- 14.12.2019
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2019, №49 (11 декабрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Соңгы ун елда Русиядән чит илгә күченеп китәргә теләгән яшьләрнең саны 50 проценттан арткан. Бу коточкыч зур саннар. Димәк, һәр икенче егет яки кыз башка илдә яшәргә тели дигән сүз.
Хәер, күченү күпләрнең хыялында гына кала. Теләү белән генә булмый, тел белү дә, эш тә кирәк бит. Ләкин хыялын тормышка ашыручылар да бар. Тумышы белән Башкортстаннан булган, Казанда татар филологиясе факультетын тәмамлаган 26 яшьлек Гөлназ Гатауллина мәсәлән, яшәү урыны итеп Төркияне сайлаган. Аның ни өчен Русиядән китүе – башка яшьләрнең дә проблемасын ачык күрсәтә.
– Мин нык ирек ярата торган һәм бер җирдә утырып тора алмый торган кеше. Студент вакытта ук берьюлы өч эштә эшләдем: мәктәптә татар теле укыттым, Камал театрында менеджер булып эшләдем һәм чәчтараш курсларын укыта идем. Дүрт ел элек университетны бетергәч, кулымда татар теле укытучысы булырга дипломым бар иде, ләкин мәктәптә эшлисем килмәде. Җитдирәк эш табарга теләдем һәм моңа кадәр эшләгән өч эшемне дә ташлап, «Ак Барс Холдинг»ының төбәк бүлекчәсендә генераль директорның ассистенты булып эшли башладым. Хезмәт хакым – 25 мең сум. Иптәш кызларым белән фатир яллап торабыз, аңа түләргә кирәк. Бу акча җитми иде. Стресста яши башладым. Матди яктан кыенлыклар кичергәндә шулай була бит ул. Бер елга якын түздем, шуннан бер төзелеш оешмасына эшкә кердем. Анда да шул ук хезмәт хакы. Студент чакта өч эштә эшләп, мин бик яхшы акчалар ала идем, ә менә университетны тәмамлап, карьера үсеше кирәк бит, дип, берсен генә калдыргач, яшәргә авыр була башлады. Шундый вакытымда Казанда Татар яшьләре форумы башланды. Эштән сорап, бер атнага бу чарага киттем. Форумда Кырым татарлары белән аралашып, дуслашып калдык. Шуннан соң башыма әллә Кырымга күченим микән, дигән фикер килде. Форум буе бәхетле идем, яңа танышулар, күңелле. Ә ул беткәч, төзелеш оешмасына эшкә шундый теләмичә, барасы килмичә, көч-хәл белән үземне мәҗбүр итеп кенә йөри башладым. Кабат стресска чумдым. Шул чакта Кырымга күченергә сәбәп булырлык хәл килеп чыкты: бер көнне төнге икегә кадәр эштә җыелыш булды да, икенче көнне эшкә йокылы килдем. Арган килеш эшкә чыгып, ниндидер хата ясадым да, җитәкчедән шелтә алдым. Шунда уйладым: ник мин үземә ошамаган эштә эшлим, үземә ошамаган тормыш белән яшим? Кем өчен? Шунда ук эштән китү турында гариза яздым һәм Кырымга чыгып киттем…
– Кырымда тормышың үзгәрдеме?
– Кырымга күчеп киткәч, башта бик авыр булды. Аеруча эш табу. Симферопольдә калырга карар бирдем дә, эш таптым – Юстиция министрлыгының суд экспертизалары лабораториясенә эшкә урнаштым. Анда хезмәт хакы бик әз иде, яз көне туризмга килеп кердем. Алуштага күчендем дә, отельдә эшли башладым. Бу минем өчен хәл иткеч вакыйга иде. Үземә туризмның ни кадәр якын булуын аңладым. Бу чынлап та мин ләззәт алып эшли торган эш булып чыкты. Ләкин Кырымда калмадым мин. Гарәп Әмирлекләренә чыгып киттем. Анда Исмәгыйль абый Шәңгәрәев бар бит. Аның туганнан-туган энесе Әсхәт туризмда, җитәкче. Шуның ассистенты булып эшли башладым. Дубай, ягъни Гарәп Әмирлекләре минем ил түгел. Яшеллек юк – гел чүл. Дөньяга танылган престижлы элитаның да күзгә төтен җибәрү генә булуын аңладым. «Аһ, ә мин бит Гарәп Әмирлекләрендә, дөньяның иң бай илләренең берсендә яшим», – дигән бәхетле хисләр булмады. Мин анда ике елга якын эшләдем, тик үземне үз җиремдә кебек хис итми идем. Төркиягә китәсе килде. Ул минем төрек сериалларын караганнан соң туган күптәнге хыял иде. Анда бит матур-матур җирләр күрсәтәләр, матур хикәяләр… Сериалларда традицияләрен дә, гореф гадәтләрен, тормыш рәвешләрен дә күрәсең. Күңелемә ятты. Төркиягә мәхәббәтем барлыкка килде. Кырымда яшәгәндә һәр иртә диңгезгә ялгызым йөзәргә чыга идем. Ә Алуштадан Истамбулга диңгез буйлап китсәң, ераклык 350 километр тирәсе генә. Йөзгәндә гел хыялыма таба – Истамбулга таба йөзәм, дип күз алдына китерә идем. Ул тормышка ашты да.
– Төркиягә ничек күчендең?
– 2019нчы елның Яңа елын каршыларга дус кызым белән Истамбулга барырга уйладык. Анда бик рәхәт булды. Шунда үземә карар кабул иттем – март аеннан да калмыйча, берәр эш табам да, Төркиягә китәм, дидем. Төркиянең эш эзләү сайтларын табып, өйрәнеп чыктым, резюмелар җибәрдем. Туризм өлкәсен сайладым. Резюме 4 меңнән артык Төркия ширкәтенә китте. Эш тапмадым, ләкин ширкәтләрнең 50 проценты җавап кайтарды. «Безгә эшче кирәкми», – дип, резюмемны чүпкә атмадылар, җавап яздылар. «Хәерле көннәр, Гөлназ ханым. Сезнең резюмыны алдык, ләкин бүгенге көндә бу юнәлештә эш урыннарыбыз юк. Сезгә башка юнәлешне тәкъдим итә алабыз. Күңелегезгә ятышлы яхшы эш табуыгызны телибез», – дип. Булыша алмаулары өчен бөтенесе гафу үтенә. Төрекләр шундый итагатьле. Мондый хатларны алу рәхәт иде – рухи терәк кебек булды. Бераздан Анталиядә гид булып эшләргә чакырдылар. Бәхетемнең чиге булмады. Шулай итеп, быел май аенда Төркиягә чыгып киттем. Хыялым иленә.
– Гөлназ, анда күченгәндә син төрекчә белә идеңме?
– Университетта укыганда, 3нче курста вакытта төрек телен укыта башладылар. Ул да бик кызыклы хатирә булып калган – яшь укытучы, ир-егет керә иде төрек теленнән. Ә без төркемдә 12 кыз. Беренче дәрестә үк безгә өеп өй эше бирде, тик җитди кабул итмичә, «Әй, бу яшь егет, укымасак та була», – дип уйлаган идек. Киләсе дәрескә беркем дә әзерләнмәде. Бу безне берәм-берәм бастырып, иманыбызны өшкерде. «Ник әзерләнмәдең, ник укымадың, ятламадың?». Шундый оят булды. Шуннан башлап, төрек теле дәресе безнең өчен иң мөһимнәрнең берсе иде. Дәрестән чыгабыз да, буш вакыт бар икән – бөтенебез китапханәгә чабып, тиз-тиз генә төрек теленнән бергәләшеп өй эшен эшләп ата идек. Иң беренче чиратта өй эшләрен төрек теленнән әзерли башладык. Зачетларны да бер сорауга җавап бирмәсәң дә куймый. Мин шундый рәхмәтле ул укытучы егеткә. Ничә яшендә булды икән – 27-28дер. Без 19-20 яшьлек кызлар. Башта җитди кабул итмәсәк тә, үзен тиешенчә куеп, өйрәтте. Укытучы шундый таләпчән булмаса, төрек телен өйрәнү нык авыр. Бүгенге көнгә кадәр, төрек телен кайдан беләсең дисәләр, мин иң беренче шул укытучымны хәтерләп, аңа рәхмәтләремне җиткерәм.
– Төркиягә киткәч, нинди хисләр кичердең, ышанычларың акландымы?
– Соңгы 2 елда беренче мәртәбә үземнең дөрес юлда булуымны аңладым. Ниһаять үземне таптым. Яңа танышулардан рәхәт алам, төрек сөйләмен ишетүдән һәм аңлавымнан куанам, җырларыннан, ризыкларыннан ләззәт алам. Үземне иң матур чәчәк аткан, хуш исле гөл кебек хис итәм. Монда кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәте искиткеч. Төрекләрдә әхлак та, ярдәмчеллек тә, итагатьлелек тә Русия халкыныкыннан нык күбрәк. Беренче көнне хәтерлим: иртән йокымнан торып утырдым да, тәрәзәдән карыйм: матур, кояшлы, җылы. Отель территориясендәге газонда ике ак куян үлән ашап йөри. Бу минем өчен гаҗәеп бер күренеш булды. Соңыннан тордык та, җыендык та, башка кызлар белән бергә урамга чыктык. Элегрәк Төркиядә һич булмасам да, монда үземне сагынып килгән кебек хис иттем. Берничә көн узгач чынлап та аңлый башладым – мин дөрес җиргә килдем. Үземне рәхәт хис иттем. Сагыну да юк, киләчәк турында борчылу да юк, эш ошармы, коллегалар нинди булыр дигән уйлар да китте. Шундый рәхәт хис иттем үземне. Минем белән электән аралашкан дусларым да сизде ул үзгәрешләрне. Күбесе: «Төркиягә китү сиңа файдага, көлүеңдә, елмаюыңда, карашыңда сизелә», – диләр. Бәхет күренә диләр.
– Эшең турында да сөйләп кит әле, Гөлназ…
– Мин гид булып эшлим, ягъни ял итәргә килгән туристларны экскурсиягә алып барам, аңлатам, тирә-як белән таныштырам. Биш сәгатьлек экскурсияне эшлим дә, көне буе буш. Иртәдән кичкә кадәр офиста утыруның кирәге юк монда. Ирек яратучы кеше буларак, бу миңа нык рәхәт. Үзем дә сәяхәт итәргә яратам. Туристлар белән бергә төрле урыннарга барасың, үзең дә сәяхәт итәсең булып чыга. Хезмәт хакым Русиядәгедән бераз артык, ләкин монда ул нык җитә. Киемнәр шундый арзан, һәм иң мөһиме – сыйфатлы. Ай саен джинс чалбар ала идем элек, ә мондагысын ярты ел киям инде – өр яңа кебек…
– Шулай да, Русиягә кире кайту турында уйлар килмәдеме?
– Төркиядән китәсем килми, монда яшәп калырга ниятлим. Русиягә кайтасы килмәвемнең берничә сәбәбе бар. Беренчесе – климат. Кояшлы көннәр бик әз, һәм бу кәефкә йогынты ясый. Кояшлы көннәр булмаса, миндә депрессия башлана. Икенчедән, менталитет. Мәсәлән, монда киләсең кафега, ресторанга, аш аласың. Сиңа «комплимент» буларак, салат яки яшеллекләрне бушлай китерәчәкләр. Бушлай чәй бирәчәкләр. Төркиядә күп җирдә шулай, ә бездә бушлай чәй биргәннәрен күз алдына китерегез әле? Яки бушлай салат. Ул да, бушлай дигәч тә, калдыклардан ясалган салат түгел, кыяр, помидор һәм сыр белән ясалган, тәмле була. Өченчедән, дарулар нык сыйфатлы. Аны да үземдә тойдым – монда килгәч, салкын тиеп бик каты чирләдем, колагым сызлый башлады. Русиядән алган дарулар белән ике атна дәваландым, чирләвем дә, колак сызлавы да бетмәде. Көн дә бер кафега ашарга килә идем. Шундагы официант егет, миңа сүз башлады: «Көн саен чирлисез, терелә алмыйсыз бугай. Минем дустым – табиб, әйдәгез сезне шуңа күрсәтик? Акча кирәкми», – ди. Шаккаттым. Ярдәмчеллек. Уйлап карасаң, мин ул официант егеткә кем инде? Беркем түгел. Кафега ашарга килүче генә. Кыенсынып кына ризалаштым, табибка бардык. Ул дарулар язып бирде. Шул даруларны эчә башлагач, ышанмассың – өч көндә колак сызлавым да бетте, аякка да бастым. Дарулары әйбәт, аннан соң, арзан. Бөтен аптекада да бәяләр бер төрле. Табибларга баргач, «Гөлназ ханым, чәй эчәсезме? Хәлләрегез ничек?» – дип сорыйлар. Елмаялар, тешеңне алдырганда да, башыңнан сыйпап, көч биреп торалар. Мин аларга кем соң? Меңләгән хасталарының берсе генә бит… Әмма юк, мөнәсәбәтләре башка. Русиядә мондый мөнәсәбәтнең булачагын күз алдына китерүе авыр. Бездә авыруларга мөнәсәбәтнең нинди икәнен укып торабыз. Дарулар да өч тапкыр кыйммәт Русиядә. Төркиядә ашаган бөтен ризыгың хәләл, чиста. Сиңа бозык ризыкны яңартып ашатмыйлар. Ә Русиядә… Боларны уйласаң, моңсу була башлый. Шуннан соң Русиягә ничек кайтасың килсен?
– Төрекләрне бик мактыйсың, ә сәер яклары да бармы аларның?
– Монда килгәч яраткан кешем барлыкка килде. Аның белән каядыр барабыз, дуслары килә… Шуннан ул дуслары белән сәгатьләр буе сөйләшеп утыра. Туктаусыз чәен эчә. Сөйләшкәндә дә, позитив темаларга, рәхәт итеп сөйләшеп утыралар. Бездә бит киресенчә, хатын-кызлар гына шулай күп сөйләшә. Шуңа бу сәер тоелган иде, хәзер ияләштем инде. Икенчесе – вакытында килә белмиләр, пунктуальлек юк. Егетләр хакында ни әйтә алам – бик үпкәчелләр. Тиз һәм юк-барга да үпкәләп куялар инде. Алар нечкә күңелле, эмоциональ. Гашыйк булсалар, тиле кебек яраталар. Мәсәлән, моңарчы егетләрнең елый-елый мәхәббәт аңлатканын күргәнем юк иде. Миңа егетем елап аңлатты. Бу шок иде минем өчен. Эмоциональ булулары әйбәт тә. Алар хисләрен яшерми, ничек бар, шулай күрсәтә. Хатын-кыз белән йомшак, назлы булудан оялмыйлар. Үз сөйгәннәрен уч эчендә йөртәләр. Безнең ир-атлар корырак бу мәсьәләдә һәм хатын кызларның күбесенә наз җитми. Ә монда игътибарга, назга сусау була алмый. Дөрес, берәр ялгыш әйбер эшләсәң, иманыңны өшкереп ярып салачак, ләкин алар икейөзле түгел. Тагын бер яклары: төрек сиңа нәрсә сорасаң да, беркайчан да «Юк!» – димәячәк. «Уйларбыз, карарбыз», – ди. Әгәр болай ди икән, димәк бу юк дигән сүз. Бәлки бу әйбәттер дә. Юк, дип, турысын әйтеп, кәефеңне бозмыйлар.
– Төрек егетләре Русия кызларын нык ярата диләр, дөресме?
– Бу ялгыш фикер. Ярата, тик башка мәгънәдә. Бөтен дөнья белә безнең кызларның үзләрен ялга килгәч ничек тотуларын. Кем бушлай сыр теләмәсен? Ә татарларга мөнәсәбәт башка – безне туган кебек күрәләр, хөрмәт итәләр. Рус кызларына өйләнгән төрекләр күп, ләкин бәхетле яшиләр дип әйтә алмыйм. Шаярткан булып: «Эх, өйләнәсе калмаган», – диләр. Ә төрекләргә өйләнгәннәре хатыннары турында үзләре дә начар сүз әйтми, башкаларга да әйттерми. Татар, төрекләрдә хатын-кыз хәйләкәр һәм ирен хөрмәт итә. Рус кызларында, кызганыч бу җитеп бетми. Бәлки шуңадыр…
Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА
«Русиягә кире кайтасым килми»,

Комментарии