты, ярдәмчесе. Юридик сораулар, мәсьәләләр туганда без иң элек Зөбәйдә Яхинага мөрәҗәгать итәбез. Ул газетабызның беренче көннәреннән үк аның уңышлары өчен сөенеп, кимчелекләребезгә көенеп безнең белән яши. Мин аның белән кайчан танышканымны да хәтерләмим. Телевидение елларыннан ук бер-беребезне беләбез һәм бер-беребезгә хөрмәт казанып, дуслашып киттек. Аның дикторларны көнләштерерлек дөрес матур дикциясе, татарча да урысча да камил мөкәммәл сөйләме мине сокландыра иде. Үзенә дә әйтәм, журналистика юлын сайлаган булса, аннан гаять көчле журналист чыккан булыр иде. Аның юрпруденцияне татарчалаштыру, судларны татар телендә алып баруны оештыру төркемендә эшләгәнен, татар телендә югары сыйфатлы юридик хезмәт күрсәтү эшен җайга салу эшенә зур өлеш керткән кешеләрнең берсе булганын да бик яхшы беләм.
Зөбәйдә Нургалиевна, күпсанлы укучыларыбыз исеменнән чын күңелдән котлыйбыз! Үзеңә, якыннарыңа, дус-ишләреңә сәламәтлек, хәерле гомерләр телибез. Бергәләшеп, бер-беребезнең уңышларына сөенеп, хәерле хәләл озын гомерләр кичерергә язса иде.
Зөбәйдә ханымның, тормыш үзе язган хикәятләре бихисап. Бүген шуларның берсен сезнең игътибарга да тәкъдим иттек.
Зур ихтирам һәм котлаулар белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии